Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) иң яраткан 12 ризыгы

Укучыларыбыз игътибарына Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) киңәш итеп калдырган ризыкларны тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) иң яраткан 12 ризыгы


Финик

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) әйткән: "Финиксыз йорт ризыксыз өй кебек. Бу җимеш хатыннарга бала тудырганда ярдәм итә".

Инжир

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) фикеренчә, инжир - ул оҗмах җимеше.

Бал

Җылы суда болгатылган бал ашкайнату системасы бозылганда бик ярдәм итә. Бал - эчемлекләр һәм дарулар арасында иң яхшы продуктлардан. Ул аппетитны яхшырта, ашказанын әйбәт эшләтә, чәчләрне ныгыта. Шулай ук күзләрнең сәламәтлеген саклый, аның белән авыз куышлыгын чайкау киңәш ителә. Аеруча иртән җылы суга салып болгатылган балны эчү организм өчен файдалы, дип санаган пәйгамбәр (с.г.в.).

Йөзем

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) йөзем ашарга яраткан. Бу җимеш канны чистарта, энергия өсти һәм бөерләрне ныгыта, дигән ул.


Кавын

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.): "Кайсы гына хатын-кыз булмасын, йөкле вакытта кавын ашаса, йөзгә-биткә чибәр һәм күркәм холыклы бала тудырыр", - дигән.


Сөт

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) сөт эчәргә киңәш иткән. "Биттәге тирне бармак ничек сыпырып алса, сөт тә йөрәктәге кызулыкны шулай ала. Моннан тыш, ул аркага көч бирә, баш миен тукландыра, акылны арттыра, күз күремен ныгыта, онытучанлыктан котылдыра", - дигән ул.

Гранат

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) әйткән: "Гранат 40 көн дәвамында шайтаннан чистартыр һәм начар уйлардан арындырыр".


Зәйтүн мае

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) бу май турында чәч һәм бит тиресе өчен файдалы, картаюны кичектерә, сару кайнауны бетерә дип санаган.


Су

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) суның дөньяда иң яхшы эчемлек булуы турында әйткән. Сусауны басу өчен суны әкрен генә сузып эчәргә кирәк. Ашыгып эчү бавыр авыруына китерергә мөмкин дигән.


Арпа

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) арпа шулпасының тән температурасы күтәрелгәндә файдасы зур булуы турында әйткән.

Гөмбә

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) гөмбәләрне күзгә яхшы дәва дигән һәм паралич белән көрәшергә ярдәм итүе турында әйткән.


Аш серкәсе (уксус)

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) бу продуктны зәйтүн мае белән бергә кулланган. Игътибар итсәгез: бүген күп кенә рестораннарда нәкъ менә шулай эшлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100