Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәетләр памперста иде». Төмәндә рәсми булмаган картлар йортында җиде кеше янып үлгән

Рәсми булмаган шәхси картлар йортында янгын мунчадан башланган дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
«Мәетләр памперста иде». Төмәндә рәсми булмаган картлар йортында җиде кеше янып үлгән
https://72.mchs.gov.ru

Төмән өлкәсенең Боровский бистәсендә 9 гыйнвар кичендә янгында җиде кеше һәлак булды. Төмән өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, янгын турында 16.53 сәгатьтә билгеле була. Коткаручылар урынга 17.02 сәгатьтә килеп җитә. Утны 17.42 сәгатьтә сүндереп бетерәләр. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

Фаҗига урынында башта алты мәет табыла. Аннары җиденче кешене дә табалар. Урында тикшерүчеләр, коткаручылар, башка хезмәтләр эшли.

Россия Тикшерү комитетының Төмән өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе «саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин җинаять эшен тикшерүне контрольгә алды. Бу турыда Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, янгын чыккан өйдә рәсми булмаган картлар йорты урнашкан. Анда урын өстендә ята торган пенсионерлар яши. Мәетләр памперс кигән килеш була. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, өч кешене коткарганнар, җиде кеше өйдән чыга алмаган, алар төтен исенә буылып үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Мин янгын сәбәпләрен тикшерүне контрольгә алам. Хокук саклау органнары белән бергәләп гаеплеләрне ачыклаячакбыз. Алар закон буенча җавап бирәчәк. Ләкин бу мәрхүмнәрне кайтармый шул», — дигән өлкә губернаторы Александр Моор.

Янып беткән коттедж рәсми булмаган картлар йорты булуын РЕН ТВ каналы да хәбәр итте. Мәрхүмнәр 70 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, диелә хәбәрдә.

ТАСС агентлыгы «рәсми булмаган шәхси картлар йортында» янгын сәбәпләрен үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте. Җиде кеше һәлак булган фаҗига ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан булуы ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

«Янгын мунчадан башланган һәм башка корылмаларга күчкән. Якынча сәбәп — ут белән саксыз эш итү. Башка версияләр дә карала», — дип сөйләгән агентлык чыганагы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100