Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәп укучылары ШТК ярымфинал уенында шаккаттырды: сәхнәдә чәч алу, бәлеш ясау...

19 декабрь кичендә Казанның Халыклар дуслыгы йортында Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы мәктәп лигасының ярымфинал уены узды. Җиңүчеләр һәм иң кызыклы мәзәкләр - безнең репортажда.

news_top_970_100
Мәктәп укучылары ШТК ярымфинал уенында шаккаттырды: сәхнәдә чәч алу, бәлеш ясау...
Владимир Васильев

Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы мәктәп лигасы 2010 елдан бирле эшли. Әлеге лига тарафыннан барлыгы 21 уен үткәрелгән.

ШТКның ярымфинал этабында 6 команда көч сынашты. Шулар арасыннан дүртесе Казаннан, Чаллы белән Мөслимнән берәр команда . Катнашучы командалар: Казанның 171нче мәктәбенең «Салкын чәй», 4-нче гимназия-интернатының «Чил Пил», 149-нчы лицейның «Бабл гам», «ДК» җыелма командасы, Мөслим районының «Мөслим кырмыскасы» һәм Чаллыдан «Эксклюзив».

Командалар үз көчләрен визитка һәм видеоны тавышландыру бәйгеләрендә сынады. Визиткада үз-үзләре белән таныштырдылар, кыска миниатюралар күрсәттеләр.

Видеоны тавышландыру өчен күбесе мультфильм сайлаган иде. Мәсәлән, «Мөслим кырмыскасы» командасы «Простоквашино» мультфильмын жюрида утыручыларның үзара сөйләшүләре итеп тавышландырды.

«Мөслим кырмыскасы» иң югары баллар җыйган команда булды. Визиткада 4,8 һәм видео тавышландыру өчен 5 балл җыйдылар (гомуми исәп — 9, 8). Мөслимнәр Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы мәктәп лигасында гына катнашмый. Алар «Әйдә, ШаяРТ!» Республика лигасында да финал этабына уздылар. Тамашачылар да Мөслим командасын бик яратты. «Мөслим кырмыскасы» сәхнәдән курыкмый да кебек, алар һәр мәзәктән соң дәртле биюләре белән бөтен залга үзләренең энергиясен таратты.

Чаллыдан килгән «Эксклюзив» командасының да тәҗрибәсе күбрәк икәне сизелә иде. Алар Чаллыда ШТК уеннарында еш катнаша, рус лигаларында да уйный. Тамашачыны һәм жюрины шаккаттырыр өчен алар сәхнәдә чәчләрен дә чын-чынлап машинка белән алдылар. «Эксклюзив» бу сезонның «Ачылыш кубогы» фестивалендә беренчелекне алган иде. Ярым финалда алар нәтиҗәдә 8, 6 балл җыйдылар.

Ә тәҗрибә туплап кына килүче «Бабл гам» командасы, 9, 6 балл җыеп, икенче урынга чыкты. Алар өчен бу әле икенче уеннары гына. Тамашачылар да, узган уен белән чагыштырганда, «Бабл гам» югарырак дәрәҗәгә күтәрелгәнен әйтте. «Ачылыш кубогы» фестивалендә алар, «Акунаматата» командасы буларак, чыгыш ясаган иде. Бу уенга исемнәрен үзгәртергә булганнар. Исем дә үзгәргән, катнашучыларның уйнау дәрәҗәсе дә. Алар финалда җиңү өчен бар көчләрен куячакларын әйтте.

4 гимназия-интернатның «Чил Пил» командасы өчен бу уен беренчесе булды. Моңа хәтле дә 4 гимназия-интернаттан команда бар иде, тик алар мәктәп лигасыннан үсте, алмашка «Чил Пил» командасы килде. Әлеге команданың иң истә калган мәзәге Казанга килгән кока-кола фургоны янында җыела торган чират турында булды. Алия, Гамлетның Бедный Йоригын Мескен Йосыфка үзгәртеп, баш сөяге белән сөйләште. Мескен Йосыф, кока-кола фургоны янында чират торып, скелетка әйләнеп беткән икән. Ә бу бит чыннан да актуаль тема.

ШТКчылар, кызык һәм актуаль мәзәк килеп чыксын өчен, әйләнә-тирәдәге барлык яңалыкны белеп торырга тиеш. Әле баш сөяген дә табып алып килгәннәр бит. Командаларга мәзәк әзерләүдән кала, реквизитларны да эзләргә туры килә. «Чил Пил» ярым финал уенында 8,8 балл туплады.

ШТК уеннарында музыка да зур роль уйный. Мәзәкләр барышында, моментына туры килә торган тавышлар яңгырап торырга тиеш. Җыр да башкарылса, тагын да яхшырак. «ДК» җыелма командасы чыгышларын нәкъ шулай җырдан башлады да. Командада ике кыз — Җәмилә һәм Камилә. Элек алар төрле команда составларында уйный иде. Командалары таркалган, ә кызларның уйнау теләкләре сүрелмәгән, шуңа күрә алар берләшеп, яңа команда оештырганнар. Кызлар икесе дә социаль челтәрләрдә актив, Камилә кызыклы видеолар — вайннар төшерә, ә Җәмилә инстаграмга җырлаган видеоларын кертә. Шаяннар һәм Тапкырлар клубы менә шундый иҗади һәм актив балаларны җыя, берләштерә. «ДК» командасы кызлары ике бәйге нәтиҗәсендә 8, 6 балл җыйды.

Шулай ук 8,6 балл җыйган команда — «Салкын чәй». Алар да уенга зур әзерлек белән килгән иде. Команда, ерактан ук аларның «Салкын чәй» икәннәре күренеп торсынга, язулы футболкалар да ясаткан. Әлеге команда составында быелгы «Татар кызы» һәм «Татар егете» бәйгесе лауреатлары Зәринә Закирова һәм Фаил Фазлыев бар иде. Бер булганнан бар да була дип юкка әйтмиләр инде.

Командалар үзара дус мөнәсәбәттә иде, сәхнәдә барысы да җиңү өчен көрәшә, ләкин сәхнә артында алар тату бер гаилә.

Жюрига килгәндә, балаларның уенын «Әйдә, ШаяРТ!» лигасы җитәкчесе Рамил Әһдиев, ШТК мәктәп татар лигасына нигез салучы Рөстәм Гатауллин, Шаян ТВ телеканалының мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Резедә Хәсәнова, җырчы Рамил Закиров һәм Студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов бәяләделәр.

ШТК мәктәп татар лигасына нигез салучы Рөстәм Гатауллин әлеге уенны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде. Уен алдыннан һәрбер команда белән эш алып барыла, куратор абый-апалар аларга мәзәкләр язарга өйрәтәләр, ярдәм итәләр. Рөстәм Гатауллин бу эш бернинди акча эшләү максатыннан түгел икәнен әйтте.

«Әйдә, ШаяРТ!» лигасы җитәкчесе Рамил Әгъдиев ШТК мәктәп лигасын бергә эшләргә чакырды. Үзләре дә «Әйдә, ШаяРТ!» Республика лигасын оештыруны шулай ук үз акчаларына, бик күп тырышлык куеп, башлап җибәргәннәрен әйтте.

Беренчелекне «Мөслим кырмыскасы» алды, икенче урында «Бабл гам», өченче урында «Чил Пил» һәм, алардан 0,2 баллга калышып, ««Эксклюзив», «Салкын чәй» һәм «ДК» командалары бертөрле баллар җыйды. Нәтиҗә чыгарылганнан соң, уенны оештыручылар финалга алты команданы да үткәрергә булды.

Командаларның кайбер мәзәкләре:

Алсу, син нинди болытларда очып йөрисең?

- Кызлар, ә сез беләсезме, мин бит нәкъ Такташ шигыре герое...

Салкын карга басып Алсу килә,

Үзе көлә,

Үзе сөйкемле...

- Ооо, әйе, син нәкъ Мокамай!

Кара чәчле, коңгырт кара күзле,

Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем... (“Бабл гам” командасы).

Әби кибеттә сим-карта сатып ала.

Йота, акчаны күп йота, алмыйм. Теле 2 – мин татар телен генә беләм, икенче тел миңа нәрсәгә? О, МТС – Мин Татарча Сөйләшәм, менә бу миңа туры килә! (“Бабл гам” командасы).

Xiaomi фирмасы җылыта торган куртка тәкъдим итте, әйдәгез, нәрсә килеп чыкканын карыйк.

- Азат, монда безнең кар бабайны җимергәннәр, чык әле!

- Чыга алмыйм, минем куртка зарядкада (“Салкын чәй” командасы).

Ә бу фотода “Мөслим кырмыскасы” тәмле пантомима белән бәлешне күрсәтә.

Шулай ук, Мөслим командасы мәзәге.

Бию фестивалендә. Башкирка. Татарка. Болгарка (болгарка тотып чыккан малай).

Чын көнгерә хатын-кыз: теге көнгерәнең сумкасы нәкъ минеке кебек, менә сарык (“ДК”).

- Бу миниатюраны авыл балалары гына аңлар.

- Күпме әйттем мин сиңа күкәй кабыкларын ташламаска дип! Мин бит мунчада аның белән антицеллюлитный скраб ясыйм (“ДК” командасы).

Кичә бер егет миңа күз салды, ахрысы. Өйгә кайттым, бернинди күз дә тапмадым (“ДК” командасы).





Галерея: Мәктәп укучыларының Шаяннар һәм тапкырлар клубы ярымфиналы
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100