news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәктәп ашханәсендә балаларга кортлы компот биргәннәр

Мәктәп ашханәсендә балаларга кортлы компот биргәннәр

news_top
Мәктәп ашханәсендә балаларга кортлы компот биргәннәр
Свердловск өлкәсе прокуратурасы Каменск-Уральскида укучы балалардан килгән хәбәр буенча тикшерү башлаган. Балалар мәктәп ашханәсендә биргән компоттан кортлар тапкан, дип яза "Интерфакс".

Хәзер прокуратура, Роспотребнадзор белән берлектә, балигъ булмаганнарның сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән кагыйдәләрне үтәүне тикшерә. Прокурорлар азык-төлекне саклау шартларын, сыйфат турындагы документларны һәм ризык әзерләү технологияләрен тикшерәчәк.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча мәктәпнең һәм балалар туклануын оештырган предприятиенең гамәлләренә бәя биреләчәк. 

Кортлы компот фотолары ВКонтакте соцчелтәрендәге "Каменск-Уральскида ишетелгән" дигән төркемдә 28 февраль көнне пәйда булды. Поста бу компотның шәһәрнең икенче мәктәбендә бирелүе хәбәр ителгән иде. "Ярты мәктәпкә шушындый компот бирелгән", - дип язылган иде анда.

Кайбер кулланучылар бу кортларның гайре табигый хәл булмавын, киптерелгән җиләк-җимешләрдә һәрвакыт кортлар булуын язган.
  • Күптән түгел Курган өлкәсендә мәктәп ризыгындагы табылдык турында да хәбәр ителгән иде. Анда укучылар мәктәптә бирелгән аштан капшавычлы ит кисәге тартып чыгарганнар. Ул карап торышка кортлаган итне дә хәтерләтә, дип язган иде "Лента.ру". Укучылар бу хәшәрәтне видеога төшереп, ВКонтакте социаль челтәренә элеп куйганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар