Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәетнең башы булмый»: Кайгыга баткан хатын югалган сөйгәнен үзе эзләп тапкан

Николай урман җәнлекләрен фотога төшерергә киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

news_top_970_100
«Мәетнең башы булмый»: Кайгыга баткан хатын югалган сөйгәнен үзе эзләп тапкан
https://pixabay.com/

Мәскәү өлкәсенең Щелковский районында яши торган хатын иренең мәетен үзе эзләп тапкан. Мәетнең башы булмаган. Хатын полициядән ярдәм көтеп өметен өзә һәм сөйгәнен үзе эзли. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты хәбәр итте.

36 яшьлек Николай 30 ноябрьгә каршы төндә югала. Ул Мәскәүдән өлкәгә таба китә. Николай фотографиягә төшерергә ярата, Мәскәү өлкәсенә барып, урман җәнлекләрен фотога төшермәкче була. Шуның өчен махсус тепловизор да ала. Бу — аның балачак хыялы була. Николайга ияреп дусты Семен да китә, ул исерек була. Дуслар Никифорово авылына килә, шунда аерылышалар. Николай урманга кереп китә, машинасын юл кырыенда калдыра. Семен исә авылда сатып алыр өчен йорт карарга киткәнен сөйли.

Николай иртән элемтәгә чыкмый башлагач, хатыны борчыла. Ул полициягә мөрәҗәгать итә. Шул арада үзе туганнары белән ирен эзләргә китә. Алар ирнең машинасын күреп ала. Мәетне исә ике көннән - 10 декабрьдә табалар. Ул йөзтүбән ята һәм курткасы белән капланган була.

Николай белән Юлия 16 ел бергә яши. Аларның ике баласы бар. Николай вахта ысулы белән эшли. 160 меңлек тепловизорны премия акчасына ала. Юлия — йорт җиһазлары җитештерә торган фирма хуҗасы.

Хокук саклаучылар башта хатыннан шикләнә, тик соңрак алар бу версияне кире кага.

«Әлеге хәлдән соң „Үтерү“ маддәсе буенча җинаять эше ачылды. Җинаять урынын криминалистлар карады, судмедэкспертиза билгеләнде, тикшерү эшләре бара», — дип аңлаткан Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100