"Мәхәббәт чыпчыклары": укучылар Эльвира Хамматова белән Илсур Мортаза арасында мәхәббәт ялкыны күргән
Җырчы Эльвира Хамматова танылган юмор остасы Илсур Мортаза белән бергә фотога төшкән һәм укучыларыннан Инстаграм битендә фотога исем куюны сораган.

“Яңа еллар белән! Куанып, елмаеп, үкенмәслек итеп яшик дигән теләктә калабыз без Илсур Мортаза белән. Фотога исем кушыйк әле!” - дигән Эльвира Хамматова.
“Мәхәббәт чыпчыклары”, “бер матурга бер чибәр”, “Үләм, җаным. Китмә димен”, “Ярый син бар әле дөньяда”, “Сез Кар кызы мин Кыш бабай булыйм әле, пожалуйста”, - дип язган язылучылар.