Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәгънәле кешенең баласы да мәгънәле» — Резидә Төхвәтуллинаның улы өчпочмак пешерә

Артист улын күрсәтте.

news_top_970_100
«Мәгънәле кешенең баласы да мәгънәле» — Резидә Төхвәтуллинаның улы өчпочмак пешерә
https://www.instagram.com/rezedaart/

Кәрим Тинчурин театры артисты Резидә Төхвәтуллина улының өчпочмак ясаганын видеога төшергән. «Ана күңеле - балада, бала куңеле — далада! Булса булсын, исән-сау, имин, бәхетле, иманлы, изге юлларда гына булсыннар», — дип теләгән җырчы улына.

«Менә улым әнисендә бер атна кунак булганнан соң китә. Ялга җыена. Тәмлүшкәләр пешереп озатырга иде. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Үзе дә пешереп күрсәтсен әле. Булышсын әле әнисенә», — ди артист видеода.

Артистның улы елмая-елмая өчпочмак камырына эчлек сала.

«Мәгънәле кешенең баласы да мәгънәле» , «Резидә, улыгыз үзегезгә охшаган. Чибәр, солидный, бруталь, талантлы егет тәрбияләп үстергәнсез икән», «Егет кешегә әнисенә булышу — бик ихтирамлы эш. 2 яшьме, 20 яшьме, бала - бала инде», — дип комментарий калдырганнар Резидә ханымга атап

Ә егетнең үзенә «Кемгәдер бик әйбәт ир эләгә», «Молодец, егет», «Мәскәү кызлары урлый инде сине» дигән комментарийлар адресланган.

«Матуркай. Аны ашыгыч рәвештә өйләндерергә кирәк», дип телефон номерын да калдырган «Яратам» үзәге.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100