Мәетне кәфенләгәч, кешеләргә аны карарга ярыймы?
Мәетне соңгы юлга — Аллаһы хозурына озатканда зур җаваплылык белән якын килергә кирәк.
Татарстанның беренче Баш казые Габделхак хәзрәт Саматов «Баш казый хөкемнәре» китабында әлеге сорауга түбәндәгечә җавап биргән:
«Юылган мәетне карама, дип катгый әйтеп булмый, кара, дип рөхсәт итеп тә булмый. Карамау хәерлерәк, билгеле. Караганда да тәһарәтле-госелле булып, үпмичә, күз яшьләреңне аңа төшермичә генә, ерактан карарга кирәк. Ә инде мәетне юып куйгач, госелсез, тәһарәтсез кешеләр аны капшап, үбеп, күз яшьләрен төшерсә, бу инде әдәпсезлек була.
Мәетне юу — аны шулай пакьлап Аллаһы хозурына кайтару өчен бит. Аллаһы хозурына бара ул, теләсә кем каршысына түгел. Шуның өчен мәет пакь булырга тиеш».