«Мәхәббәт өчпочмагыннан туйдым»
Иремә дә, миңа да 30 яшь, 8 ел элек өйләнештек. Хәзер мин сигез айлык улым белән декрет ялында.
Ирем белән безнең арада һәрвакыт бик яхшы мөнәсәбәтләр булды, чын-чынлап бәхетле идек һәм икебезнең уртак теләк буенча бала алып кайтмаска булдык. Ләкин тора-бара иремнең фикере үзгәрде, ул бала теләде һәм улыбыз булачагын белгәч аннан да бәхетле кеше юк иде.
Мин иремне һәрвакыт ышанычлы кеше дип санадым, аңа ышандым һәм бала белән мине шулай бик җайлы гына башка хатын-кызга алмаштырыр дип күз алдына да китерә алмый идем. Һәм бу ничә ел бик бәхетле гаилә булып яшәгәннән соң бит! Мөнәсәбәтләребез кисәк кенә начарланды һәм бу минем өчен бик көтелмәгән хәл иде, иремне алмаштырып куйдылармыни! Ул тиз ярсып китүчәнгә әйләнде, миңа карата игътибары кимеде, эше күплекне сылтау итеп бала белән дә шөгыльләнми башлады. Интим тормыш та үткәндә калды. Кайчандыр шундый якын, кадерле, сөекле кешедән чит-ятка әйләнде дә куйды.
Хыянәт турында уйларны үземнән куарга тырыштым, минем белән болай эшләмәс дип санадым. Әмма мөнәсәбәтләребез җайланмады һәм ярты елдан соң ул миңа башка хатын-кызы булуы, аны яратуы турында, әмма гаиләдән китәргә теләмәвен әйтте. Баланы калдыра алмыйм, диде.
Миңа бик авыр булды, әмма мин ризалаштым, акылына килер, бу мавыгуы үткәндә калыр дип өметләндем. Гафу итәргә тырыштым, ирем ул хатын белән араларын өзәр дип көттем. Бераз газапланып алыр да онытыр дидем, безнең бит күпме көтеп алган улыбыз үсеп килә.
Ике ай аерым яшәдек, әмма ул гаиләгә кире кайтты, сөяркәсе белән мөнәсәбәтләре бетте дип әйтте. Миңа һәм минем әти-әниемә башка беркайчан да хыянәт һәм ялган булмаячак дип ант итте, мин аны кире кабул иттем, үзем өчен дә түгел, күбрәк бала хакына иде бу. Аннан гына мөнәсәбәтләребез яхшырмады, ул минем өчен чит кешегә әйләнгән иде инде.
Соңыннан мин аның сөяркәсе белән мөнәсәбәтләре дәвам иткәнен белдем, ә иремнең кире гаиләгә кайтуы теге хатынның кияүдә һәм гаиләсен ташларга җыенмавы белән бәйле икән. Ул иремнән 5 яшькә зуррак, ике баласы бар, ирем белән бергә эшлиләр. Гаилә тормышы иллюзиясе булсын өчен кире гаиләгә кайтты.
Ә минем болай яшисем килми. Яраткан кешемне башка хатын-кыз белән бүлешергә, дәшмәскә, түзәргә теләмим. Аерылышырга гариза яздым, бу бик авыр, мин аны шундый яраттым бит, хәзер дә яратам, әмма аның чит кеше булуын, үземнең аңа кирәкмәвемне аңлыйм.
Аерылышу турында белгәч ирем тезләнеп гафу сорады, үзенә бездән башка авыр булуын әйтте. Ә сөяркәсенә карата суынуын, әмма мөнәсәбәтләрен өзү өчен вакыт кирәк булуын да әйтте әле.
Ә мин аңа ышанмыйм, бу бары тик чираттагы бер сәбәп кенә, ул барыбер аның белән очрашуын дәвам итәчәк. Мин инде башка бу кешегә ышана алмыйм, өстәвенә миңа булган мөнәсәбәте бөтенләй үзгәрмәде, балага гына бераз игътибарлырак була башлады. Әмма боларның берсенең дә ихлас булмавын, аны күңеле белән дә, тәне белән дә теге хатын янында булуын күреп торам бит.
Мин соңгы шарт куйдым — ул эшеннән китәргә һәм ул хатын белән араларын өзәргә тиеш, әмма ул эшеннән китәргә теләми, мондый яхшы эш табу җиңел булмаячак ди. Мин декретта булгач эшләмим, ә бала пособиесенә генә яшәү миңа авыр булачак дип уйлый. Әмма миңа әти-әни ярдәм итә, алар да аерылышу яклы. Ә минем өчен аның эшен алмаштыруы мөһим, чөнки көн саен сөяркәсе янында булып, аңа битараф булып булмый. Әгәр минем шартларны үтәмәсә, аерылышабыз дип кисәттем. Әгәр икебезнең берсен сайлый алмый икән, бу инде аның проблемалары.
Мин бу мәхәббәт өчпочмагыннан гарык булдым.