Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәп директоры укучы малайның алкасын тартып алганда, колагын ерткан

Укытучы малайга орынмавын, үсмер колагын үзе яралавын әйтә.

news_top_970_100
Мәктәп директоры укучы малайның алкасын тартып алганда, колагын ерткан
https://pixabay.com

Курск өлкәсендәге Ивановск урта мәктәбе директоры белән укучы малай арасында килеп чыккан җәнҗал турында пабликларда язалар. Үсмер малай канлы колагы төшерелгән фотосурәтне социаль челтәрләрдә тарата. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Укучы сүзләренчә, мәктәп директоры аны күптәннән кимсетә. Ул үсмернең колагында алкасы өчен хурлау сүзләре әйтә, алканы салуны таләп итә. Баланың ата-анасы исә алка тагып йөрергә рөхсәт биргән.

Сишәмбе көнне мәктәп директоры малайны кабинетына алып керә һәм алканы тартып алмакчы булганда, колакны ертып төшерә.

Мәктәп директоры сүзләренчә, малай колагын үзе яралаган. Укытучы малайга орынмавын, аның әти-әнисе белән сөйләшергә җыенуын әйтә, ул колакка алка тагу ирләр эше булмавын аңлатырга тели, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100