Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөхлисә Буби турында 8 факт

Быел татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы галимә, хатын-кызлардан беренче казый, педагог Мөхлисә Буби тууына 150 ел тулу билгеләп үтелә. “Татар-информ" Мөхлисә Буби турында 8 фактны туплады.

news_top_970_100
Мөхлисә Буби турында 8 факт

Мөхлисә 1869 нчы елда элекке Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волостенең Иж-Бубый авылында дөньяга килә. Заманының барлык татар кызлары кебек, башлангыч аң-белемне әнисеннән ала. Өч яшендә ул инде хәреф таныган, 4 яшендә укырга-язарга өйрәнгән.

1. Мөхлисә Буби яңа типтагы хатын-кызлар мәдрәсәсен оештыруда актив катнаша. 1901 елда Иж-Бубыйда 6 сыйныфлы татар хатын-кызлар мәктәбе ачыла, Мөхлисә Буби аның мөдире була. Иж-Бубый мәдрәсәсенең шөһрәте киң таралган булган. Мәдрәсәгә Казаннан, Себердән, Зайсаннан (Казахстан), Ташкенттан, Бишкектан, Уфадан, Бөгелмәдән, Касыймнан, Төмәннән, Әстерханнан укучылар килгән.

2. Мөхлисә Буби ислам тарихында бердәнбер казыя. Мөхлисә Бубиның абруе бөтен Рәсәйгә таралып, аны мөселманнар съездында казыя итеп сайлаганнар. Мөхлисә Бубины 1917 елның 1-10 май көннәрендә Мәскәүдә узган Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда Мөселманнар Диния нәзарәте әгъзасы һәм казыя итеп сайлыйлар. Мөхлисә Буби ислам тарихында бердәнбер казыя, ягъни шаригать кануннарын белүче хөкемдар була. Мөфтият тарафыннан күп хатынлылыкны чикләргә тырышуда Мөхлиса Буби күп көч куйган.

3. Мөхлисә Буби хатын-кызлар арасында мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бара. «Өлфәт», «Әхбар», «Вакыт» газеталарында, «Сөембикә», «Ислам мәҗлесе» журналларына мәкаләләр яза, аларда хатын-кызларның вазифалары, гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны яктыртыла, телне, милли һәм дини традицияләрне саклау хатын-кызларның төп бурычы буларак бәяләнә.

4. XX гасырның 20-30 елларында татар зыялыларына кагылган эзәрлекләүләр Мөхлисә Бубины читләтеп үтми. Ул 1930 елның 21 сентябрендә Мөхлисә Бубины алтын акча һәм кыйммәтле әйберләрне законсыз саклауда гаепләп сорау алуга тартканнар. Мөхлисә ханымның хаҗ кылу ниятеннән җыеп килгән барлык "байлыгы" тартып алынган. Шулай да ул иректә калган.

5. 1937 елда 68 яшьлек Мөхлисә абыстай атып үтерелә. 1937 елның 20 ноябрендә Мөхлисә Буби кулга алына. 1937 елның 30 ноябрендә аны «Башкортстанның контрреволюцион милләтчеләр оешмасында» катнашуда гаепләнгән һәм атарга хөкем ителә. 1937 елның 23 декабрендә 68 яшьлек Мөхлисә абыстайны һәм аның белән тагын алты мөселман рухание Уфа шәһәрендә атып үтерелә.
1960 елда Мө­х­лисә Буби аклана.

6. 2011 елда Иж-Бубый авылында Бубилар гаиләсе музее ачылган.

7. 2011 елда Казанда Камал театрында Мөхлисә Бубига багышланган «Үлеп яратты» спектакле (Ркаил Зәйдулла әсәре буенча) куелган.

8. Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты Рафилә Гыймазова: Мөхлисә Буби кебек феноменын пропагандалау укытучылар статусын күтәрер иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100