news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәетләр янында фотога төшкән полиция хезмәткәрләрен эштән куганнар

Аларның җитәкчеләрен дә җаваплылыкка тартканнар.

news_top

Мәскәүдә моргта мәетләр янында селфи ясаган өчен ике полиция хезмәткәрен эштән куганнар. Бу турыда Мәскәү буенча Эчке эшләр министрлыгының баш идарәсенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Ике полицейский — Мәскәү буенча Эчке эшләр министрлыгының Щукино районында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы, полиция майоры Вячеслав Горнеев һәм шул ук бүлектә оперуполномоченный булып эшләүче, өлкән лейтенант Татьяна Пупрышева һәлак булган кешеләрнең мәетләре фонында моргта селфи ясаган.

Әлеге селфины Эчке эшләр министрлыгының куркынычсызлык идарәсе хезмәткәрләре күреп алган. Алар хезмәт тикшерүе уздырган. Селфи ясаучыларны «эчке эшләр органнары хезмәткәренең намусына тап төшерә торган гамәлләре өчен» вазыйфаларыннан азат иткәннәр.

Моннан тыш, «кадрлар хезмәтендә җитешсезлекләр өчен» әлеге хезмәткәрләрнең җитәкчеләрен дисциплинар җаваплылыкка тартканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар