news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мәетләр юлда ята»: Кроссоверга фура бәрелгәч, бер гаиләдән биш кеше һәлак булган

«Лада Х-Rey» кроссоверы тимер-томыр өеменә әверелгән.

news_top
«Мәетләр юлда ята»: Кроссоверга фура бәрелгәч,  бер гаиләдән биш кеше һәлак булган
https://72.mchs.gov.ru/

4 гыйнварда кичке якта Төмән өлкәсенең Исет районында Курган-Төмән трассасында коточкыч авария булган. Йөк машинасы белән кроссовер бәрелешкәч, биш кешелек гаилә һәлак була. Алар Сургутта яшәүче кешеләр. Бу турыда «КП» сайты хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүмат буенча, «ДАФ» йөк машинасы каршы як полосага чыга һәм «Лада Х-Rey» кроссоверы белән бәрелешә. Кроссовер номерлары Ханты-Мансийск автономияле округыныкы була. Йөк машинасына бәрелгән «Лада» тимер-томыр өеменә әверелгән.

«Лада» машинасында Сургутта яшәүче Пашниннар гаиләсенең биш кешесе була. 42 яшьлек ир-ат — гаилә башлыгы Николай, аның ике баласы 11 һәм 12 яшьлек малайлар авария урынында ук һәлак була. Балаларның анасы 35 яшьлек Ольга һәм 3 яшьлек бала хастаханәдә реанимациядә үлә.

Төмән өлкәсенең ЮХИДИ идарәсе вәкиле авария турындагы мәгълүматны раслаган. Башлангыч мәгълүмат буенча, йөк машинасының тормозлау системасы ватылган — шлангы шартлаган булган.

Авариядән соң юлда зур бөке барлыкка килә.

Шаһитлар сүзләренчә, «Лада» тимер-томыр өеменә әверелгән, кешеләрнең мәетләре юлда ятып калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар