Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөгезле эре терлектә тилчә һәм нодуляр дерматитның беренче билгеләре нинди?

Сорауга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Александр Козлов җавап бирә.

news_top_970_100
 Мөгезле эре терлектә тилчә һәм нодуляр дерматитның беренче билгеләре нинди?

Тилчә авыруының беренче билгеләре – сыерның авыз куышлыгы зарарлана, телдә язвочкалар, күперчекләр барлыкка килергә мөмкин. Селәгәй нык ага, моны сизми калу мөмкин булмый. Җиленнәр тиресендә, тояклар янында, шулай ук, язвочкалар пәйда була. Башта сулы күперчекләр чыга, аннары ачылып үлек ага. Шактый тиз үсеш ала бу авыру. Өлкәнрәк буын бу чирне яхшы хәтерли, аның узган гасырның 50-60 елларында теркәлгәне булды. Соңгы очрак 1987 елда булды.

Нодуляр дерматит - тире авыртуы, тиредә шешләр пәйда була, аннары алар шартлап, җәрәһәтләр барлыкка килә. Барлык йогышлы авырулар өчен төп билге – югары температура, терлекләрнең ашаудан баш тартуы, алар күбрәк ятып кына тора. Терлек авыртса, аны сизми калу мөмкин түгел ул. Мал табиблары лаборатория юлы белән төгәл диагноз куя ала.

Бездә себер түләмәсе буенча да имин территория түгеллеген онытмаска кирәк. Себер түләмәсе табылган 1000 гә якын үләт базы бар. Бу инфекция һәрвакыт туфракта. Ел саен терлекне бу авыртуга каршы вакцинацияләп тормасаң, терлек себер түләмәсе белән авырмас дип әйтеп булмый. Бу кеше өчен дә куркыныч чир. Йогышлы чирне кисәтү үз гаиләң өчен дә профилактика булып тора.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100