Мөхәммәд Пәйгамбәр йоклар алдыннан укыган дога
Кеше гомеренең өчтән бер өлешен йоклап уздыра. Шуңа күрә бу эшкә бик җитди карарга кирәк.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам йоклар алдыннан укый торган доганы «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.
1)
بِاسْمِكَ اللَّهُمَّ أَمُوتُ وَأَحْيَا
«Биисмика, Аллаhумма амуту ва аẍья»
Мәгънәсе: «Я Аллаһ, Синең исемең белән тереләм һәм үләм» (имам әл-Бохари).
2)
اللَّهُمَّ قِنِى عَذَابَكَ يَوْمَ تَبْعَثُ عِبَادَكَ
«Аллаhумма ḱини ‘аҙабака явма таб’аҫу ‘ибадака».
Мәгънәсе: «Я Аллаһ, Үзеңнең колларыңны терелткән көндә мине Үзеңнең җәзаңнан якла».
Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам йокларга яткан вакытта уң кулын яңак астына куеп, шушы доганы укыган (Әбу Давыт).
3)
بِسْمِ اللَّهِ وَضَعْتُ جَنْبِي ، اللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي ذَنْبِي ، وَأَخْسِئْ شَيْطَانِي ، وَفُكَّ رِهَانِي ، وَاجْعَلْنِي فِي النَّدِيِّ الْأَعْلَى.
«Бисмилляhи ваḓа’ту джанби. Аллаhуммаґфирли ҙанби ва ахсиъ шайҭани ва фука риhани вадж’альни фи-н-надиййи-ль-а’ля».
Мәгънәсе: «Аллаһ исеме белән яттым. Я Аллаһ, гөнаһларымны кичер, миннән шайтаннарны ал, бурычларымнан азат ит, мине илаһилыкка якынайт» (Әбу Давыд).
«Йоклаганда аякларны ишеккә таба сузып ятарга ярыймы?»; «Аягың белән алып чыгып китәрләр», «Алай ярамый, мәетне өйдән шулай алып чыгып китәләр», дигән фикерләр әйтүчеләр бар.
Бу уйдырма гынамы, әллә чыннан да аяк белән ишеккә таба сузылып яту начар гадәтме? Шул сорауларга да Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап биргән иде.