Мәгъдәнур Гатауллин: «Депутатлык срогым беткәч кенә хезмәт хакы йөз сумга күтәрелде»
ТАССР чорында югары органнарга депутат итеп хәзерге кебек зур түрәләр генә түгел, гади халык арасыннан эшчеләр дә сайланган.
Шофер, токарь булып эшләгән Мәгъдәнур Гатауллин да заманында халык яраткан, эшен җиренә җиткереп башкарган депутатларның берсе булган. Саба районы Чулпыч авылында, сугыш башланган елда туган егет чын дус итеп балачактан ук хезмәтне сайлаган. 1980-1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты, III дәрәҗә Хезмәт даны ордены кавалеры кебек югары исемнәргә ия гади авыл малае депутатлыкка кадәр нинди юллар узган? Яшьлек еллары күңелендә нинди хатирәләр белән истә калган? Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ни өчен Мәгъдәнур абыйны үзенең остазы дип атый? Шул хакта сөйләштек.
«Чүкечем тырма тешенә түгел, маңгайга эләкте»
— Дүрт классны туган авылда, бишенчедән алып җидегә кадәр Оетка йөреп укыдык. Алтынчы классны тәмамлап чыккач, ат көтүе бирделәр, — ди балачагын искә төшереп Мәгъдәнур абый. — Мине генә сагалап торган кебек, «Әйдә, иртәгә үк ат көтүенә», — дип мәктәп каршыннан ук каршы алдылар. Югыйсә, малайлар күп идек. Менә унөч яшьлек малайга ат көтүе бирсеннәр әле! Кырыклап ат.
Бервакыт түмгәккә башны салып, йоклап кителгән. Карасам, атлар Шыңар болынына кереп киткән. Ул чакта башка авыл болынына керсәң, алып кереп ябалар иде. Шуннан соң атларны җыеп, үзебезнең болынга алып чыктым. Сөенеп, атның битләреннән сыпырып китеп кенә бара идем, бер атым колын салмасынмы?! Моны белсәләр, җитәкчеләр әтигә ат түләтәчәк. Шуннан бер чокырга колынны күмеп, атны күлмәк белән сөрткәләп, инештә юып, җибәрдем. Бакча башыннан гына өйгә кайтып, күлмәкләремне дә алышып төштем. Күрмәделәр, Аллаһ саклагандыр.
Җиде классны тәмамлагач, Мәгъдәнур абый сарыклар көтәргә алына. Ике малайга 450 баш сарык көтәргә тиеш булалар.
— Оет ягында көтеп йөрибез, урман ягыннан кап-кара болыт чыкты, яңгыр яуды. Иптәш малай белән малларны алып кайтып китәргә кирәк, дип сөйләштек. Фермага кайту өчен елга аша чыгарга кирәк. Су төшсә, кайтып булмас, дип куркабыз. Ахыргы сарыкны чыгарып кына өлгердек, ташкын булып су килеп төште. Ничек өлгердек! Өлгермәгән булсак, бөтен көтүне алып китә иде. Бер сарыкны да югалтмадык.
Берсендә йоклап калганбыз, сарыклар басуга кереп киткәннәр дә күп ашап күбенгәннәр. Ярты көн сарыкларны куалап йөрдек, үтерәсе килми бит. Сарыклар да йөгерә, без дә. Аннан мине тимерче ярдәмчесе итеп күчерделәр. Яз көне иде. Остазым тимерне мичтә кыздырып алды да, менә шушыңа чүкечнең кырые белән сугарсың, ди. Сугуым булды, куалдый (зур чүкеч) тырма тешенә түгел, маңгайга эләкте. Шулай да, яратып эшләдем, шунда тимер эшенә күңел кереп калды. Кукмарада шоферлыкка да укып кайттым. Авылда шофер булып, урак вакытында икмәк кабул итүдә дә эшләдем, — ди ветеран, хатирәләргә бирелеп.
«Төрмәгә япмасалар, юләрләнмәсәм, машина эшен ташлыйм, дидем»
Мәгъдәнур абый нинди эшкә алынса да, булдыра торган егет икәнен эше белән күрсәтә. Тырышлыгын күреп, авылда хисап эшендә калырга үгетлиләр аны. Тик егетнең иң зур теләге — шофер булу, шуңа җитәкчегә гариза тотып керә ул. «Әнә, яңа комбайн кайтты, шунда эшләрсең», — диләр, аны җибәрергә теләмичә. «Миңа комбайн түгел, машина кирәк», — ди ул үҗәтләнеп. Дүртенче керүендә генә теләгенә ирешә. Сөенә-сөенә «Сельхозтехника»га өч айга шофер булып эшкә урнаша.
— МТСка эшкә кергәндә тәрәзәсе дә булмаган иске машина бирделәр. Ишегенә фанер куеп, эшкә киттем. Авылда эшләгәндә ремонт эшен өйрәнгән идем. Кыш көне бик яхшылап ремонтлап чыктым теге тәрәзәсез машинаны. Нәкъ бер елдан, миңа — авыл малаена, яңа машина бирделәр. Саба малайлары, безгә тиеш иде, дип якага ябышты. Ике-өч ел беренчелекне бирмәдем.
Бервакыт Казанга барам, февраль ае. Теләче хастаханәсе каршында һәлакәткә очрадым. Шаһитләр милициягә кереп, шофер гаепле түгел, дип язу калдырганнар. Шунда үземә сүз бирдем, төрмәгә япмасалар, юләрләнмәсәм, машина эшен ташлыйм, дидем. Гаепсез түгеллегемне расладылар. Машина өр-яңа, эшемне яратам, ташлыйсым килми. Утырган идем, куллар калтырый. Вәт ташлап кына булмый! Нәзер әйттең бит, Мәгъдәнур, дим. Ташладым мин моны.
Шуннан токарь эшенә өйрәнчек булып эшкә кердем, Горькийдан машина алып кайтырга, диләр. Утырдым да киттем поездга. Тегендә машинаның кәгазь эшен бетердек, утырып кайтасы гына. Права юк, авылда калган. Әйтүче дә булмаган, үземнең дә истән чыккан. Бер машинаны икенчесенә салып алып кайтып була, диләр. Бардым, алты кешелек бригада. Алты тәңкә сорадылар. Алты тәңкә дә акча шул! Тиз дә эшләделәр үзләре. «Егетләр, алты тәңкә күп түгелме ул?» — дим. «Әйдә, күп булса, чишендерәбез», — диләр. «Юк, егетләр, ун тәңкә булса да түлим», — дип, алып кайттым машинаны.
Бу вакытта шоферлык эшеннән чыкканыма бер генә ел чамасы бит. Машина кызыктыра. Утырып карыйм әле, дип сорадым. Бер бушаган машинаны алып ремонтладым, урып-җыю эшләрендә катнаштым. Нәзерең тотар, ташла машинаны, дип, тагын ташладым. Тагын токарь эшенә тотындым, — дип сөйли ул.
«Мәскәүгә бирерлек Мәгъдәнур Гатауллин бар бездә!»
Токарь эшен җиренә җиткереп башкара Мәгъдәнур Гатауллин. Егетнең хезмәтен яраталар, күрәләр, бәялиләр. Бервакыт МТСка райкомнан шалтыратып, «Өйләнгән, авырулары булмаган, бар яктан да үрнәк кеше кирәк. Депутатлыкка яраклы кеше юкмы сездә?» — диләр. «Мәскәүгә бирерлек Мәгъдәнур Гатауллин бар бездә», — ди җитәкчесе. Шул ук көнне беренче секретарь Әләметдин Камалов янына чакырталар, ризалыгын сорыйлар.
Икенче көнне үк Казаннан килеп, сәламәтлеген, сафта булуын, гаилә хәлләрен белешеп, Казанга чакыралар. «Вәт Казанда тикшерделәр!» — ди Мәгъдәнур абый. Читтәге туганнарын да белешәләр хәтта. Тикшерүләрдән соң һәр авылга, һәр капкага аның турында белешмәләр эленә. «Үзебезнең кеше, гади кеше», — дип ярата аны халык.
Шулай итеп, 39 яшендә 209нчы Теләче округына депутат итеп сайлыйлар аны. Беренче сессиягә җыялар, сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча комитеты составына кертәләр. Депутат кенәгәләрен тапшыралар, йөкләмә бирәләр. Мәгъдәнур абыйга Теләчедә Ленин совхозында ике катлы балалар бакчасын төзү, Нырсы елгасына күпер салдыру бурычы йөкләнә. Һәрберсенең башкарылуын үзе карап, барлап тора, эше үтәлүгә җаваплы карый депутат. Эшеннән туктамый, станок артында токарь хезмәтен дәвам итә. Шул арада сессия, комиссия җыелышларына йөрергә дә өлгерә.
Депутат буларак үзегезнең идеяләрегезне җиткерергә мөмкинлек бар идеме?
Ул вакытта ниләр эшлисен үзләре билгелиләр, без шуны үти идек. Эшләре турында чыгыш ясаучылар бар иде, күбрәк зур шәһәрдән, Яр Чаллыдан сайланган депутатларга ешрак сүз бирелә иде. Депутатның хезмәт хакы — 75 сум. Депутатлык срогы — биш ел. Минем срок беткәч кенә хезмәт хакы йөз сумга күтәрелде.
Акчадамыни хикмәт, Мәгъдәнур Гатауллин бирелгән эшләрнең һәрберсен җиренә җиткереп, тәмен белеп башкара, халыкның хөрмәтен яулый. Депутат булуның хәзер нинди дә булса ярдәме бармы дигәнгә дә, елмаеп кына «юк», — ди ул.
Сезнең чор һәм хәзерге депутатлар арасында нәрсәләр үзгә?
Хәзер анда гади кешеләр юк, бар да байлар, җитәкчеләр. Элек эшче-крестьян хөкүмәте иде бит, шуңадыр да депутатлар арасында илле процент чамасы гади кешеләр иде. Безнең чор белән хәзергенең аермасы — 360 градус. Хәзер бу яшькә җиткәч, нәрсә дип әйтә алабыз инде. Аллаһы Тәгаләдән саулык сорыйбыз, балаларыбыз безне ташламасыннар, итәгатьле булсыннар дип телибез. Балалар белән көн саен күрешеп тору — бик зур бәхет. Авырулар гына үтсен, бик канәгать тормышыбыздан.
«Президентның остазы нинди була икәнен күрергә күп кеше килде»
Депутат срогы үткәч, җитәкчесе мастер итеп күчерә Мәгъдәнур Гатауллинны. «Ирләр эчәләр бит, әйдә, хатын-кызларны токарь эшенә өйрәт әле, айга 120 сум түлим», — ди җитәкче. Бу акчага риза булмый мастер. Хезмәт хакы 160 сум, дип килешкәч башлый эшен.
«Ике хатын-кызны өйрәттем. Ләкин хатын-кыз чын токарь була алмый инде. Авыр эш ул, аны күтәрәсе, терәтәсе, этәсе, көч кирәк анда. Аннан соң яшь егетләрне җыйдым, вәт алар эшләп күрсәтте!» — ди әңгәмәдәшем сөенеп. Мастердан янә күтәрәләр аны, лаеклы ялга цех җитәкчесе булып чыга. Лаеклы елга чыккач та унике ел эшли. Эшкә хирыс Мәгъдәнур абыйны Президент Рөстәм Миңнеханов та үзенең остазы дип атый.
«Рөстәм институтны тәмамлагач, «Сельхозтехника“ның техник хезмәт күрсәтү станциясендә инженер булып эшләде. Токарь булгач, миңа да йомышы еш төшә иде. Сабантуйда Президент белән күрештерделәр. Рөстәм шунда мине остазым, дигән. Шуннан Президентның остазы нинди була икәнен күрергә бик күп кеше килде», — ди Мәгъдәнур Гатауллин.
«Кибет баскансың, малай, каян алдың — шунда илтеп куй»
Мәгъдәнур абый белән Гәдения апа ике егет үстергәннәр. Онык-оныкчыкларына сөенеп яшиләр. Үз балачаклары сугыштан соңгы елларга туры килгән өлкән буын бит алар.
— Балачак ашарга җитмәү белән истә калган. Яз җитүгә үләннәр чыкканын көтеп кенә тора идек, кузгалагын, әнисен ашый идек. Авыр булды инде. Бер мин генә түгел, иле белән шулай. Дүрт малай, өч кыз үстек, мин уртанчысы. Хәзер җидедән өчәү генә калдык. Алтмыш бишенче елда кибеттә бер нәрсә дә сатырга рөхсәт итмәделәр. Сигез литрлы савытта повидло, тәмәке, аракы гына калды кибет киштәләрендә.
Кукмараның бер авылында эшләп йөргән чак. Кибетче: «Әйдә, миллек алып төшик әле», — ди. Алып төштек, миңа акча бирә бу. «Кесәдә дә акча, бөтен җирдә акча, кирәкми миңа акча», — дим. «Миндә писүк бар», — димәсенме бу. «Күпме бирә аласың пиүскне?» — дим. Шуннан ике метрлы тукыма сатып алдым, шуңа биш килограмм писүкне төрдем. Төнге уникеләргә күрше авыл аша өйгә кайтып төштем. Шунда әти сүкте: «Кибет баскансың, малай, каян алдың — шунда илтеп куй», — дип. Әтигә кат-кат аңлатып, самавыр кайнатып, шул писүк белән чәй эчтек. Тәмен әле дә хәтерлим, – дип искә ала Мәгъдәнур абый.
Әтиләре дә сугыш ветераны. 1942 елда сугышка алынган. Бер елдан яраланып, саңгырауланып кайткан. Тактага язып кына күрсәтә әйтер сүзен. Бәхеткә, акрынлап ишетү сәләте кире кайта, 92 яшькә кадәр яши. Әниләре дә озын гомерле — 96 яшькә җитә.
Мәгъдәнур абый белән күрешкәч, элекке кешенең бер генә сәгате дә хезмәтсез узмаган икән, дип кайттым. Хезмәт чыныктырган буын шул алар.