Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөдәррис Әгъләмовның 1995 елгы әңгәмәсеннән: «Иң зур ямьсезлек сәясәттән башланган»

Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов (1946-2006) иҗатында тел һәм халык язмышы яши. Аның шигырьләрендә ниндидер сихри, гаҗәеп бер моң бар. Ул ил, халык гамьнәре белән янган. Укучыларыбыз игътибарына аның белән 1995 елның 25 августында «Мәдәни җомга» газетасында басылып чыккан әңгәмәне тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Мөдәррис Әгъләмовның 1995 елгы әңгәмәсеннән: «Иң зур ямьсезлек сәясәттән башланган»

(Әңгәмәдәш - Заһи Мәхмүди)

Мөдәррис Әгъләм… Теле үткен, һәр җавабы — канатлы сүзгә тартым. Шигырьләрендә — халык язмышы, халык кайгысы. Әйтсә, берәгәйле әйтә. Әйдәгез, шагыйрьнең үзен тыңлап карыйк.

Мөдәррис абый, кеше Җиргә каян килгән?

Күктән түгел, әлбәттә. Без барыбыз да, җир-су хайваннары һәм үсемлекләр кебек, җирдә барлыкка килгәнбез. Католиклар да, православиелеләр дә, мөселманнар да — Җир кешеләре. Бер җирдә яшәсәк тә, җанварлар кебек бер-беребезне һәрвакыт ашарга әзербез. Бу — җиһан кануны. Кем җиңәр?

Әдәбият нәрсә ул?

Кеше сөйләшә, яза башлау белән акылын җуйган. Димәк, әдәбият — ул акылдан язу, дигән сүз.

Без татармы?

Болгар дигән дәүләт булган, әмма болгар дигән милләт беркайчан булмаган. Без — татарлар. Борынгы кыпчак галиме Кашгарый төзегән картада Татарстан гына бар. Стан — ул йорт дигән сүз. Болгар аңа буйсындырылган дәүләт булган. Идел — Әтил, Иртыш — Артыш, Ангара — Өндер һ.б. Алимуш хан Болгар дәүләтен төзегән дигән сүз чеп-чи ялган ул. Кашгарый Идел буенда Болгар халкы яши дип әйтмәгән. Димәк, без — татарлар.

Милләт нәрсә?

Җир йөзендә башкорт, керәшен, типтәр, нугай, казак халыклары яши. Алар арасында татар дигән бер милләт тә бар.

Ә сәясәт синеңчә нәрсә?

Иң зур ямьсезлек сәясәттән башланган. Ямьсезлек бар икән, сәясәт тә бар. Сәясәт бар икән, ямьсезлек тә булырга тиеш. Бүген мин — бар, иртәгә мин юк, дигән кешеләр эше ул сәясәт.

Икътисад нәрсә ул?

Татарлар акча баса башлагач килеп чыккан нәрсә ул. Тиен белән тәңкә — деньги, күп — 00000 — купец, копейка булып калган. Акча безнеке булгач, икътисад та безнеке инде.

Әхлак нәрсә?

Үзең сайлап алган һәм үзеңә генә хас яшәү рәвеше ул. Дөрес дип саныйсың икән, ул — дөрес, дөрес дип санамыйсың икән, дөрес түгел.

Кемнәр белән укып, кемнәр белән яшәп, кеше булдым, дип уйлыйсыз?

Зөлфәт һәм Фәрит Гыйльметдиновлар белән очрашу — иң зур бәхетем.

Алла бармы?

Мин бар икән, димәк, каяндыр килгәнмен. Минем ата-бабамнар да каяндыр килеп чыккан. Кем иҗат итте икән минем беренче башлангычымны? Менә шушы сорауга җавап бирә алсаң, мин дә синең сорауга җавап бирә алырмын.

Шигърият исәнме әле бездә?

Матбугат битләрендә шигырьләрдән күп нәрсә юк. Рифма-ритм белән генә язу шагыйрь булдым дигән сүз түгел. Чорыбыз графоманнар үрчеп киткән егерменче, утызынчы елларны хәтерләтә. Әмма эчке агым барыбер исән.

Акчаң бармы?

Зарланганым юк.

Мәхәббәткә ничек карыйсың?

Ансыз яшәп булмый.

Хәзер кая китәргә җыенасың?

— Киләчәккә кайтып барыш, дустым, киләчәккә… 

Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов (Мөдәррис Зәфәр улы Әгъләметдинов) 1946 елның 13 октябрендә Татарстанның хәзерге Зәй районы Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылында колхозчы гаиләсендә туа.

1965 елда Түбән Биш авылының унберьеллык мәктәбен тәмамлый. Аннан Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.

М.Әгъләмов — 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

«Киләчәккә кайту» (1987) һәм «Мин әйттем…» (1992) шигъри китаплары өчен М.Әгьләмов 1992 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Мөдәррис Әгьләмовка 1991 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Ул 2006 елның 26 ноябрендә вафат була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100