news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәетен җирләргә алып барганда сабый елап җибәргән

Ир белән хатынга бала үлде дип хәбәр итәләр һәм мәетне биреп җибәрәләр.

news_top
Мәетен җирләргә алып барганда сабый елап җибәргән
https://pixabay.com

Төркиядә бер сабый вафат булган һәм аны зиратка җирләргә алып киткәннәр. Тик юлда сабый аңына килгән һәм елап җибәргән. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән Лента.ру хәбәр итте.

Табиблар вакытыннан алданрак туган баланың вафат булуын ата-анасына хәбәр итә. Әти кеше мәетне зиратка алып барып җирләмәкче була. Юлда барышлый сабый малай елап җибәрә. Әтисе аны кабат хастаханәгә алып китә. Табиблар баланың гомерен саклап кала.

Баланың анасы сүзләренчә, ул башта ук табиблар хаталана дип уйлый. 

Ир белән хатын клиниканы судка бирәчәкме икәне әлегә билгеле түгел, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар