Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәетне биш көннән соң күмдем»: Казан егете дустын үтергәнен ике елдан соң сөйләгән

20 яшьлек егет әҗәткә акча сорап килгән дустын үтереп ташлаган.

news_top_970_100
«Мәетне биш көннән соң күмдем»: Казан егете дустын үтергәнен ике елдан соң сөйләгән
Елена Сәләхова

Казанның Мәскәү районы суды 20 яшьлек Николай Кошелевны сак астына алды. Аны иптәшен үтерүдә гаеплиләр. Егет ике ел узгач кына җинаяте турында сөйләгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 2018 елның сентябрендә Кошелев янына дусты килә һәм әҗәткә акча сорап тора. Аннары егетләр талаша башлый. Хуҗа егет дустының башына чүкеч белән суга. Биш көннән соң Николай Химиклар урамында чокыр казый һәм дустының мәетен шунда яшерә.

Мәрхүм егет ике ел буена хәбәрсез югалган булып санала. Шушы көннәрдә полиция хезмәткәрләре Кошелевны урлауда шикләнеп тоткарлый. Полиция бүлегенә китергәч, ул дустын үтерүен сөйли.

Егет мәетне күмеп куйган урынны күрсәтә. Шуннан соң «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.

10 гыйнварда Кошелевны Мәскәү районы судына алып киләләр. Тикшерү аны СИЗОга озатуны сорый.

«Кошелевның җинаятькә катнашы булуын эш материаллары, шаһитларның күрсәтмәләре, үзенең гаебен танып сөйләгән сүзләре раслый. Ул авыр җинаять кылуда гаепләнә. Иректә калган очракта, ул зыян күрүчеләргә һәм шаһитларга басым ясарга мөмкин. Аны сак астына алуыгызны сорыйм», — дип мөрәҗәгать итә тикшерүче.

Кошелев гаебен таный, үзен өй сагына җибәрүне сорый. «Мин үкенәм», — ди егет.

Материалларны өйрәнгәч, суд Кошелевны ике айга СИЗОга озату турында карар чыгара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100