Мәдинә Гайнуллинадан тәмле салат рецепты
Әлеге салатны «Ананас» салаты дип тә йөртәләр.
Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисткасы Мәдинә Гайнуллина үзенең инстаграм сәхифәсендә тәмле салат рецепты белән бүлешә.
Салат катлап ясала.
1 кат бәрәңге, тоз, борыч, майонез;
2 кат кыздырылган суган;
3 кат ысланган тавыкның түш ите, майонез;
4 кат угычтан уылган алма;
5 кат йомырка, тоз, борыч, майонез;
6 кат консервланган ананас;
7 кат бәрәңге, тоз, борыч, майонез;
8 кат кыздырылган суган;
9 кат ысланган тавык ите;
10 кат угычтан уылган алма;
11 кат консервланган ананас;
12 кат йомырка, тоз, борыч, майонез.
Өстенә сыр уып, әстерхан чикләвеге һәм яшел суган кыягы белән бизибез.