Мәхәббәтсез гаилә ныклы була аламы?
Һәр гаиләнең нигезе –мәхәббәт дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма мин бу фикер белән килешмим. Мин 15 ел мәхәббәтсез яшим. Ләкин мин бәхетле. Шуңа күрә яратусыз гаилә дә нык булырга мөмкин дип әйтә алам.
Яшь чагымда ук гашыйк булдым мин. Бу шундый дәрт, гыйшык, әллә нинди чиксез хисләр давылы иде. Мин үземне хөрмәт итмәгән, кадеремне белмәгән ир-атка кияүгә чыктым. Ул эчәргә һәм күңел ачарга гына ярата торган булып чыкты. Улыбыз туды, әмма иремнең йөрәгендә бала өчен урын юк иде. Ни өчен кияүгә чыктым соң мин? Әйтәм бит, аны яратудан күзем-башым тонган иде, яраттым шул. Ул безне ташлап китте, ә мин ир-атларны күралмый торган ялгыз ана булып калдым. Башка беркайчан да бер генә ир-атка йөрәгемне ачмаячакмын, гашыйк булмаячакмын дип яшәдем.
Вакыт уза торды. Улымны ялгыз гына тәрбияләдем. Шәхси тормышымны җайга салырга теләгем дә, вакытым да булмады. Эштәге ир-атлар артымнан йөреп карады, әмма мин каты тордым, берсен дә якын җибәрмәдем.
Иптәш кызымның туган көнендә бер ир-ат белән таныштым. Шамил исемле иде ул. Ул өйләнгән иде, шуңа күрә аның белән аралашудан качмадым. Без аның белән дусларга әйләндек. Яхшы дусларга. Күпмедер вакыт узгач, ул да аерылды, аның да хатын-кызлардан күңеле кайткан иде. Бөтен хатын-кызларның да аның элекке хатыны кебек түгеллеген аңлатырга тырыштым. Ә ул минем ир-атларга кагылышлы фикерләремне үзгәртергә теләде.
Аның белән аралаша башлагач, үзем өчен чын-чынлап ачыш ясадым — барлык ир-атлар да начар түгел икән. Рәхәтләнеп, күңелне бушатып сөйләшерлек, сине гаеп итми торган ир-атлар да бар икән бит бу дөньяда! Без ешрак күрешә, серләшә башладык. Бу кешене очратуыма мин бик шат идем.
Шамил безнең өйдә дә еш кунак була башлады. Улым белән дуслашты. Аларның сөйләшер өчен уртак темалары гел табылып торды.
Ә берсендә Шамил миңа мәхәббәт аңлатты. Мин югалып калдым, бу сүзләрне ничек кабул итәргә дә белмәдем. Мин дустымны югалтам дип курыктым, чөнки үземдә аңа карата ярату хисе юк иде. Әмма ул гел янымда булды, мине кайгыртып, саклап-яклап торды. Мин аңа үземне яратырга рөхсәт иттем, ләкин үзем өчен аны бик яхшы дустым дип кенә кабул иттем.
Улым белән сөйләштем, ул Шамил кебек әтием булуын теләр идем диде. Улым үз әтисе белән аралашмый иде. Тегесенең гел эчеп, күңел ачып йөреп балага вакыты да калмый.
Бер көнне иртән Шамил миңа хатыны булырга тәкъдим ясады. Яныбызда улым да бар иде. Мин каршы килмәдем, чөнки эшләрнең шуңа таба барганын аңлый идем. Ике генә юл бар: ризалашу яки аерылышу. Ә минем кайгыртучан, яхшы ир-атны югалтасым килми. Мин яратып кияүгә чыгып карадым инде, авызым пеште. Шуңа күрә тәвәккәлләп карарга һәм язмышны үз агымына җибәрергә теләдем. Шамилгә кияүгә чыгарга ризалык бирдем. Тыныч кына язылыштык та рәхәтләнеп яши башладык.
Бергәләп бик күп нәрсәләр кичердек без. Улымның бик нык авырган вакытлары булды. Ул чакта Шамил төннәр буе хастаханәдә аны саклап чыкты. Шулай итеп мине ял иттерә иде. Ә табиблар миңа башка бала таба алмаячаксың дигәч, бер генә кыек сүз дә, ризасызлык та белдермәде. Ә ул бит бала булуын бик теләгән иде…
Ә кайнанам улының мине сайлавын бер дә яратмады. Мин аңа ошамадым. Күрәсең, минем Шамилне яратмавымны сизгәндер инде. Әмма мин иремне бик хөрмәт итәм. Кайнанам аркасында күңелсезлекләр булыр дип көттем. Әмма ирем мине сайлавын һәм икенче тапкырга аерылырга җыенмавын әйтте. Кайнанама балам белән мине кабул итәргә туры килде. Ә кайнатам белән бернинди проблема да булмады, аңа улының кемгә өйләнүе бөтенләй барыбер кебек иде. Ул безне хупламады да, әмма тормышыбызга да кысылмады.
Шамил белән 15 ел яшибез. Бу еллар эчендә берни дә үзгәрмәде. Ирем белән бер-беребезне хөрмәт итәбез. Мин аны үземчә яратам. Әмма бу китапларда языла торган, бөтен кешегә дә аңлаешлы мәхәббәт түгел. Шамил миңа бик кадерле.
Шамилне очратканым өчен Аллаһка рәхмәт укып туя алмыйм. Ул миңа гел ярдәм итә, мине ярты сүздән дә аңлый. Мин аның өчен галәм үзәге кебек, ә улымны ул үзенеке дип саный, улым да аны әтисе дип кабул итә.
Дус кызларымның күбесе минем Шамилне сайлавымны кабул итмәде, мәхәббәтсез бергә яшәп булмый дип саныйлар. Ә мин мәхәббәтсез гаиләнең дә ныклы, гомерлек булуын исбатлый алдым. Мәхәббәткә, яратуга караганда да мөһимрәк хисләр бар. Бер-береңә ышанып, хөрмәт итеп, рәхмәтле булып яшәргә кирәк. Миңа башкасы кирәкми дә. Мин - дөньядагы иң бәхетле хатын-кыз. Миңа бу бәхетне тормышымның мәгънәсенә әверелгән дустым бүләк итте.