news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәктәп укучыларына мәетнең суыну тизлеге турында мәсьәлә биргәннәр

Директор сүзләренчә, балалар мәет турында мәсьәләне бик ошаткан.

news_top
Мәктәп укучыларына мәетнең суыну тизлеге турында мәсьәлә биргәннәр

Тубыл шәһәрендә сигезенче сыйныф укучыларына биология дәресендә мәет турында мәсьәлә биргәннәр. Мәсьәләдә мәетнең суыну тизлегенә карап кешенең алибиен билгеләү таләп ителә. Әлеге өй эшен «Организмның терморегуляциясе» темасын өйрәнгәндә биргәннәр. Бу турыда 72.ru порталы яза.

«Кич белән 20.00 сәгатьтә ир-ат мәете табыла. Кеше гәүдәсе бер сәгатьтә 1,5 градус җылылык югалтса, җинаятьтә шикләнелүченең алибие кайсы вакытка булырга тиеш?» диелә мәсьәләдә. Аның фотосын укучыларның берсенең әтисе социаль челтәрләрдә тараткан.

Башка бер мәсьәләдә укучылар салкында кемнең — аек кешеме яки исерек кешеме — тизрәк катып үлүен ачыкларга тиеш. 

Мәктәп директоры сүзләренчә, биология укытучысы мәсьәләләрне криминалистика дәреслегеннән алган. Башта ул психолог белән киңәшкән. Психолог исә 15 яшьлек үсмерләргә бу мәсьәләләр психологик яктан зыянлы булмавын әйткән: бу яшьтә аларда үлем турында төшенчәләр формалаша, дигән.

Сигезенче сыйныфларга мәет турында мәсьәлә ошаган, кайсыберләре исә алиби вакытын җентекләп санап чыгарган, дип өстәгән директор. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар