Мөфти үзенең беренче Коръәнен 100 сумга «рассрочкага» сатып алган булган
«Мин үземнең Коръән булуы турында хыялландым», — дип балачагын искә төшерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин беренче Коръәнен сатып алуы турында хатирәләре белән уртаклашты.
«Мәчеткә йөргән вакытта безне Рәйсә ханым укытты. Ул Коръән сата иде. Ә мин үземнең Коръән булуы турында хыялландым. Ә анда Коръән 100 сум тора иде. Бу ул вакыттагы хезмәт хакыннан да күбрәк бит. Ул вакытта миңа 11 яшь иде әле.
Күз алдына китәресезме, 11 яшьлек малайны… Мин аны «рассрочкага» алдым. Әбидән, бабайдан әз-мәз алып, шулай сатып алдым», — дип сөйләде ул.
Мөфти Казанга килгәч, Коръәннең биредә арзанрак булуын күргән.
«Казанга килгәч, Коръәннең 10 сум торганын күрдем. Ул вакытта түләнелгән иде шул инде», — дип искә алды ул.