news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәктәп ашханәсендә бирелгән аштан балалар капшавычлы хәшәрәт тапканнар

Мәктәп ашханәсендә бирелгән аштан балалар капшавычлы хәшәрәт тапканнар

news_top
Мәктәп ашханәсендә бирелгән аштан балалар капшавычлы хәшәрәт тапканнар
Курган өлкәсенең Юргамыш бистәсе мәктәбендә укучылар мәктәптә бирелгән аштан капшавычлы ит кисәге тартып чыгарганнар. Ул карап торышка кортлаган итне дә хәтерләтә, дип яза "Лента.ру". Укучылар бу хәшәрәтне видеога төшереп, ВКонтакте социаль челтәренә элеп куйганнар.

Фотога комментарийларда кешеләр моның хәшәрәт түгел, ә сыерның авыз куышлыгындагы бер өлеше дип язалар. Гадәттә, аны этләргә ашаталар, дип яза алар.

Журналистларга мәктәптә аңлатуларынча, ул көнне төшке ашка менюда билгеләнгән ризык бирелгән - макаронлы һәм "тушенка"лы аш. Тушенка Курган ит комбинатында җитештерелгән. "Әзер ризык балаларга өләшер алдыннан тикшерелә. Ризык әзерләгәндә тәртип бозылмаган. Ашаганнан соң бер сәгать дәвамында балалардан да, аларның ата-аналарыннан да дәгъва булмады", - дип сөйләгән журналистларга мәктәп вәкиле Валентина Маркова.

Россия Тикшерү комитеты әлеге факт буенча тикшерү башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар