Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәхәббәтне югалту (Айдар Солтан)

Мин сине авылыбызга Сабан туйга килгәч күрдем.

news_top_970_100
Мәхәббәтне югалту (Айдар Солтан)
Рамил Гали

Хәтерлисеңме, син күзләрең төсле зәңгәр күлмәк кигән идең. Мин сиңа күзем төшүгә соклануымнан карашымны читкә юнәлтергә дә онытканмын. Син минем үтәли күрергә теләгәндәй төбәлгән әрсез карашымнан оялып башыңны идең. Якты зәңгәр күзләрең түбән төшерелгән озын керфекләр арасына кереп яшеренде, миңа ул керфекләр арасыннан нур коелган кебек тоеды. Бит урталарың алланып чыкты.

Минем сиңа шулай карап торуымны иптәш кызың (ул минем сыйныфташым иде) да күрде. Минем әрсезлегемә ачуы килеп: «Нәрсәгә күзеңне текәп шаккаттың, кеше күргәнең юкмы әллә?» — дип төксе генә эндәште дә, сине култыклап китеп барды.

Шуннан соң минем өчен ул көнне бәйрәм булмады. Мин читтән генә сезне күзәттем, башымда бер уй бөтерелде: «Бу чибәр кыз кичке уенга да калыр микән? Калса да миңа кадәр аны башка берәү күреп өлгергәндер инде. Мин шул карап шаккатып торырга гына булдырам, җебегән, исемен дә сорый алмадым», — дип борчылдым. Кичне минутларны саный-саный көчкә җиткердем.

Көзге каршында үземчә бик озак кына төзәтенгәннән соң, уенлыкка атылдым. Иптәш кызың белән син анда идең инде. Ай нурында син тагын да чибәррәк булып күрендең. Мин сине парлы биюгә чакырдым, син каршы килмәдең. Иптәш кызың гына: «Тәмам сагыз булды бу», — дип зарланып калды. Биегәндә мин синең исемеңне белдем һәм ул исем минем өчен дөньядагы барлык исемнәрнең дә иң матуры иде!

Кич буе бергә биедек дисәм, бик нык ялганчы булам. Чибәр кунак кызга күз салучы бер мин генә түгел идем. Шулай да үз алдыма: «Бүген аны мин озатачакмын!» — дигән максат куйдым.

Тукта әле, ашыкма, бар да син теләгәнчә генә түгел ул! Күңелдә ниндидер эчке тавыш миңа шулай дип эндәште. Чыннан да — авылның иң шәпләрдән санала торган чая егете сезнең яннан бара түгелме соң? Ул синең сул ягыңнан атлап бара иде, мин исә бар әрсезлегемне җыеп, иптәш кызың белән икегез арасына кереп сезне култыклап алдым. Теге егет тә миннән күрмәкчедерме сине сул яктан култыклады. Шулай дүртәүләп урам буйлап юк-бар сөйләшеп көлешә-көлешә кайттык. Үзем көлдем, ә эчтә ут янды: «Сугышырга туры килер микәнни?»

Менә иптәш кызларың яши торган тыкырыкка да кайтып җиттек. Син мине генә түгел иптәш кызыңны да гаҗәпләндереп кулыңны теге егеттән тартып алдың да, минем белән култыклашкан килеш атлавыңны дәвам иттең. Син аны — барлык кызларның төн йокыларын качырган, төшләренә кереп йөдәткән егетне түгел, мине — гап-гади генә киенгән, башкалардан берни белән дә аерылып тормаган егетне сайладың. Мин шатлыгымнан авыз ачып сүз әйтә алмыйча тордым.

Без бик озак сөйләшеп утырдык. Шушы танышудан мин синең йомшак күңелле, эчкерсез икәнлегеңне аңладым. Үз — үземә сине беркайчан да рәнҗетмәскә, ташламаска сүз бирдем.

...Ләкин сүземне үти алмадым. Монысы турында бераз соңрак.

Без синең белән еш очраша идек. Бәхеткә, син дә нәкъ минем кебек район үзәгендә эшли идең. Әй ул чаклар! Безнең эчкерсез хыяллар, гомернең иң күңелле мизгелләре! Җәйнең тын кичләре, кышның сихри ак карлары. Син табигатьнең һәр мизгелен үзеңчә ярата, үзеңчә матур итеп күрә идең. Һәр туар көнгә шатлана, юк кына нәрсә өчен дә үпкәли һәм үпкәңне шул арада онытып яңгырдан соң чыккан кояш кебек яшь аралаш яктырып елмая белә идең. Син беркайчан да бер кешегә дә ачу саклый белми идең ахры. Минем начар сыйфатларымны да үзең теләгәнчә яхшы итеп күрә белә идең. Син башка беркемгә дә охшамаган идең, мин сине нәкъ менә шундый булганың өчен бик нык яраттым.

Бер елдан соң без өйләнештек. Туебызны район үзәгендәге кафеда үткәрдек. Кунаклар таралышканнан соң, мин сине үземнең фатирыма алып кайттым. Өстеңә туй күлмәге кигән килеш сине кулларыма күтәреп кергәндә миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Минем буйдакларча моңсу фатирыма синең җылылык, наз тулды. Икенче көнне кайтып керешемә мин үз фатирымны танымый тордым: андагы бөтен әйбер сиңа кушылып елмая, бар җирдә тәртип, чисталык иде. Мин үземне әкияттәгедәй хис итә идем. Төннәрен, син җылы йомгак булып йокыга талгач, сиңа сокланып карап ята, йомшак чәчләреңнән сыйпап иркәли идем.

Тик бу бәхетле вакытлар озакка бармады. Мине бер айга ерак командировкага җибәрделәр. Мин синнән башка ничек яшәрмен бер ай дип өзгәләнсәм дә, тора-бара ияләндем. Килүемә бер атна дигәндә мин башка берәү белән таныштым. Дөресрәге - мин аның тозагына эләктем, үзем дә сизмәстән хыянәт юлына бастым. Анда синең җылылык та, чибәрлек тә юк иде. Без аның белән кунакханәдә таныштык. Мин әллә аны бөтенләй дә күрмәгән булыр идем, тик ул миңа үзе килеп эндәште. Үзен ялгыз хис итүдән зарланды, кичне бергә үткәрергә тәкъдим итте. Мин дә ялгыз идем, шунлыктан бергәләп кичке ашны ашарга риза булдым.

Баштарак ул да үзен миңа битараф кебек тотты. Тора-бара без бер-беребезгә ияләнеп киттек. Мин кайтып киткәндә ул миңа үзен ташлап китмәскә, сине калдырырга кушып ялынды. Әгәр минеке булмасаң, аңа да булмаячаксың дип янады. Мин көлдем генә. Нишли ала соң бу, мин бит моннан еракта булачакмын, дип уйладым.

Тик бик нык ялгышканмын булып чыкты. Ул бервакыт минем адресым белән кызыксынган иде, шуны язып алган булып чыкты. Мин кайтып берничә көн үтүгә өйгә хат килеп төшкән һәм аны почта тартмасыннан син алып кергән идең. Кире адреста мин булган төбәк һәм чит хатын-кыз исеме язылган хат булса да, син аны миннән башка ачып укымаган идең. Шулай да күзләреңдә курку катыш кызыксыну да, рәнҗү дә бар иде. Без синең белән өйләнешкәнгә кадәр бер-беребездән сер яшермәскә сүз куешкан идек. Әлбәттә мин хатның кемнән булуын әйтергә һәм эчтәлеген укытырга тиеш идем. Мин төрлечә алдарга тырышып карасам да син минем гөнаһлы икәнлегемне шунда ук аңладың.

Син миңа бер сүз дә әйтмәдең, битәрләмәдең, хәтта елар хәлдә дә түгел идең ахры. Сүзсез генә кирәкле киемнәреңне алдың да әниең янына кайтып киттең. Синең саф күңелең хыянәт белән ялганны күтәрә алмый иде.

Син киттең, үзең белән бергә йорттагы бар җылылыкны, ямьне алып киттең. Син барында шау чәчәктә утырган гөлләрең берәм-берәм сулдылар, һәрвакыт сиңа иркәләнергә ярата торган песи баласы ямансулап йөрде-йөрде дә әллә кая китеп югалды. Әйтерсең лә бу йортта яшәеш тукталды. Мин бер ялгызым эштән кайтам да салкын урынга авам. Иртән тагын чыгып китәм. Мин яшәмим, бары тик җан асрыйм гына.

Шулай да әрсез күңел синең кабат кайтуыңа өметләнә. Мин бит бары сине, сине генә яратам. Ләкин син аны белмисең, белсәң дә ышанмас идең, чөнки мин синең ышанычыңны аклый алмадым. Инде нишләргә?  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100