Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәхәббәтсез ярату: «Хатыным белән балаларымны бай хуҗабикәмә алыштырдым»

Ул арада ап-ак эчке киемнән, фәрештәдәй каршына килеп баскан җитәкче ханым ир-атны уйларыннан арынырга мәҗбүр итте.

news_top_970_100

Инсаф белән Инзилә юк-бардан талаша башлады әле. Матур гаилә булып 5 һәм 2 яшьлек ике кыз үстерәләр иде. Яшәү урыннары гына кысан, бер бүлмәле фатир. Икенче бала тугач, Инсафы мендәрен алып, аш бүлмәсендәге диванга күчте дә хатыны турында онытты. Шул көннән ир белән хатынның аралары суынды.

Инсафның эшендә дә проблемалар, акчасын кистеләр, гаиләне тәэмин итәргә кирәк. Хатынының фатирны алыштырырга кирәк дип гел искә төшереп торуы шулкадәр туйдырды ки, бүген үк каядыр качасы килә иде аның.

Инзилә декретта, ир берүзе эшли, тик акчасы гына аз. Башка эш эзләргә кәеф тә, ияләшкән урыннан китәргә теләк тә юк. Әти-әниләре дә олы яшьтә, таяныр кешесе юк, хатыны да ачу китерүдән башкага ярамый. Инсаф аш бүлмәсендә йоклаган булып озак уйланып ята башлады, дөресрәге, күзенә йокы керми, никтер күңеле үсми.

Инзилә дә бу киеренкелектән арынырга теләп, иреннән балалары белән бергә әти-әнисе янына кайтарып куюын сорады. Инсаф артык сорау бирмичә генә, эштән соң гаиләсен авылга кайтарып килде һәм җиңел сулап куйды. Ул балаларын ярата, тик хатынына карата суынуын үзе дә аңламый иде.

Ул эшләгән фирманы яңа хуҗа сатып алды: кырыкка якынлашып килүче, зәвыклы итеп киенгән гүзәл хатын-кыз. Ул беренче көннән үк Инсафны үзенә чакыртып алды һәм үзенең йөртүчесе булырга чакырды. Инсаф хуҗабикә янында начар булмас, дип шунда ук ризалашты. Хуҗа ханым башта сынады — эштән соң кафе-ресторан янында төнгә кадәр көтте аны Инсаф. Әмма ир бернинди канәгатьсезлек белдермәде, машина эчендә телефонда тик уйнап утырды. Өйгә кайтып ни бар соң, ашарга пешмәгән, хатын юк.

Бер кичне кайтканда төн уртасы җитә иде инде, шунда: «Өеңә кайтып йөрсәң, йокларга вакытың калмый бит инде, иртән килеп аласың була, әйдә, миндә кунарсың», - диде җитәкче ханым.

Инсаф хуҗабикә артыннан аның фатирына атлады. Шунда «ах» итте ир. Шундый зур, якты, зәвык белән ясалган фатир иде бу. Ул арада ап-ак эчке киемнән, фәрештәдәй каршына килеп баскан җитәкче ханым ир-атны уйларыннан арынырга мәҗбүр итте. Хатын-кыз назына сусаган ир өчен бу «бәхет төне» булды. Иртән уянгач та ни кылганын аңлап бетермичә, «Бәхет шушы буламы икән?» - дип уйланып ятты Инсаф.

Бу бит хатыны белән яшәгән тормышка бөтенләй охшамаган. Бала авырганга борчылу, хатынның игътибар җитмәүгә мыжлавын тыңлыйсы юк, акча җитми дип колак итен ашаучы да юк. Шул арада хатынын да уйлап алды, һәр кич кызларының хәлен белеп ала иде, биш көн шалтыратмаган икән бит, хатыны да шалтыратмый. «Ярар, тагын ике көн түзәм әле шалтыратмыйча, ул түзәрме икән?» - дип уйлады ул.

Инсаф үзенең кысан фатирына юлны да «онытты», атна буе кайтканы юк. Җитмәсә, хуҗа ханым үзе белән кибеттә йөртте, миннән бүләк дип киендерде яшь ирне. Ул каршы булмады, үзенең кайчан кибеттә кием сайлап йөргәнен дә оныткан иде бугай инде.

Хатыны Инзилә белән сөйләшмәгәнгә атна узган бит инде, ул да шалтыратмый. Бу ялларда авылга кызларны күрергә кайтырга кирәк. Ә ияреп килсәләр? Бу әкияти тормышка нокта куясы килми иде ир-атның. Ул бернигә җаваплы түгел, бары үз эшен эштә дә, өйдә дә тиешенчә башкарасы…

Хуҗа ханым аннан ун яшькә өлкәнрәк, гашыйк та булмады ул аңа, әмма яшь иргә аның белән рәхәт. Мәхәббәтсез ярату бугай бу…

Тик ахыры ничек бетәр...

Дәвамы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100