Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәккәдән фоторепортаж. Хаҗ-2017

Быел Согуд Гарәбстанының изге Мәккә җирендә Татарстаннан 1700 мөселман Хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ кыла. Хәзерге вакытта Мәккәдә һава температурасы 40 градустан югары...

news_top_970_100
Мәккәдән фоторепортаж. Хаҗ-2017
Хаҗилар арасында физик мөмкинлекләре чикле өч кеше дә бар, аларны олы сәфәргә Казанның "Ярдәм" хәйрия фонды җибәрде.

Август ае дәвамында Казаннан берничә очкычта изге җиргә килгән мөселманнар башта кече хаҗ кылды, ягъни Гомрә хаҗы үтте.

Әйтергә кирәк, булачак хаҗи өйдән госелле килеш чыгып китеп, аэропортта ук ихрамга керә. Барып җитеп кунакханәләргә урнашкач, аны “Әл-Хәрам” мәчетенә алып баралар. Анда догалар укып, Кәгъбәтулла тирәли 7 тапкыр әйләнә. Шулай ук догалар укып, Сафа белән Мәрва таучыклары арасын 7 тапкыр әйләнә. Гомрәдән соң хаҗи чәч алдыра яки кыскарта һәм гади кием кия. Чәч алдырмаган кеше ихрамнан чыкмаган була, хатын-кызлар, ким дигәндә, бер бармак буыны озынлыгында, ирләр чәчләренең чирек өлешен алдыра.


Гомрә хаҗыннан соң олы хаҗга кадәр дини урыннарга барып, манзара кылып йөрергә була.

Хәзер хаҗилар олы хаҗга – Мина үзәнлегенә барырга әзерләнә. Олы хаҗ мөселман календаре – Һиҗри буенча Зөлхиҗҗә аеның 8нче көнендә башлана (Зөлхиҗҗә ае 23 августта керде). Хаҗиларны 29 августта автобусларга утыртып, Минадагы чатырлар лагеренә китерәчәкләр. Хаҗның төп йолалары 30 августта башлана: хаҗиларга Гарәфәт тавында торырга, ташлар атырга һәм корбан чалырга кирәк булачак. Корбан чалуның беренче көне – 1 сентябрь.

Быел Мәккәдә гадәттәгедән күп кеше хаҗ кыла. 2016 елда изге җирләргә 1,8 миллион мөселман килгән булса, быел 3,5 миллионга җитәр, дип көтелә. Согуд Гарәбстанында хәзер һава температурасы 40 градустан югарырак. Татарстан хаҗилары дүрт кунакханәдә урнаштырылган. 48-50 кешедән торган төркемнәрне тәҗрибәле имамнар йөртә, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Шулай ук Татарстан Хөкүмәте хаҗиларның сәламәтлеген кайгыртып, 12 табибны озата җибәрде. Хаҗиларга ашарга да махсус пешекчеләр әзерли.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин изге Мәккә җирләрендә хаҗ гыйбадәтләрен үтәүче татарстанлыларга телефон аша үзенең мөрәҗәгатен ирештерде. “Әлеге ике изге җирнең рухи мохите безнең дини хисләребезне көчәйтә, җаныбызга рухи ләззәт һәм тынычлык табарга ярдәм итә. Хаҗ вакытында адәм баласы һәрбер буын өчен зур савап алып, кыюлык, сабырлык һәм тәкъвалык күрсәтә”, - диде мөфти. Ул дин кардәшләренә изге җирләрне күреп, гыйбадәтләнеп, иманнарын ныгытып кайтуларын теләде.

















































Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100