Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мәете череп беткән": Яңа машина алырга киткән хатынны өч атна эзләгәннәр

"Мәете череп беткән": Яңа машина алырга киткән хатынны өч атна эзләгәннәр

news_top_970_100
"Мәете череп беткән": Яңа машина алырга киткән хатынны өч атна эзләгәннәр
Новосибирск шәһәрендә югалган 36 яшьлек Натальяны өч атна чамасы эзләгәннәр. Соңрак аның мәетен тапканнар. Бу фаҗига турында "Комсомольская правда" сайты хәбәр итте. 

6 сентябрьдә Наталья улын һәм кызын мәктәпкә илтә, үзе яңа машина алырга китә. Аның үзе белән зур суммада акчасы була. Ләкин Наталья машина сатучы белән ялгызы гына очрашырга җыена. Шуннан соң бу хатынны исән килеш күрүче булмый.

Полиция хезмәткәрләре Натальяның иске машинасын таба. Ул бу машинада балаларын мәктәпкә китергән. Җиңел машинаны беркем дә урламаган, хатын аны үзе калдырып киткән.

"Бу хатын үзенең "Мазда Демио" машинасын Калинин районында калдырган. Яңа машина сатучы белән очрашуга ул башка автомобильдә киткән", - дип сөйләгән "КП" сайтының тикшерү белән таныш булган чыганагы.

Натальяның туганнары ахыргача бар да яхшы булыр дип өметләнә. Ләкин 1 октябрьдә хатынның мәетен табалар. Ул шәһәр читендәге Бородин урамы тирәсендә була.

"Ул яңа машина алырга шушы районга китте. Анда караңгы почмак инде, чокыр-чакыр, куаклыклар, ташландык урыннар. Натальяны шуннан эзләделәр", - дип сөйләгән сайтның әңгәмәдәше.

Натальяның нишләп үлүе әлегә билгеле түгел. Аның мәете танымаслык, аны ничек имгәткәннәре дә билгеле түгел. Хатынның мәете череп беткән диярлек.

Натальяга машина сатарга җыенган кешеләр шикләнелүчеләр исемлегендә. Алар бу хатынны акча өчен үтерүе ихтимал. Әлегә тикшерүчеләр бу кешеләрнең кем булуын әйтми. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100