Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәчеттәге сәдака әрҗәсеннән акчаны кем урлаган?

Казанның полиция хезмәткәрләре мәчет карагын тоткан. “Промышленный” җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшләүчеләр мәчеттәге сәдака әрҗәсеннән акча урлауда шикләнелүчене кулга алган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_top_970_100
Мәчеттәге сәдака әрҗәсеннән акчаны кем урлаган?

Җинаять 22 нче ноябрьдә эшләнә.19 яшьлек егет мәчеткә килгән һәм бер 20 минут тирәсе вакыт шунда булган. Кеше-кара булмаудан файдаланып, сәдака җыю әрҗәсен ачып, андагы акчаларны урлый. Якынча 30 мең сум акча алган дип исәпләнә.

Хәзер каракның эше хокук сакчылары кулында. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең 2 нче часте (караклык) буенча җинаять эше кузгатылган. Полицейскийлар җинаятьченең кем икәнен ачыклап, аны Яшел Үзән районы бистәләренең берсендә тоткарлый. Бактың исә, бу егетнең кыңгыр эшенең беренчесе генә түгел икән, 23 нче ноябрьдә Вахитов районындагы мәчеттән акча урлауда да аның кулы уйнаган.

Хәзерге вакытта барлык тикшерү эшләре үткәрелгән. Егет үз гаебен тулысынча таныган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100