Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәп каникуллары кайчан башлана?

Көзге каникуллар җиде, ә кышкы каникуллар 14 көн булачак. 

news_top_970_100
Мәктәп каникуллары кайчан башлана?

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы 2018-2019 уку елында көзге, кышкы һәм язгы мәктәп каникулларының вакытын билгеләде.

“Төрле уку оешмаларында көзге каникуллар төрле вакытта уза. Мондый тәңгәлсезлекнең сәбәбе - һәр  мәктәпткә кабул ителгән уку процессы”, - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Министрлык тәкъдимнәре буенча, көзге каникуллар 31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр (җиде көн), кышкы яллар – 2018 елның 26 декабреннән 2019 елның 8 гыйнварына кадәр (14 көн), ә язгы каникуллар 2019 елның 23-31 март көннәрендә (тугыз көн) булачак.

Моннан тыш, беренче класс укучылары өчен 11-17 февраль көннәрендә өстәмә бер атна ял оештырыла.

“Җәйге каникуллар башлануы белем бирү оешмасының еллык уку графигы нигезендә билгеләнә. Министрлык тәкъдимен күздә тотып оештыруны яки башка сроклар билгеләүне белем бирү оешмасы уку-укыту программасын раслаганда билгели”, - диелә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрылыгы хәбәрендә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100