Мәхмүтовалар: «Театр сәнгатенә өлеш кертсәләр дә, әти-әнигә зур исемнәр бирелмәде»
3 декабрьдә Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова безнең арадан китеп барды. «Татар-информ» журналисты күренекле артистның кызлары Ләйсән, Лилия һәм кияве Ринат Шәмсетдинов белән аралашты.
«Үскәч кенә әнигә "Иң кирәк вакытта син булмадың" дигән идем»
Алинә Айдарова: Исламия апа әни буларак нинди иде?
Лилия: Башта әниләр, билгеле булганча, күчмә театрда эшләде, шуңа күрә әнине гел күрдем дип әйтә алмыйм. Әти-әни сөйләве буенча, мин сигез айдан дүрт яшемә кадәр әби белән бабай тәрбиясендә авылда үскәнмен. Алар мине үзләре белән гастрольләргә йөртмәде, ә сеңлем Ләйсән кечкенә чагында аларга иярә иде.
Ләйсән: Гади артист балалары булып үстек. Бүген дә артистларның балалары шулай үсә. Артистлар үзләренең балаларын ияртеп йөри алмый.
Лилия: Балалар бакчасына барыр вакыт җиткәч, мине Казанга алып килделәр. Казанда мине әниемнең бертуган сеңлесе - Г. Камал исемендәге татар театры артисткасы Рүзия Мотыйгуллина карады. Ул үзе театр училищесына укырга барганда мине балалар бакчасында калдыра иде дә, бөтен балалар өйләренә кайтып киткәч, кичке тугызда гына килеп ала иде.
Алинә Айдарова: Әти-әниегез атнага бер булса да өйгә кайта идеме?
Лилия: Алар 27 көн гастрольдә йөри иде. Мин әти-әнине күрмәдем дисәм, дөресрәк булыр.
Ләйсән: Әле ул вакытны телефон да юк, алар хатлар язышкан. Мин әниләр белән гастрольләргә йөрдем. Туфан Миңнуллинның «Без бит авыл малайлары» әсәрендә минем үз ролем бар иде. Миңа — кечкенә балага — гастрольльдә йөрү күңелле иде. Ташкентка барган идек, шуны хәтерлим. Андагы яшеллек, җиләк-җимешләр…Хәтердә иң матур мизгелләр генә кала, гадәттә.
Алинә Айдарова: Әти-әниегезгә үпкәли идегезме?
Лилия: Юк, башка әти-әни булмагач, шулай булырга тиеш дип уйлый идем. Үскәч кенә әнигә: «Иң кирәк вакытта син булмадың, син миңа җитмәдең», — дигән идем. Бу хәл имтиханнар биреп йөргәндә булды. Аңлыйсыңдыр, имтихан биреп йөргәндә сиңа ярдәм итеп торучы кеше кирәк. Ә әти-әнием гастрольдә йөри.
Алинә Айдарова: Лилия апа, белүемчә, сезнең артистка булырга укуыгызга Исламия апа каршы булган?
Лилия: Әйе, ул каршы иде. Рөхсәт итмәвен менә нәрсә белән аңлатты: «Кызым, ярый миңа әтиең насыйп итте. Без бер-беребезнең эшен аңлыйбыз. Ирең кем була бит әле?! Ә кияүгә чыкмасаң, балаларың булмаса…» — дия иде.
Ләйсән: Әле ул гына да түгел. Без хәзер гастрольләрдә ун көн йөрибез. Ә әниләр йөргән заманда, гомумән, башка шартлар булган: машиналарда, клубларда салкын. Аларның ашарларына да булмагандыр. Өйдән-өйгә кунып йөргәннәр. Эт, чегән тормышы инде… Бәлки син авырыйсыңдыр, синең кешене күрәсең килмидер, ә, кемгәдер кунакка килгәч, барыбер хуҗаларга елмаерга кирәк. Артист кеше тәүлекнең егерме ике сәгате буена газапланган, ә калган ике сәгатен сәхнәдә уйнаган. Алар шул ике сәгатьтә генә рәхәт тойганнардыр.
Лилия: Минем әнидән: «Әгәр мөмкинлегең булса, бу язмышыңны янәдән сайлар идеңме?» — дип сораганым бар. Ул: «Әйе», — дигән иде. Кечкенә чагында ук артист булырга хыялланган. Алар әти белән бер-берсен гел аңлап яшәде, бер-берсенә терәк иде. Безне сагынган инде ул. Үзенең дә миңа: «Аена бер-ике көн ял бирсәләр, сезнең янга авылга кайтырга тырыша идем», — дип әйткәне булды. Ә ул вакытны безнең авылга кайтыр өчен Каманы паром белән чыгарга кирәк иде. Кыш көне боз өстеннән йөрдек. Ул хәзер 1,5 сәгать эчендә кайтып җитеп була. Үзем дә каникул вакытларында: «Абый, алып кайт әле, абый, утырт әле», — дип төрле машиналарга утырып авылга кайта идем. Нинди машина эләгә, әле, гомумән, буламы ул?
Алинә Айдарова: Исламия апа яныгызга кайтканда, сезне кочаклап, назлый идеме?
Лилия: Без Ләйсән белән мөстәкыйль булырга өйрәнгән идек инде. Кайткач, әни безне сүгә иде. Без: «Сез кайчан китәсез инде?» — дип сорый идек. Әбиебез тыныч кеше иде. Аның «Гастрольдән атагыз кайтсын әле, аңа барысын да әйтәм», — дигән сүзе безгә җитә иде. Минемчә, әби белән үсү — ул бик зур бәхет. Замана балаларының күбесе әбиләре белән үсми. Пенсия акчасына гына яшәп булмагач, әби-бабайларның күбесе эшли. Әниләр гастрольдә булганда, Ләйсәнгә мин әти дә, әни дә булдым.
Ләйсән: Әле ярый апам булды. Ул булмаса, бу холкым белән кайларга барып җиткән булыр идем микән?! Мин тиктормас бала идем. Үзем хәтерләмим, әмма Лилия апа: «Тыңламасаң, мин сине кыйный идем», — ди. Аның мине кыйнаганын үзем әз генә дә хәтерләмим.
Лилия: Кыйнагач: «Нигә кыйнадым инде бу баланы, әтисе дә, әнисе дә юк бит», — дип, елап, Ләйсәнне кочаклый идем.
Ләйсән: Лилия апа җаваплы кеше. Ул берәр эшкә тотынса, матур булырга тиеш дип эшли. Өй төзегәндә дә: «Ринат, менә бу урын кәкре», — дия иде. Барысы да пөхтә, килешле булырга тиеш. Ашарга да шундый тәмле итеп пешерә. Кешеләрнең кайберләренең ашамлыклары я тозлы, я ачы була. Ә Лилия апамныкы алай түгел. Ул ачы-баллы, баллы-тозлы итеп пешерә. Ул бәйли дә белә. Алмагач алмадан ерак төшми, диләр. Аңа әнидән артист булу сәләте генә түгел, ә хатын-кызга хас булган яхшы сыйфатлар да күчкән.
Лилия: Ий, ярар инде, мактап бетердең.
Ләйсән: Тукта. Лилия апа эш өчен җан ата. Әтиебез коммунист иде. Лилия апага әтидән шул «коммунистлык» сыйфатлары күчкән. Әйтик, ул үзе театрда яхшы уйнагач, калганнар да яхшы уйнарга тиеш. Таләпчән ул, кыскасы.
Лилия: Әни, артистны күреп, аның сәләтен ача белә иде. Һәрбер геройның характерын аңлатып бирә белде ул.
Ринат: Исламия ханым миннән чын артист ясады. Театр училищесын бетереп, театрга уйнарга килгәч, ул миңа роль бирде. Шакир Мәҗитовның «Резидәкәй» әсәрендә Габделхәй роле иде ул. Репетицияләр башланды бит инде. «Эшлим мин аны, иртәгә эшлим», — дип әйтә идем. «Иртәгә эшлим» дигән әйбер — артистның иң зур ялгышы. Исламия ханым шул вакыт сәхнәгә очып менде. «Хәзер бәреп төшерәм дә, маңкаңны агызып, Шәлегә кайтып китәсең», — дигән иде.
Лилия: «Киявегезгә алай дип әйтмәгез», — дигәннәр иде әнигә. Ул: «Монда кияүләр юк, артистлар һәм режиссер гына бар», — дигән иде.
Ринат: Соңыннан мин урамга чыктым да, биш минуттан кире кердем. Шуннан соң эш башланды. Исламия ханым: «Болайрак, тегеләйрәк», — дип мине өйрәтеп барды. Менә шуннан соң чын артист булдым да. Минем остазым Илдар Хәйруллин иде. Илдар абый, Исламия ханым янына килеп: «Нишләттегез бу малайны? Мин бит аннан бернәрсә дә чыгара алмадым», — дигән.
Алинә Айдарова: Ринат абый, Исламия апа сезне кияү буларак ничек кабул итте?
Ринат: Кияү буларак Исламия ханым мине башта кабул итмәде, чөнки Лилия миннән өлкәнрәк. Без өйләнешкәч, Лилия миңа әни дә булды. Безнең арада биш яшь. Әби белән берсендә сөйләштек: «Нигә мине яратмадың?» — дип сорадым. Ул: «Яшь идең син, ташлап китәр дип курыктым», — диде. Башта без уртак тел таба алмадык. Соңыннан әкрен генә дуслаштык.
Ләйсән: Әни Ринатның алтын куллы булуын аңлады. Акча булмагач, өйдә өстәл юк иде. Ринат өстәл ясап биргән иде. Ринат, Лилия апага булган мөнәсәбәтен, үзенең сәләтләрен күрсәтеп, әнинең хөрмәтен барыбер яулап алды.
«Татар театр сәнгатенең үсешенә өлеш кертсәләр дә, әти-әнигә зур исемнәр бирмәделәр»
Алинә Айдарова: Исламия апа турында тагын нәрсә әйтә аласыз?
Ләйсән: Әни: «Эшли аласыз икән, эшләгез, эшли алмыйсыз икән, башламагыз да», — дия иде. Эшнең нәтиҗәсе дә мөһим иде. Безнеке кешенекеннән яхшырак булырга тиеш. Әни нәрсәгә генә тотынса да, җиренә җиткереп эшли иде. Бик матур итеп бәйләргә өйрәнде, ашарга да тәмле пешерә иде.
Лилия: Безгә куелган «планка» югары һәм биек, чөнки алар икесе дә Татарстанга гына түгел, Россиягә танылган кешеләр. Һәм без ул «планка»ны төшерергә тиеш түгелде. Безнең моңа хакыбыз юк.
Ләйсән: Әти белән әнине кем генә белми икән? Бер фикеребез бар: шуның кадәр зур хезмәт куеп, татар театр сәнгатенең үсешенә зур өлеш кертсәләр дә, әти-әнигә зур исемнәр бирмәделәр. Менә шундый үпкәбез бар.
Лилия: Әниебез Тинчурин театрында 32 нче елын эшләгән, 10 спектакль куйган, 3 пьеса язып, аларны сәхнәләштергән. Ә, гомумән, ул 56 ел гомерен татар театрына багышлаган. Аны ике тапкыр Тукай премиясенә җибәрделәр. Советлар Союзында 1987 елда РСФРСның атказанган артисты исеменнән кала башка исемгә лаеклы булмады.
Ләйсән: Исемнәр сатыла инде ул. Әни: «Миңа кирәкми», — дия иде. Кешенең мәңгелек булмавын күпләр аңламый. Беркем дә үзенең күпме яшәгәнен белми. Әгәр син кешене хөрмәт итәсең икән, аны хәзер хөрмәт итәргә кирәк, үлгәч түгел. Аннан соң була.
Лилия: Без бит Дәүләт театрында эшлибез. Кешенең хезмәтен бәяли белергә тиешләр. Кеше үзе исән чагында, үлгәч түгел.
Ләйсән: Бер көнне миңа: «Нишләп әниегезгә хәзер исем бирмиләр? Аны үлгәч тә биреп була бит», — диделәр. Кешеләр бит юләр түгел, алар аңлый. Әйе, түрәләр күрми, алар көнче. Гафу итегез, шул ук Рәшит Заһидуллин да әнигә исем бирмәде. Көнчелек, кызганычка каршы, бөтен җирдә дә бар. Шул көнчелек артистларның күбесенә үсәргә бирми. Әти белән әни илне арлы-бирле йөреп чыкты. Мәхмүтовлар фамилиясе брендка әйләнде. Кешеләрдән: «Тинчурин театрын беләсезме?» — дип сорасагыз: «Ә, Мәхмүтовлар», — дияләр. Тинчурин театры белән Мәхмүтовлар бергә инде алар. Хәзер менә әни урынына Лилия апа калды. Безне нәрсә көтә икән, белмим.
Алинә Айдарова: Исламия апа исемне үзе барып сорамадымы?
Ринат: «Беркайчан да үзем сорап алмаячакмын. Җитәкчелек бар. Алар күреп, алар бирсәләр генә», — дия иде. Бу — аның сүзләре.
Лилия: Әни уңайсызлана иде. Әти дә Татарстанның халык артисты гына булып калды. Әти белән әни әйдәп баручы артистлар иде.
Ләйсән: Акыллы кешеләр булса, безнең гаиләне саклап калып булыр иде. Без бишәү — Исламия, Хәлил, Ләйсән, Лилия Мәхмүтовлар һәм Ринат Шәмсетдинов бер театрда эшләдек. Без аерым бер династия идек. Халык кассага килгәч: «Бу спектакльдә Мәхмүтовлар уйныймы?» — дип сорый. Уйнамаган очракта да кассирлар: «Уйныйлар», — дип әйтә. Соңыннан: «Нигә алдап саталар?» — дип сорыйлар иде.
«Артист балаларына җиңел дип уйлыйлар»
Алинә Айдарова: Лилия апа, шулай да сез барыбер артист булдыгыз. Исламия апа ничек рөхсәт итте?
Лилия: Мин дүрт ел физика-математика факультетында укыдым. Укып бетергәч, дәү әниләр янына кайттым. «Минем театр училищесында укыйсым килә», — дидем дәү әнигә, елап. Дәү әни: «Кызым, нишләп балаңны театр училищесына җибәрмисең? Мин авыл хатыны буларак гаиләмнән ике баламны артистлыкка укырга җибәрдем, ә син үзең шул өлкәдә эшләп тә, аңа рөхсәт итмисең», — диде. Шуннан соң миңа әни рөхсәт итте. «Менә Илдар Хәйруллин былтыр курс җыйган. Шигырь, мәсәл, нәсер әзерлә. Мин синең артыңнан йөрмим. Илдар абыең сине ошатса, укырсың», — диде әни.
Театр училищесына укырга кергәндә миңа 21 яшь иде. Берсендә хәтерлим: бергә укыган Света белән Райнур йөгереп килделәр дә, Райнур Светаны өстәлгә салды да, кочаклый башлады. «Кая килеп кердем мин?» — дип аптыраган идем. Минем өчен 21 яшьтә алай итеп кочаклашу сәер күренеш иде.
Ләйсән: Әни Лилия апага рөхсәт итмәгәч, Лилия апа әнигә уч итте. «Минме керә алмыйм, әнә «физмат»ка керәм», — диде. Әмма апамның сәхнәгә чыгу теләге барыбер югалмаган. Лилия апаның соңарып театр училищесына укырга керүе — язмыш. Әгәр мәктәптән соң керсә, Ринатны очратмас иде.
Алинә Айдарова: Укырга кергәндә Исламия апа ярдәм итмәде әллә?
Ләйсән: Артист кешенең баласына җиңел дип уйлыйлар. Үзе өчен дә сорамаганны, балалары өчен ничек сорасын инде?!
Лилия: Хәтта укырга кергәндә дә, әни: «Исламия кызын керткән», — дип сөйләмәсеннәр. Үзең барасын, алсалар — укырсың, дигән иде.
Алинә Айдарова: Театрда эшләгән артист кешенең акчасы күп булмый. Исламия апа зарланмый идеме?
Лилия: Ул беркайчан да: «Акчабыз әз», — дип зарланмады.
Ләйсән: Әнинең бөтен яшәеше театр иде. Ул үзен театрсыз, сәхнәсез күз алдына китерми иде дә. Авырган вакытта да театр турында сөйләшергә ярата иде. Театр турында сөйләшкәндә күзләре ачыла иде.
Алинә Айдарова: Театрның киләчәге өчен борчыла идеме?
Лилия: Әни, әти, Марсель Җәббаров һәм тагын берничә кеше театрның бу бинасын Мәскәүгә барып сораган. Әни: «Бу бинаның кадерен белегез. Без салкын сәхнәләрдә уйнап йөрдек, гел юлда булдык, ә хәзер җылы бинабыз бар, Аллаһка шөкер. Шушы бинаны башка театрларга бирмәскә иде. Ул безнеке булырга тиеш түгел иде, авырлык белән безнеке булды. Безне КГБларга алып кереп киткәннәр иде», — дип, җан атып йөрде.
Ләйсән: Аларга: «Йөрмәгез», — дигәннәр. Ә әтиләр, әниләр ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән кергән. «Безнеке булсын», — дип йөргән алар. Безнең әни бик акыллы кеше иде. Әгәр аның белеме булса, министр булыр иде ул. Күп очракта әни дәшми калса, соңыннан шапылдатып әйтеп сала иде. Безне исә әни күз карашы белән тәрбияләде. Эшләгән берәр эшебез аңа ошамаса, ул күзләрен акайтып карый иде. Менә шул күз карашы белән караса: «Булды, барысы да аңлашылды», — дип, дәшми идек.
Алинә Айдарова: Исламия апа бик чибәр иде.
Ләйсән: Әйе, шулай. «Әниегез шундый чибәр, ә яшь чагында нинди чибәр булгандыр», — дип сөйлиләр. Әни мөлаем иде.
Лилия: Әнине яраталар иде. «Әй, Исламия апаны да күрер көннәр бар икән», — дип сөенәләр иде. Әни гөлләр яратты. Кая гына барса да, гөл алып кайта иде. «Сез гөлләр яратмыйсыз», — дия иде ул безгә. «Яратам, моның хәтле гөлне ничек үрчетеп бетерәсең аны?» — дия идем. Гөлләре гел чәчәк ата иде.
Ләйсән: Әйе, гөлләр ярата иде. Берсендә инде үләм-үләм дип торган гөл алып кайткан иде. Берсендә шуларны күрсәм: чәчәк атканнар. Ул бар матурлыкны күрә белә иде, әмма менә әнинең сәләтен күреп, аны бәяли белмәделәр, шуңа күрә йөрәк әрни.
Алинә Айдарова: Исламия апаны халык ярата бит.
Лилия: Әйе, ярата, әмма халык яраткан артист булумы, яисә Россиянең халык артисты булу яхшыракмы? Кайсысы әйбәтрәк яңгырый? Исем бирү безнең дәүләттә булгач, аны бирергә кирәк тә. Мәсәлән, Америкада «халык артисты», «атказанган артист» исемнәре юк.
Ләйсән: Болай да акча юк бит инде. Дөрес әйттең, театрда эшләүче артистларның гомер-гомергә акчалары әз. Кызганычка каршы, артистлар шофер яисә плитка салучы булып эшли. Ярый әле хәзер тамада булып эшләү мөмкинлеге бар.
««Әтиегез бөтен булган илһамымны алып китте, дигән иде»
Алинә Айдарова: Хәлил абый үлгәч, Исламия апа үзгәрдеме?
Ләйсән: Үзгәрде, аңа бик авыр булды. Әти ярты ел дәвамында урын өстендә ятты.
Лилия: Күз алдыңа китер: гомер буе күкәйнең сарысы булып яшәгән кеше, бер мәлне ипинең ничә сум торуын белә башлый. Әни, әти исән-сау булганда, ипинең ничә сум торуын, фатирга күпме түләнүен белми иде. Бер мәлне күкәй ватыла да, сары агып төшә башлый. Хатын-кызның хәләтен күз алдына китерегез. Әнинең язмышы бер көндә җимерелә. Әле өстәвенә ул артист та бит, сәхнәгә дә чыгарга кирәк.
Ләйсән: Бик авыр вакыт иде. Минем балам кечкенә иде әле. Баланы да, әтине дә карарга кирәк. Иң авыры әнигә төште.
Лилия: Әни бу вакытны яңа пьеса яза иде. Ул әсәр әтинең язмышына багышланган иде. Әмма әни пьесаны язып бетерә алмады. Әни: «Әтиегез бөтен булган илһамымны алып китте», — дигән иде.
Алинә Айдарова: Күкәйнең агы Хәлил абый идеме?
Лилия: Әйе, шулай булырга тиеш тә. Син кияүгә чыккансың икән, күкәйнең сарысы кебек булырга тиешсең.
Алинә Айдарова: Исламия апа вафат… Авыруына зарлана идеме?
Лилия: Әни беркайчан да: «Авырыйм, үләм», - димәде. Хастаханәгә яткач та: «Кешегә әйтмәгез. Тикшеренә генә ул, дип әйтегез», — дия иде. Системалар алгач, аңа хәл керә иде. Гомумән, авырый иде инде…
Ләйсән: «Нигә болай булды соң әле бу?» — дип әйтә иде. Хастаханәгә баргач, безгә шул ачы хакыйкатьне әйттеләр. Без барысын да белә идек инде… Дарулар эчкәч, битләре нурланып, әни терелеп китә иде. Әмма аның терелүе озакка сузылмый иде.
Алинә Айдарова: Исламия апа үзе дә сизенгәндер…
Ләйсән: Сизенгәндер инде, әмма безгә генә бернәрсә дә әйтми иде. Табиблар әйткән формулаларны әни ярый әле аңламый иде.
Лилия: Үзебез авыруын белдермәскә тырыштык. Табиб: «Сездә менә бу авыры, тегесе...» — дип укый башлагач, без: «Әйтмәгез», — дип ишарә ясый идек. Әни Интернет белән куллана белсә дә, табиблар әйткән формулаларның, диагнозларның нәрсә аңлатканын эзләми иде. Без әйткән сүзгә ышанды.
Алинә Айдарова: Сез аңа нәрсә дия идегез?
Лилия: «Әни, барысы да әйбәт булачак», — дия идек. «Нишләп бу хастаханәгә яткыздыгыз соң?» — дип сорагач: «Әни, монда табиблар яхшырак», — дип әйтә идек.
Алинә Айдарова: Кызганыч…
Ләйсән: Әти белән әни менә шундый үлем белән иртә китәр дип бер дә уйламаган идем. Сиксәннән үткән әби белән бабайның фотоларын карагач, безнең әти белән әни дә шундый булыр дип уйлый идем. Ә язмыш ничек итте. Бик авыр…
Алинә Айдарова: Исламия апа күпме авырды?
Лилия: Февраль аенда авырый башлады. Ун ай авырды. Әти исә җиңе ай урын өстендә яткан иде.
Алинә Айдарова: Исламия апаның васыяте бар идеме?
Ләйсән: Бер теләге бар иде. Ул васыять тә түгелдер. Үлгәнче шул теләген эшләргә өлгерде. Нәрсә эшләгәнен әйтмим. Иң мөһиме — өлгерде. «Эх, машинага гына утыра алмадым», — дип әйтә иде.
Ринат: «Кеше алдында йөзегез чиста, матур булсын. Сәхнәгә чыгасыз икән, балкып чыгыгыз», — дип өйрәтә иде.
«Әти белән әни кунакчыл кешеләр иде»
Алинә Айдарова: Әйдәгез сезнең гаиләдә булган күңеллерәк мизгелләрне искә төшерик.
Ләйсән: Әни безнең техника белән дус иде, ә әти юк. Әни әтигә: «Югары белемең булса да, телефон шалтыраганда, җавап та бирә алмыйсың бит», — дия иде. Әти белән әни күңелле яшәде. Алар турында итальян гаиләсе дип әйтеп була. Безнең өйдә гел кунаклар бар иде. Суыткычта нәрсә бар — барысы да өстәлгә куела. Әйтик, әнигә уылдык белән банка бүләк итсәләр, ул аны өстәлгә куймаса, Лилия апа: «Әни, син менә моны калдыргансың», — дип алып чыга иде. Шуннан соң әни: «Ий, кызым калган икән шул», — дия иде. Әни кешене сыйлый, бәйрәм итә белә иде.
Лилия: Әти «Болгарның җылы җилләре» киносында төште. Бу кинода бер төрекнең артисты да төшкән иде. Ул артист Казанга кунакка килгән иде бугай. Әти аны бездә кунарга дип алып кайтты. Без Ләйсән белән йокларга яткан идек инде. Бер мәлне сәгать төнге уникедә бу төрек җырлый башлады. Аларның җырлары башка төрле, безнең җырларга охшамаган. Башта нәрсә микән бу дип уйландык. Карасак - артист җырлый икән.
Әти белән әни кунакчыл иде. «Исламия, сез безнең авылга спектакль белән килгән идегез. Сездә кунып чыгыйк әле», — дип туган булмаган кешеләр дә килә иде безгә.
Алинә Айдарова: Күңелле яшәгәнсез, әйеме?
Лилия, Ләйсән: Артист гаиләсендә нишләп күңелсез булсын инде? Талашсалар, әти әнигә беренче эндәшә иде. Бергә утырып чәй эчәләр иде.
Лилия: Тагын бер кызык мизгел искә төште. Әти белән әни икәүләшеп кунакка барган. Әнидән «Кыр казлары» җырын башкаруны сораганнар. «Кыр казлары артыннан» спектаклендә әти — Маликны, әни Ясминәне уйнады. Әни җырлагач, әти текст сүзләре белән: «Туктале, карчык, нишләп син бөтен кеше елмаеп утырган вакытта моңсу җыр җырлыйсың?» — дип сораган. Әни әтине аңлап алган да: «Соң мин башка көй белмим бит», — дигән. «Белмәсәң, мондый җыр җырларга тиеш түгел идең», — дигән әти. Ә әнине җырлатучылар бу сүзләрнең спектакльдән алынганын белми. «Ярый инде, Хәлил абый, без сорадык бит, үпкәләмә инде», — дигәннәр.
Алинә Айдарова: Урыннары оҗмах түрендә булсын.
Ләйсән, Лилия, Ринат: Амин, шулай булсын. Әни белән әти яхшы кешеләр иде. Аларны тамашачы да яратты. Әни заманча фикер йөртергә тырыша иде. Артистларга киңәш биреп, аларның образларын үстерә иде. Авыр туфраклары җиңел булсын!
Легендар татар актрисасы Исламия Мәхмүтова 2019 елның 3 декабрендә вафат булды. Исламия Мәхмүтованың соңгы интервьюсы.