news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җәмәгать транспортында билетка алты сумга кимрәк түләр өчен нишләргә?

1 сентябрьдән Казанда «Мир» картасы белән түләгән очракта юл хакы алты сумга кимиячәк.

news_top
Җәмәгать транспортында билетка алты сумга кимрәк түләр өчен нишләргә?

1 сентябрьдән Казанның җир өсте җәмәгать транспорты пассажирлары теләсә кайсы банкның «Мир» картасы аша билет бәясеннән алты сум күләмендә ташлама ала алачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Акция трамвайларда, троллейбусларда һәм контактсыз түләү җайланмалары белән җиһазландырылган автобусларда гамәлдә. Ташламалар алу өчен «Мир» картасын терминалга кую да җитә, юл бәясе шунда ук 6 сумга кимиячәк.

Бүгенге көндә казанлыларның 35 проценты юл хакын банк карталары ярдәмендә түли, тагын 50 проценты транспорт карталарыннан файдалана, дип хәбәр итте Транспорт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Хисаметдинов.

Акция 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Мир» милли түләү системасы матбугат хезмәте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар