Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөфти Казан мәктәбе һәм Пермь университетындагы атышны ассимиляция нәтиҗәсе дип атады

Камил хәзрәт Сәмигуллин «Казан һәм Пермь атучылары» феноменына карата фикере белән уртаклашты.

news_top_970_100
Мөфти Казан мәктәбе һәм Пермь университетындагы атышны ассимиляция нәтиҗәсе дип атады
Салават Камалетдинов

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның 175нче гимназиясе һәм Пермь университетындагы фаҗигане ассимиляция һәм тамырлардан аерылу нәтиҗәсе дип саный.

«Рухсызлык, милли һәм дини тәңгәллекне югалту, гаиләдән, үз тамырларыңнан һәм гореф-гадәтләреңнән аерылу Казанның 175нче мәктәбендә һәм Пермь университетында булган фаҗигаләргә китерә.

Шуңа бәйле рәвештә, бүгенге конференциядә фикер алышу ислам югары уку йортлары ректорлары белән генә түгел, православие динендәгеләр һәм, әлбәттә, дәүләт хакимияте вәкилләренә дә файдалы булыр, дип ышанам», — диде мөфти «Хәзерге Россиянең фәнни-мәгариф киңлегендә традицион диннәр теологиясе» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе пленар утырышында.

Аның фикеренчә, Үз мәдәниятеннән мәхрүм калган кеше әйләнә-тирәне юкка чыгару юлына баса.

«Казан һәм Пермь атучылары» феномены нәрсә ул? Бу — ассимиляция нәтиҗәсе. Кеше милли һәм дини үзаңнан башка тулы канлы шәхес буларак формалаша алмый. Туган мәдәниятеннән мәхрүм калгач, ул явыз булып үсә, бер чиктән икенче чиккә бәргәләнә. Нәтиҗәдә, үзен беркем дә түгел дип хис итә башлый, үз-үзен һәм әйләнә-тирәне юкка чыгару юлына баса», — диде Камил Сәмигуллин.

Ул шулай ук республикада мөселман белем бирү оешмаларында милли үзаңны үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелүен әйтте

«Менә ни өчен Татарстанның мөселманнар өчен белем бирү учреждениеләрендә мөселманнарның милли һәм гражданлык тәңгәллеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

Татарстан территориясендә сигез мәдрәсәнең бишендә укыту татар телендә алып барыла. Шәкертләр арасында милли үзаңны ныгыту буенча дәрестән тыш тәрбия эшләре уза. Гражданлык тәңгәллеге һәм милли үзаң — аерылгысыз ике төшенчә», — диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100