Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәдинә Маликова: «Кара дошманнарым бар, буа буарлык…»

Мәдинә Маликова — татар дөньсында беренчеләрдән булып роман язучы хатын-кыз. Ул 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаеклы булган иде. 2020 елның 24 сентябрендә аның ире — шагыйрь Әхмәт Рәшит үлде. Мәдинә апа әле һаман да аның вафат булуы белән килешә алмый…

news_top_970_100
Мәдинә Маликова: «Кара дошманнарым бар, буа буарлык…»
Салават Камалетдинов

«Өйгә кайтып керсәм, ул көтәдер кебек…»

Мәдинә апа, сезгә кунакка еш киләләрдер?

Алай әллә ни күп кеше килми. Сеңлем килә, мәсәлән. Нәшир килеп китәргә мөмкин. Китап чыгаручы егет озак тормый.

Кеше ялгышып, үзен гомер буе битәрләр яшәсә, дөрес булырмы?

Ялгышмаган кеше була димени?!.. Кеше ялгышмаса, тормыш туктый. Кеше тиешенчә генә яши алмый. Ялгышмый икән, димәк, аның язмышы идеаль. Тормышта бернәрсә дә идеаль була алмый. Кеше хаталанырга тиеш. Дөнья, идеаль булса, таш булып катар иде. Һәрнәрсәдә дә диярлек авышлык бар. Әмма, әлбәттә, барыбызның да идеаль буласы килә. Ялгышсаң, үзеңне эчтән ашый башлыйсың. Дөрес түгел шул…

20 ел гомер итеп, аерылышучылар бар.

Картлар арасында да аерылышу очраклары бар. Үзем дә гаҗәпләнәм: картайган көндә нәрсәгә дип аерылып торырга инде? Мин дә ике ирдә тордым. Беренчесе белән 9 ел тордык, әмма аерылдык. Ә менә Әхмәт белән безне аның үлүе генә аерды. 45 ел яшәдек! Китеп барды… Әхмәтемне юксынам. Өйгә кайтып керсәм, көтәдер кебек. Үзәкләрем өзелә… Әхмәтне беркем дә артык яхшы дип әйтә алмый. Яратты ул мине — шуны төгәл беләм.

45 ел — аз түгел.

Бер гомер ул. 45тәге кеше турында: «Яшьли үлде», — диләр хәзер. Ә элек алай булмаган, 45 яшь күп саналган.

Сезне дә Аллаһ сынаганмы? Башта берсенә чыккансыз, аннан икенчесенә. Шулай насыйп иткәнме?

Аллаһка кагылышлы мәсьәләләрдә мин бәхәсләшә алмыйм. Бу дөнья минем өчен билгесез. Ярый, кемнеңдер гаебе бар. Бер кешенең язмышы икенчесенекенә охшамаган. Шуңа күрә кеше ялгышса, бу дөньяда без аны үзебезчә хөкем итәбез. Гарасат килде, таулар ишелде, ди. Бөтен кеше үлә… Шушы кешеләр бу җәзага лаек идеме?.. Әлеге минутта үләргә тиеш идеме алар бөтенесе? Алар арасында күпме сабыйлар бар бит. Ник килеп торган алар бу дөньяга?

Минемчә, бу хакта уйларга кирәкми. Мин уйламыйм. Әгәр синең уйлыйсың килсә, уйла. Теләгән кеше уйласын. Минем башым аңа җитми, шуңа күрә бу мәсьәләгә кагылмыйм. Анам намаз карчыгы булды, атам да дини иде. Әнкәем догалар өйрәтте. Бу дөньяда, әлбәттә, имансыз яшәп булмый. Ата-ана иманына ничек төкерәсең, ди! Мин мөселман, шөкер. Христиан була алмыйм. Бик күп илләрнең чиркәүләрендә булдым, әмма алар минем өчен бер караңгы, ят дөнья. Мәчетләр алай түгел, алар якын, якты!.. Андагы рух башка.

«Ачлыктан курку күңелемдә гомер буе яшәп килә»

Сез 35нче елгы. Ачлыкны да күргәнсездер.

Ачлык 1946 елда булды. Күргәннәремнән иң әшәкесе шул ачлык иде. Мин туганда зур ачлыклар инде үткән булган. 1921, 1929, 1933 еллардагы ачлыкларда мин әле тумаган идем. Әмма 1946 елгысын яхшы хәтерлим… Мин унберне тутырып килә идем. Сугыш бетте, без җиңдек, барыбыз да, ниһаять, илгә җиңеллек килер дип өметләндек. Ә халык ачлыктан кырылды. Без җиңүче халык, югыйсә!..

Өебезнең бер ягында яшәүчеләр үлде — тәрәзәләрен кактылар. Безнең уң яктагы күршедә миннән чак кына өлкәнрәк бер кыз яши иде. Аны озаттылар… Каршы яктагылар бөтенесе үлде. Аннан соң сул яктагы күршеләр дә китеп барды… Аларның да тәрәзәләрен кагып куйдылар. Бөтенесен зиратка озаттылар. Алар турында сөйләгәндә, барысы да әле һаман да күз алдымнан үтеп китә. Зәйнәб исемле дус кызымны да җирләделәр. Үзәкләрем өзелә…

Ашарга берни булмагач, кырда көздән калган башакларны җыйдылар. Шулардан ботка пешереп ашап, агуланып үлделәр. Бу авыруны ул вакытта «ангина» дип атадылар кебек истә. Ачлык кырды… Ашарга булса, кеше, баткакны ерып эзләп шул башаклардан ашарга пешерә идемени?..

Көздән калган көлтәләрне дә эзлиләр иде. Әле аларын җыярга рөхсәт итмиләр, чөнки алар колхоз милкенә керә. Ә колхозныкына тигәннәрне төрмәгә утырталар. Шул көздән калган ашлыктан ясалган боткаларны ашап, тамакларыннан кан китеп үлделәр. Көн саен иртән мәет ташырга тотына иделәр… Мәңге онытылмас болар. Сугыш беткән иде бит инде. Ник халык шундый хәлгә калды икән? Җиңдек бит!..

Әткәй сугыштан 1944 елда яраланып кайтты. Мин бердәнбер бала идем, шуңа күрә безгә җиңелрәк булгандыр. Тамагым тук булмады, әмма ачлыктан шешенерлек хәлгә җитмәдем. Ә кайбер гаиләләрдә балалар күп иде. Әмма ул заманнарда: «Тукта әле, бу баланы тапмый торыйм», — дигән сүзләр булмады. Аллаһ биргән икән, башка чараң юк. 

Бу ачлыкны үзем артык нык кичермәсәм дә, бик авыр. Кайбер шәһәрләрне, гомумән, электрсыз калдырганнар ул чакта. Атом бомбасын ясаганнар, ә халыкны кайгырту булмаган.

Әле хәзер дә кибеткә керсәм, андагы муллыкка шаккатам һәм куркып куям… Ә берзаман дөнья үзгәрсә, бу муллык бетсә?.. Ачлыктан курку күңелемдә гомер буе яшәп килә.

«Туфан Миңнуллин мине бер дә яратмый иде»

Әтиегез кайткач, энеләрегез, сеңелләрегез тугандыр?

Аннан соң балалар тумыйча тормады инде. Бишәү идек, хәзер өчәү калдык. Ике туганым үлде.

Сезнең ике улыгыз бар.

Балаларның аермасы 17 яшь. Кече Искәндәр улымны көтеп алган идек. Мин кыз көткән идем, әмма булмады бит. Ул вакытта әле УЗИлар да юк иде.

Бала тудыру йортына тагын бер тапкыр барып кайтырга соң идеме?

Искәндәрне 43 яшемдә таптым. Тагын кая барасың инде анда? Әнкәй 44 яшендә игезәкләр тапкан иде дә инде. Алар икесе дә исән-сау үсте, шөкер.

Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханым хатирәләр китабын чыгарган иде. Анда сезнең турында да сүзләр бар.

Бәлки булгандыр… Авыру кешенең кәефе төрлечә була. Фәнис белән аралаша идек. Китапта да минем турында берничә тапкыр телгә алына, әйе. Әхмәт белән Мәдинә килеп киттеләр әле, дип язганнар… Начарлыгым да булгандыр, гел яхшы кешеләр рәтенә генә кермим. Әмма безнең арада үпкә булмады кебек. Бәлки, аның үпкәсе булгандыр, миңа гына әйтмәгәндер. Мин бу китапны җентекләр укымадым. Аның ишене бик яратып бетермим, көндәлек тормышны әдәбиятка чыгарып салуны кабул итә алмыйм. Аннан соң кеше һәрнәрсәне үзенчә кабул итә. Хәтта менә безнең сөйләшүне дә син бер төрле аңлыйсың, мин — башкача. Син әйтәсең бит хата була дип. Тайпылышсыз бернәрсә дә булмый.

Ачуланышулар да шул аңлап җиткермәгәнгә буладыр?

Дөньяда бер-береңне аңлап җиткермәү шулкадәр күп. Кеше бер-берсен аңламый! Үземнең дә ничә тапкыр шушындый хәлгә эләккәнем булды. Минем авыздан чыккан сүз башкага дөрес итеп барып җитми. Бертуган сеңлем дә мине аңлап бетерми кайчак.

Сезне яратмаучылар бар микән ул?

Нишләп булмасын? Кара дошманнарым бар, буа буарлык… Мине күбесе белә. Белгәннәрнең барысы да мине ярата алмый. Миңа нәфрәтле кешеләр бик күп. Мәсәлән, Туфан Миңнуллин мине бер дә яратмый иде.

Ник икән?

Монысы миңа сер. Сәбәпләре булгандыр. Ул Язучылар союзында рәис булып торды бит. Шулчакта мин аңа каршы килә идем. Аны яратмаганга түгел, аңа кеше буларак нәфрәтем юк иде. Әмма мин идарә вәкиле буларак, ул әйткән сүзләр белән килешеп бетми идем. Үзенә түгел, фикерләренә каршы килдем. Аннан соң мине яраткан кеше күп булмагандыр дип уйлыйм. Миңа Тукай премиясен бирү турында ничә еллар сүз йөрде. Бик соң бирделәр. Әллә ничә романым чыкты. Әле татар әдәбиятында роман язучы беренче хатын-кыз булдым.

«Шәфкать» романымы?

Бу роман язылып, 10 ел үткәч кенә син тугансың (роман 1983 елда язылган — авт.). Сиңа кадәр барып җиткән. Һаман да укыйлар. Ул роман күптән онытылырга тиеш иде инде. Тукай премиясен миңа бирүгә Туфан каршы булды. Үлгәнче тырышты. Шәймиевнең миңа карата мөнәсәбәте әйбәт иде. «Кем сезне ярата?» — дисәң: «Шәймиев», — дияр идем.

Хатын-кызлар форумы булды бер елны. Мине дә кунак итеп чакырдылар. Бу очрашу Муса Җәлил опера театрында булды. Халык өелеп опера бинасыннан чыкты. Мин калганнар белән беррәттән тора идем. Шәймиев та бар иде. Ул, барган җиреннән борылып, миңа кул бирде.

Көнләшүчеләр булгандыр?

Бер дәрья…

«Гайбәтләргә гел битараф булдым»

Ник беренче ирегездән аерылдыгыз? Бәхетле булмадыгызмы?

Булмаганмындыр инде. Бөтен нәрсә, шул исәптән мәхәббәт тә үзгәрә. Ирең сиңа кайчак дошман була, ә кайчак туганың да булып куя.

Аерылсам, кеше ни әйтер дип уйламадыгызмы?

Соңгы чиккә җиткәч, кеше ни әйтер дип уйлау төп мәсьәлә булмый. Кешенең яхшылык әйтмәве билгеле инде. Аерылдың икән, димәк, син начар. Мине хәтта машинисткалар тотып тиргәгән иде. Кем ул? Мин танылган язучы, ә ул… Бөтен коридорга кычкырып, ул мине тирги.

Бай яшәдегезме?

Юк, ул байларча яши торган кеше булмады. Анда гайрәтне чигерә торган сыйфатлар юк иде. Эчмәде, тартмады. Әмма ыгы-зыгылар килеп чыккалады. Үзем аерылдым аннан.

Ә Әхмәт абый белән?

Әхмәт талантлы иде. Ә беренчесенең сәләте булмады.

Беренче ирегез сезне күбрәк яратты микән, әллә инде Әхмәт абыймы?

Әхмәт тәгаен яратты. Беренче ирем дә миннән аерылырга теләмәде. Әмма Әхмәт миңа ике куллап ябышкан иде. Аның начар гадәтләре бар иде, шуңа күрә аннан да аерылырга уйлаган чакларым булгалады. «Аерылам мин синнән», — дип, судка гаризалар да биреп карадым. Әмма аерылмадык.

Әле бер хатын: «Мәдинә ирем белән йөри, бергә яшиләр икән», — дип, гайбәт тараткан иде. Ул вакытта мин аерылган идем инде, Әхмәт белән яшәп ята идек. Фатирларыбыз да якын иде. Мин андый сүзләргә, гайбәтләргә гел битараф булдым.

Әхмәт абый ни дип әйткән соң бу хатынга?

«Нишләп синең ирең Мәдинә белән яшәсен?! Анда мин яшим бит», — дип әйткән. Бу хатын, дер-дер калтырап, чыгып киткән. Әхмәт белән без бер бинада эшли идек — бергә эшкә барабыз, бергә кайтабыз.

Сез «гражданский брак» белән яшәдегезме? Сүзе булдымы?

Әйе, шулай булып чыга. Булган сүзе шул сөйләнгән урынында калгандыр. Мин ул вакытта кырыктан узган хатын ич инде. Үзебез әби-бабай, дигәндәй.

Беренче улыгыз Ильяс да сезнең белән яшәдеме? Әхмәт абый аңа нинди мөнәсәбәттә иде?

Аларның мөнәсәбәтләре студентларныкы кебек иде. Тулай торакта студентлар бергә торалар бит, нәкъ шулай. Әхмәтнең күңеле киң булды. Өйгә кем килсә, шул әйбәт иде. Ильяс үз әтисе белән дә аралашты.

«Әхмәт беркайчан да минсез яшәргә теләмәде»

Әхмәт абый киткәч…

Бөтен дөньям бушады… Әле сентябрьдә генә җирләдек. Кайтып керәм, ишек янына киләм, көтеп торадыр төсле. Мин кайтып кергәч, аның дөньясы ямьләнә иде. Үзе ничек ярата алды, шулай яратты ул мине. Ул беркайчан да минсез яшәргә теләмәде.

Начар гадәтләре бар иде, дисез. Салгалагандыр?

Салгалады. Радиода шундый мохит иде.

Әни буларак сез нинди?

Булдыра алганын улларыма бирдем. Институтта шахмат буенча алдынгы идем. Улым Ильясны да шахмат уйнарга өйрәттем. Ул да шахмат түгәрәгенә йөрде. Зурраклар белән уйганач, җиңелә башлады. Шушы җиңелүләрен авыр кичергән иде балам. Ахырда ул мастерлыкка кандидат исеме белән тәмамлады. Алга таба да дәвам итә алыр иде, әмма башка өлкәне сайлады. Хәзер Ильяс улым гаиләсе белән Канадада яши. «Скайп» аша аралашабыз. 2002дә киткәннәр иде.

Ни дип китте?

Монда миңа юл юк, диде. Хәзер киленем белән бер кыз үстерәләр.

Җибәрәсәгез килмәгәндер?

Җибәрәсем килмәде, әлбәттә. Аның китүен белмәдем дә. Әйтмичә китте. Әтисе нишләптер шушы адымыннан тыймаган. Әтисе белән аралашкан булган. Соңгы елларда кайтканнары юк…

Оныгыгызга ничә яшь?

15 яшь аңа. Бик бәләкәй чакта алып кайтканнар иде, күргән идем. Хәзер кайтканнары юк әле. Исән генә булсыннар берүк.

Килен кайсы милләт кешесе?

Татар түгел. Кысылмыйм.

Катнаш өйләнешүләргә ничек карыйсыз?

Язмыш мәсьәләсе дип карыйм. Нишләтәсең инде аны…

Искәндәр Казандамы?

Казанда үз фатирында яши.

«Чалбар салдыруны күз алдына китерү катлаулы түгел инде…»

Кеше җиңелүләрне ничек үтәргә тиеш?

Кеше һәрвакыт җиңелә. Ахырда бөтен кеше җиңелә…Җиңелмәгән кеше бар микән ул? Кеше, көче булса, көрәшә, көче булмаса, җиңелә инде. Ахырда барыбер җиңелә.

«Фидая» дип аталган романыгыз бар. Сез анда хатын-кызны көчләү күренешен тасвирлап язгансыз.

Көчләделәр, дип кенә язсаң, әдәби булмый бит ул. Әдәбият вак детальләрдән тора. Көчләделәр — гомуми сүз, ә бу күренешне тасвирларга, күз алдына китерергә кирәк. Чалбар салдыруны күз алдына китерү әллә нәрсә катлаулы түгел инде… Каян килеп чыкканын, ничек язылганын белмим. Бер хис сине биләп ала да яндырып йөри. Нәкъ гашыйк булгандагы кебек… Шул хис сине алып бара. Төнлә уянып язган чаклар да була. Язганың үзеңә ошамый кайчак, кире бетереп, кабат язасың.

Сез тынгысызмы?

Мин холкым буенча тынгысыз, әйе. Һәрвакыт нәрсәдер эшләргә омтылам. Һәм кайчак бер дә кирәкмәгәнне эшләп ташлыйм. Әйтик, студент чагында «парашютистлар» түгәрәгенә йөрдем һәм парашюттан сикердем. Дөресен әйткәндә, нәрсәгә кирәк иде ул?

Ә парашют ачылмаса?

Нишләп минеке ачылмаска тиеш әле ул? Урамда машиналар йөреп тора, кешеләрне бәреп тора. Аңа карамыйсың, урамга чыгасың бит. Аның ишене уйлаганым юк.

Ә сез нәрсә турында уйлыйсыз?

Киләчәктә нәрсә эшләрмен икән дип уйлыйм. «Сандугачның күз яше» романын тәрҗемә итә башладым. Бер эшем тәмамлангач, икенчесен шул ук вакытта башлыйм.

Бераз ялкауланырга да ярыйдыр инде?

Ялкаулансаң, бер эш тә барып чыкмый.

Сез җырлар тыңлыйсызмы?

Сирәк. Илһамны тыңларга яратам. Аның белән таныш та идек.

Фәүзия Бәйрәмова белән сез нинди мөнәсәбәттә?

Фәүзия молодец! Ул күп эшли, аның һәрнәрсәдә үз позициясе бар. Аны мактарга кирәк, чөнки ул, төрле якларга барып, татар халкын барлап тора, аларның мәнфәгатьләрен кайгырта.

Сез нинди кайнана?

Кайнана булмадым бит әле. Әйткәнемчә, Ильяслар Канадада яши. Улыма һәм оныгыма яхшы булсын — миңа шул җитә. Искәндәрнең бер танышы бар иде, аның белән бик аралаша алмадык. Әмма Искәндәр авырый башлагач, бу хатын китәргә булды. Алар «гражданский брак» белән торалар иде.

Язучылар, шагыйрьләр баймы алар?

Минемчә, язучылар бик хәерче. Кызганыч, матди хәерчелекне рухи байлык һич тә баетмый. Язучылык белән генә тамак туйдырып булмый. Мәсәлән, хатын-кыз язучыларның күбесе гомер буе укытучы булып эшли. Лаеклы ялга чыккач, яза башлыйлар. Бу — минем күзәтүем.

Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Әгәр тәнкыйть сүзен белдереп: «Болай язарга ярамый», — дисәләр, кеше язудан туктарга тиешме?

Һәр кешенең үз эше: тели икән, яза. Кеше куша дип, ничек туктасын ул? Мәсәлән, берәү кәбестә ашы пешерә, ә икенчесе токмачлыны…

…Әңгәмә тәмамлангач, без җыена башладык (Мәдинә апа да каядыр барырга җыена иде). Ул миннән магнитофоннан «Татарстан» дулкынын табуны сорады. Мин әлеге дулкынны куштым. Ә анда шагыйрь Әхмәт Рәшиткә багышланган тапшыру бара. Мәдинә апа тиз арада үзгәрде. Өстәлгә сөялеп, кулын башына куйды. «Сәләтле иде ул…» — диде. Ә радиода Әхмәт Рәшитнең: «Йә, елмайчы, бәгърем, язгы гөлем, әрнүләрең басып күңелнең», — дигән шигъри юлларына Сара Садыйкова тарафыннан язылган җыры яңгырый… Әйе, Мәдинә апа әле һаман да аның үлүенә ышанып бетә алмый.

…Илтифатсыз булсам кайчакларда,

Кичер мине, юк-бар уйлама;

Калдыр мәхәббәтең, язгы гөлем,

Яшьлегеңнән алтын туйга да…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100