Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәет юган өчен акча алырга ярыймы?

Ислам кагыйдәләре буенча, якыннарны, туганнарны, дусларны соңгы юлга озату мәҗбүри эш дип санала, моны эшләмәгән очракта гөнаһы бөтен кешегә төшә.

news_top_970_100
Мәет юган өчен акча алырга ярыймы?
Салават Камалетдинов

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәет юган кешеләр акча алырга тиешме, дигән сорауга җавабын әйтте. Бу турыда ул социаль челтәрләрдәге каналында сөйли.

«Күршебез үлде. Аның мәетен юарга, дога укырга килгән кешеләр биш мең сум акча сорады. Дөресме бу?» — дип мөрәҗәгать итәләр хәзрәткә.

«Бу шактый катлаулы сорау. Әлбәттә, кешенең кайгысы булганда, һәркем булдыра алганча ярдәм итәргә тырышырга тиеш. 

Ислам кагыйдәләре буенча, якыннарны, туганнарны, дусларны җирләү мәҗбүри эш дип санала. Исламда мәҗбүри булган эшләр ике төрле була. Аның берсен Һәркем эшләргә тиеш, мәсәлән, намаз уку, ураза тоту. Икенче төрле мәҗбүри эш — аны бер кеше эшләсә, гөнаһ башкалардан да китә. Әгәр бу эшне беркем дә эшләмәсә, бөтен кешегә дә гөнаһ була. 

Әгәр берәр кешене юмыйча, җеназа укымыйча, кәфенләмичә җирләсәләр, гөнаһ бөтен кешегә төшәргә мөмкин, чөнки беркем дә моны эшләмәгән. 

Якын кеше үлгәч, аны якыннары юса, кабер казыса, соңгы юлга озатса — иң яхшысы. Әни кеше үлсә — кызлары, әти кеше үлсә — уллары юса, иң яхшысы була», — ди хәзрәт.

Ул совет заманында үскән кешеләрнең бу эшләр өчен башка кешеләрне чакырырга өйрәнгәнен искәртә һәм бу очракта түләүне килешергә киңәш итә.

«Әгәр сез якын кешегезне юарга чит кешене яллыйсыз икән, аңа түләүне алдан килешергә кирәк. Кибеткә керсәгез, ипи бәясе язып куела бит. Кар көрәргә, машина төзәтергә кеше ялласак та, без түләүне алдан килешәбез. 

Мәет юу - авыр эш, без якыннарыбызны юарга да куркабыз бит. Зинһар өчен, алдан бәясен килешегез. «Апа, без сиңа ничә сум түләргә тиеш булабыз?» — дип оялмыйча сорагыз. Соңыннан низаг чыкмасын өчен, алдан килешегез.

Әлбәттә, килеп, Аллаһ ризалыгы өчен дә эшләп китә торган кешеләр була. Шулай да аның чыгымнарын күтәрүне уйларга кирәк, алдан ук сөйләшеп, килешеп куегыз», — ди хәзрәт.


Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 ноябрь 2023
    Исемсез
    Мин узем мэет юуам, купме бирсэлэр шуна риза. Бирмэсэлэрдэ гонах юк!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100