Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәчеттә имам булып эшләр өчен кайда һәм ничә ел укырга, тулай торак бирәләрме?

Татарстан дини уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды.

news_top_970_100
Мәчеттә имам булып эшләр өчен кайда һәм ничә ел укырга, тулай торак бирәләрме?
http://dumrt.ru

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланып китте. Бүгенге көндә республикада күп баскычлы дини мәгариф системасы гамәлдә. Башлангыч белемне мәчетләр каршындагы курсларда алып булса, урта белемне мәдрәсәләр, югары белемне Россия ислам институты / Казан ислам университеты (бакалавриат, магистратура) һәм Болгар ислам академиясе (магистратура, докторантура) бирә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Татарстан мәдрәсәләрендә урта һөнәри мөселман белем стандарты шулай ук башлангыч, нигезле һәм югары дәрәҗәдәге белем бирә. Стандартка «Гарәп теле», «Дин тарихы», «Психология һәм педагогика», «Хокук нигезләре», «Татар теле һәм әдәбияты», «Татарстан һәм татар халкы тарихы», «Россиядә ислам тарихы», «Ислам дине тәгълиматы», «Коръәнне уку һәм ятлау», «Коръәнне уку кагыйдәләре (тәҗвид)», «Коръән белеме», «Коръән тәфсире», «Гыйбадәт кылу нигезләре», «Ислам хокукы», «Ислам хокукы нигезләре», «Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы», «Хәдис белеме», «Мөхәммәд пәйгамбәрнең сүзләре», «Вәгазь уку нигезләре һәм имамның бурычлары», «Исламда дини агымнар», «Ислам фәннәрен укыту методикасы», «Әхлак», «Ислам тарихы», «Мантыйк» кебек дәресләр керә.

Татарстанның мөселман уку йортларында көндезге бүлектә «нигез» дәрәҗәсендәге белем 3 ел дәвамында укуны күз алдында тота, «югары» дәрәҗә — 5 ел. Мәдрәсәләрнең күбесе «нигез» дәрәҗәсендә укыту программасы буенча белем бирә.

Мәдрәсәләр абитуриентларга дин әһеле һәм мөселман дини оешмалары хезмәткәре белгечлеген алырга тәкъдим итә. Укып чыгучыларга «Имам-хатыйб», «Ислам нигезләре һәм гарәп теле укытучысы», «Гарәп теле укытучысы һәм тәрҗемәчесе» квалификацияләре тапшырыла. Дини белемнән тыш, шәкертләр өстәмә һөнәри белемгә дә ия булалар (умартачы, автомобиль йөртүче, тегүче һ.б.). Кайсыбер мәдрәсәләр үз шәкертләренә югары уку йортлары белән хезмәттәшлек нигезендә читтән торып параллель рәвештә югары дөньяви белем алу мөмкинлеген дә бирәләр.

Мәдрәсәдәге «нигезле» программаны үзләштереп, укуны Казан ислам университетында югары дини белем алып дәвам итәргә мөмкин. Көндезге бүлектә уку дәвере 4 ел тәшкил итә, читтән торып уку (бакалавриат) 5 ел дәвам итә. Мәдрәсәдә укып чыкканнар тизәйтелгән укыту курсын үтәргә мөмкин.

Россия ислам институты яки Казан ислам университетын тәмамлаучылар укуларын магистратурада, шул исәптән Болгар ислам академиясендә дәвам иттерә ала. Югары сегментта укуны тәмамлаганнан соң, белем алуны чит ил ислам вузларында дәвам итү, шулай ук стажировкалар узу мөмкинлеге бар.

Студентларга уку дәверендә тулай торакта бушлай урын һәм ашау каралган. Мәдрәсәләрдә югары квалификацияле, югары дөньяви һәм дини белемгә ия белгеч-укытучылар укыта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100