Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәкаләләре белән танылган Рәсүлә Камалованы эзлиләр: "Авыр язмышлар тасвирлаган авторыбыз үзе андый язмышка дучар булгандыр дип ышанасы килми"

Менә инде бер айга якын Мамадыш районында югалган Рәсүлә Камалованы эзлиләр. Күршеләре сүзләренә караганда, узган елның 6 декабрендә иртәнге сәгатьтә колак аппараты алырга дип Яр Чаллы шәһәренә киткән. Шуннан бирле хәбәре юк.

news_top_970_100
Мәкаләләре белән танылган Рәсүлә Камалованы эзлиләр: "Авыр язмышлар тасвирлаган авторыбыз үзе андый язмышка дучар булгандыр дип ышанасы килми"

Ул 6 декабрь көнне өеннән чыгып киткән һәм шуннан җирле аның турында беркем берни белми. Мамадыш халкы Түбән Камадан килгән волонтерлар белән бергә Рәсүлә ханым соңгы тапкыр булган территориянең һәр квадрат сантиметрын карап әйләнгән. Әмма эзләүләр нәтиҗә бирмәгән. 73 яшьлек Рәсүлә ханым суга төшкәндәй юкка чыккан.

Рәсүлә Габбас кызы Камалова 1944 елның 13нче июлендә Мамадыш районының Шәмәк авылында туган. Мамадышта Юлчылар поселогында яшәгән.

“Татар-информ” хәбәрчесе ачыклаганча, Рәсүлә ханым кияүгә чыкмаган, балалары да юк. Туганнары белән дә элемтәсе әллә ни ныклы булмаган.

Рәсүлә Камалованы күп еллардан бирле белгән дусты, Мамадыш районының “Нократ” газетасында эшләүче Фирая апа Ганиуллина үзе дә эзләүчеләр төркеменә кушылып йөргән.

Түбән Камадан килгән 17 кешелек “След” волонтерлар төркеменә мамадышлылар да кушылды. Аның телефоны соңгы тапкыр тоткан урын – Җиңү паркыннан трассага кадәр булган урынны сантиметрлап карадык, чаңгылар белән чыктык. Берәр кая егылып калса да, кар каплап китәргә мөмкин. Чөнки кар күп яуган”, – диде ул.

Фирая апа сүзләренчә, Рәсүлә ханым башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Шул вакытта ук каләм тирбәтә башлый ул. Язмаларын район газетасына китерә.

– Килеп йөри башлагач, без аның белән дуслашып киттек. Ул минем янга туры килә иде дә, рәхәтләнеп, озаклап сөйләшеп утыра идек. Соңгы тапкыр без ноябрь ахырында күрештек. Декабрьдә мин отпускка киттем. Эшкә чыккач, хезмәттәшләремнән: “Рәсүлә апа килгәләп йөрдеме?” дип сорадым. “Юк”, - диделәр. Мин аның югалуы турында 23 декабрьдә генә ишеттем. Баксаң, ул өйдән 6 декабрьдә үк чыгып киткән икән, – диде Фирая ханым.

23 декабрь көнне Рәсүлә Камалованың күршесе Фирая ханымга шалтырата. Рәсүлә апаның номерын сорый. Фирая ханым әйтүенчә, анда дустының номеры булса да, алар телефон аша сөйләшмәгәннәр.

– Соңгы арада аның колагы начар ишетә башлады. Мин әйтәсе сүземне язып бирәм, ул телдән җавап бирә. Үзенең колагы ишетмәгәч, кычкырып-кычкырып сөйләшә иде инде. Аны танымыйча мөмкин түгел, әңгәмәдәше белән урам тутырып сөйләшә ул, – диде Фирая ханым.

Рәсүлә ханымның эзсез югалуында ике версия карала. Берәүләр аны Чаллыда күргән, икенчеләр исә 7 декабрь көнне Мамадышның “Магнит” кибетендә очратуларын әйтә.

Фирая ханым Ганиуллина сүзләренчә, Рәсүлә Камалова 6 декабрь көнне иртәнге сәгать 6да өйдән чыгып китә.

– Аның шундый гадәте бар, йөремсәк апа иде ул. Иртән чыгып китә, кич кайта. Көннәр буе кибетләрдә йөри, анда-монда сугыла, кафега кереп ашый. Шулай итеп, ялгыз күңелен басып, кеше арасында булып кайта. Шул көнне исә кич белән ул өенә әйләнеп кайтмый. Иртәгесен дә күренми, – ди әңгәмәдәшем.

Рәсүлә апа дәрәҗәле гаиләдән. Әтисе мәктәп директоры, энесе Мансур Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән. Күптән түгел энесе үлеп киткән.

– Аның үлемен бик авыр кичерде. “Мин аның артыннан озак тормам инде, Фирая”, – диде. Аның югалып тора торган гадәте элек тә бар иде. Аннан соң балкып керә иде дә: “Хастаханәдә ятып чыктым әле” ди иде. Нократ Аланы хастаханәсендә дә ятканы булды. Сорашмаган, белешмәгән хастаханә калмады. Берсендә дә юк, – ди Фирая Ганиуллина.

Дусты сүзләренчә, Рәсүлә Камалованың колагы ишетмәсә дә, хәтере бик әйбәт булган. Аеруча да саннарны, туган көннәрне исендә калдырган. Дуслары күп, аларның һәрберсен, бер елны да онытмыйча, туган көннәре белән котлап килгән.

– Рәсүлә апаның өеннән нинди киемнәр киеп чыгып китүен дә белмибез. Аны беркем дә күрмәгән бит. Полиция белән өенә кереп карыйсы килә-килүен. Чөнки без аның киемнәрен беләбез бит инде, – ди Фирая Ганиуллина. 

Гүзәл Мәхмүтова, “Себерке” газетасы баш мөхәррире:


- Әлеге хәбәрне бөтен редакциябез белән бик авыр кабул иттек, йөрәкләр кысып куйды. Күп еллар дәверендә Рәсүлә ханым редакциябезнең аерылгысыз дусты, гыйбрәтле язмалары белән газеталарыбызда аерым урын тоткан авторларның берсе иде. Аның белән хат аша гына булса да элемтәдә тордык, бер-беребезнең хәлләрен белештек. 

2016 нчы елда газетабыз тарафыннан үткәрелгән иҗади бәйгедә җиңү яулагач, янына хәбәрчебез барып, аңа тиешле премияне илтеп, үзе белән якыннан аралашып кайткан иде. Ул чакта ук Рәсүлә ханым начар ишетүе, колак аппараты алырга теләге барын сөйләгән. Теләген тормышка ашырырга барган җирдә шундый хәлнең килеп чыгуы кызганыч, билгеле. Авыр тормышлы кешеләр язмышын тасвирлаган Рәсүлә апабыз үзе дә андый язмышка дучар булгандыр, начар ниятле кешеләргә очрагандыр, дип ышанасы килми. Өметне өзмик әле, табылыр, Иншаллаһ.

Игътибарыгызга Рәсүлә Камалованың "Себерке" газетасында чыккан язмаларын тәкъдим итәбез.

Киленнәр күз яше 

Миңҗамал гаиләдә икенче бала булып туа. Абыйсы Кизел шәһәренә шахтага эшкә китә. Озакламый Миңҗамалны фермага эшкә чакыралар, сыер савучылар җитми. Эштән бик арып кайтуына карамастан, кичке уенга да чыккалый кыз. Шулай берсендә Хәйдәр исемле кунак егет белән танышып китә. Егетнең дә Миңҗамалга күзе төшә.

Күп тә үтмәстән, Хәйдәр яучы җибәрә. Әмма Миңҗамалның әтисе килешеп бетми. Ник дигәндә, Хәйдәрнең әнисенең бик усал дигән даны тирә-як авылларга да таралган була. Кызының тормышы, киләчәге өчен борчыла ата кеше. Егет ялына-ялына: “Без авылдан китәчәкбез, шәһәргә эшкә урнашачакбыз”, - дип сорагач, тәки ризалашалар.

Дөрестән дә, Хәйдәр белән Миңҗамал никахлашып, читкә чыгып китәләр. Ир шахтер була. Хатын малай табып өйдә утыра. Тигез генә тормыш иткән мәлдә аларның тәрәзәсен кайгы җиле шакый: Хәйдәр шахтада басылып үлә. Миңҗамал чәчен йолкый-йолкый елый.

Авылда Хәйдәрнең өйләнгән энесе Фарил һәм кияүгә чыкмаган, усал сеңлесе Галия яши. Абыйсы колхоз нәрәте белән чит төбәккә киткәч, бала көткән киленнәре Асиягә этлек эшләргә теләп, Галия Фарил абыйсы исеменнән хат яза. “Мин башка синең белән тормыйм. Балаңнан котыл да, мин кайтканчы әтиең йортына киткән бул”, - диелгән була анда.

Нишләргә дә белмәгән Асия, бик озак елый да, хатта әйтелгәнчә, әйберләрен җыеп, китеп бара.

Фарил кайтып төшә, өйдә хатыны юк. Галия абыйсына: “Сез хәерчеләр белән яшәмим, дип китте ул”, - дип әйтә. Фарил хатыны артыннан бара, ләкин Асиянең әти-әнисе аны бусагадан да уздырмый. Хат турында ишеткәч, ир имәнеп кала. “Мин язмадым”, - дип үрсәләнә ул. Ләкин аңа ышанмыйлар, куып җибәрәләр.

Ире үлгәннән соң Минҗамалга шахтадан күп итеп акча биргән булалар. Бактың исә, Галия шуңа кызыгып, абыйсын тол калган киленнәренә өйләндереп, акчаны кулына төшерергә тели икән. Аның мәкерле уен берәү дә сизми. Йола буенча да шулай килгәч, Фарил сеңлесе сүзен тыңлап, Минҗамалга өйләнә.

Шул көннән алып йортта кыямәт көне башлана. Кайнана да, каенсеңел дә Минҗамалны бик рәнҗетәләр, акча сорап теңкәсенә тияләр. Чарасызлыктан, бөтен җыйган акчасын аларга бирергә мәҗбүр була хатын. Ул акчага кызлары Галиягә йорт салалар.

Фарил белән Минҗамалның уртак өч кызлары туа. Кайнана оныкларын да мыскыллый. Үзе ашаган алма кабыкларын балаларга ашата.

...Еллар уза. Галиягә киленнәре Асия белән Минҗамалның рәнҗүле күз яшьләре төшә, күрәсең. Ул кияүгә чыгып та матур тормышта яши алмыйча, шикәр чиреннән җәфаланып, якты дөнья белән хушлаша.

 Тәңкә берни түгел, ирең яныңда булсын

Күп вакытта Разия кибеттән ризыкның очсызын алырга тырышты, балалары да кеше киемен киеп үсте. Туктаусыз җитмәүчелек аркасында ире белән аралары да бозылды, гел тавыш чыга торды.

Районда күп кешеләрнең еракка китеп акча эшләп кайтканнарын ишетеп белгән Разия беркөн иренә: “Ат урынына эшлибез, берни дә ала алмыйбыз. Син дә читтә акча эшләп кайт”, - диде. Ире Радик бу тәкъдимгә теләп риза булмаса да, биреште. Төшемлерәк эш табып, Себергә китәргә карар кылды.

Бер ай эшләде, бер ай ял итте ир. Кайсы айда кырык мең, кайсында илле мең сум акча алып кайтты. Ай буе аерылышып торсалар да, тормыш яхшы якка үзгәрде: өй түбәсе калайга әйләнде, йортта җиһазлар да күбәйде. Алар ун елдан артык яшәп тә кул җитмәгән эшләрне ике елда башкарып чыктылар. Тормышлары бераз җайланды, бәхет шушыдыр сыман тоела башлады.

Ләкин дөнья алай түгел икән: бер яктан җитешсә, икенче ягы кителә. Радик бер генә түгел, ике, хәтта өч айга калып эшли башлады. “Тәкъдим иткәч, калдым, бушка эшләмим”, - дип тынычландырды ул Разияне. Хатынның күңелен шик биләде. Ир-атка ышанып буламы?

Разия, түзмичә, балаларын әнисенә калдырып, юлга кузгалды. Ире ул килүгә фатир да белешеп куйган иде. Ике ай рәхәт яшәделәр. Өч-дүрт көнгә бер тапкыр әнисенә шылтыратып балаларның хәлен белешеп торды. Соңгы шылтыратуында хатынның телефоны сүнеп китте. Акчасы беткән икән. Радикның телефонын кулына алды да, башта тикшереп карыйсы итте. Андагы шылтыратулар, СМС-хатларны укыгач, шаккатты. Ире Валентина исемле хатын белән сөйләшә икән бит.

Түзмәде хатын: Радиктан сорау ала башлады. Тегесе дә аптырап калмады: “Аны яратам, ел ярым бергә яшибез инде”, - диде. Акланып та тормады.

Гарьлегеннән Разия авылга кайтып китте. Радик Валентинасы белән калды. Менә инде ире белән аерылышканнарына да дүрт ел, ләкин Разия Радикны оныта алмый. Һаман да кайтуын, гафу соравын көтә. Хатын үзе гаепле: булганына ризалашмыйча, ирен Себергә эшкә чыгарып җибәрде бит. Аннан соң, ирен үз кулы белән чит хатынга “бүләк итеп”, бик тиз бирешеп, кайтып китте. Ирен югалтты. Ай саен алимент түли Радик, ара-тирә шылтыратып хәлләрен белешә, балаларына туган көннәренә бүләк җибәрә. Ә шулай да балаларга әти кирәк. Телефоннан сөйләшеп тору гына ата назын бирә алмый. Хәзер исә Разия: “Тәңкәнең бернигә кирәге юк икән, ирең яныңда булсын”, - дип үкенә. 


    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100