Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәмәгать транспортында коронавирус ияртмәс өчен нишләргә?

Ашар алдыннан һәрвакытта да антисептик кулланырга кирәк.

news_top_970_100
Җәмәгать транспортында коронавирус ияртмәс өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Җәмәгать транспортында барганда саклагыч битлек кияргә, салкын тиеп авыру билгеләре булган кешеләр арасында мөмкин булган кадәр дистанция сакларга кирәк. Бу турыда URA.RU сайтына табиб-эпидемиолог Эдуард Шунков сөйли.

«Әйләнә-тирәгә вирус бүлеп чыгара торган кешеләр белән ябык пространствода озак тору авыру ияртү сәбәбе булырга мөмкин», — ди ул.

Ул саклагыч битлекнең фильтрациясе югары булырга тиешлеген искәртә.

Иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков сүзләренчә, җәмәгать транспортында барганда һәм аннан чыккач санитайзер кулланырга кирәк. Ашар алдыннан һәрвакытта да антисептик файдаланыгыз, ди ул.

Крючков шәхси саклану чарасы сайлауга аеруча җитди карарга кирәк дип саный.

«Респираторларда чыгара торган клапанның фильтрациясе юк, ягъни алар белән сез үзегез бик яхшы сакланасыз. Әгәр сез вирус йоктыручы булсагыз, әйләнә-тирәдәгеләргә вирус тарата аласыз», — ди ул.

Эксперт искәрткәнчә, кеше бүлеп чыгара торган һаваны респиратор фильтрацияләми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100