Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биектау районы Чыпчык авылы халкы: «Мәчетне дә, чиркәүне дә бергә төзедек!»

Татар һәм рус – ике милләт турында сүз башласак, без, журналистлар, һәрвакыт сак булырга тырышабыз. Чөнки уйламыйча әйтелгән артык сүз ике арада низаг чыгарырга мөмкин. Ә бу бик хәтәр – телисеңме, юкмы, күршең белән тату яшәргә кирәк...

news_top_970_100
Биектау районы Чыпчык авылы халкы: «Мәчетне дә, чиркәүне дә бергә төзедек!»

Шактый күзәткәннән соң бер нәтиҗәгә килдем: тамырлары белән Казаннан, Татарстаннан булган руслар татарларга ихтирам белән карый. Алар безнең традицияләрне белә, динебезне хөрмәт итәләр. Һәрхәлдә, күпчелеге шулай. Ә менә каяндыр читтән күченеп килгән русларның күбесе татар дигән милләтнең сан ягыннан Россиядә икенче урында торуын онытып җибәрә кебек. (Шул исәптән татар җиренә аяк басуларын да!) Татар теле сәгатьләре күп дип, өч ел элек нәкъ менә шул килмешәкләр тавыш чыгарды да. Ә үзебезнең руслар аңлый: күршеңнең телен белү бер дә зыянга түгел… 

Күрше күрә кыланыр…

Биектау районында Чыпчык авылы бар. Чагыштырмача бик зур ул: 1925 кеше яши, 500дән артык йорт бар. Андагы халыкның илле ике процентын — татарлар, кырык җиде процентын — руслар, калганын башка милләт вәкилләре тәшкил итә. Күптән түгел шул зур салада булып, толерант яшәүнең чын үрнәген күреп кайттым.

Казан ханлыгы чорында Чыпчыкта татарлар яшәгән. Ләкин Иван IV гаскәрләре чукындыру сәясәте алып бара башлагач, җирле халык тау-таш арасына күченгән. Ә бу җирләргә руслар килеп урнашкан. Тик авылның исемен үзгәртмәгәннәр, бары «Чыпчуги» дип руслаштырганнар гына. Һәм гасырлар узганнан соң, бирегә янә татарлар күченеп килгән. Моның сәбәпчесе — «Дружба» совхозы оешу була. Җитмешенче еллар башында совхоз җитәкчелеге Чыпчыкта ике катлы йортлар төзи башлый. Һәм эшкә килүчеләргә бушка фатирлар бирә.

Ирле-хатынлы Мөхәммәдиевлар да шул торакларга кызыгып, авылда калучы күп татар гаиләләренең берсе.

Мин үзем күрше Байкал авылыннан, — диде гаилә башлыгы Исмәгыйль Мөхәммәдиев. — Фирдәвес белән гаилә коргач та, бер елдан артык Казанда кеше фатирында яшәдек. Чыпчыкта бушка фатир бирәләр дигәч, 1974 елда кайтып киттек. Фатир дигәч тә… егерме алты квадратлы, бер бүлмәле торак иде инде ул. Бер-бер артлы кызыбыз, улыбыз туды. Ике бала белән яшәргә бик авыр анда. Шуңа да биш елдан соң бу нигезгә йорт салып кердек.

Тора-бара Чыпчыкта Мөхәммәдиев кебек йорт салып чыгучылар күбәя. Иң кызыгы — татарлардан күреп руслар да капка, койма ясап куя башлыйлар.

— Хәзер генә ул кайсында руслар, кайсында татарлар яшәгәнен белеп булмый, — дип тормыш иптәшенең сүзен җөпләде Фирдәвес Мөхәммәдиева. — Җитмешенче елларда нык сизелә иде. Руслар капка, койма куеп бик азапланмаган. Бездә бит күршеңә карап эш йөртү гадәте бар. Йортлар сала башлагач, руслар да безнең кебек капка-койма ясады, тирә-якны пөхтәләделәр. Безнең ике якта да руслар яши. Күз төшерерсез, бөтен җирләре ялт иткән. Тәртипле, зыялы кешеләр.

— Әйе, — диде Исмәгыйль абый. — Күршеләребез бик әйбәт. Көн саен кич белән бергә йөрергә чыгабыз. Берәр йомыш төшсә дә, иң беренче эш итеп, алар капкасын шакыйбыз.

«Нельзя, намаз читают!»

Чыпчыкның авыл мулласы Рәшит абый Мөбәрәкзядин белән дә очраштым. Җыйнак кына гәүдәле, җор телле бабай ул.

Рус, башка милләт вәкилләре булган авылдашлар белән тату яшибез, — диде Рәшит абый. — Мәчет салганда да бөтен халык ярдәмгә килде. Мәчеттән азан әйтеп кайтканда, руслар: «Ай, бабай, хорошо поешь», — дип калалар. Динебезгә, үзебезгә дә хөрмәт белән карыйлар. Хәер, без дә шулай. Бер-беребезне дини бәйрәмнәр белән котлауны әйткән дә юк. Күчтәнәчен күтәреп, иң беренче рус күршең керә.

Авыл кешеләре тагын бер кызык хәлне сөйләде: мәчеттән азан әйткәндә, руслар да эшләрен куеп тора икән. Бер-берсенә:

Нельзя, намаз читают, — диешәләр.

 Рәшит абый тормыш иптәше Зәйтүнә апа белән илле сигез ел гомер итә. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Гаилә башлыгы озак еллар «Дуслык» совхозында агроном булып эшләгән, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә ия. 

— Чыпчыкка күченеп килгәнгә кырык җиде ел булды, — диде Рәшит абый. — Тумышым белән Балтач районының Түнтәр авылыннан мин. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач та, агроном итеп Биектау районына җибәрделәр. Шул ук елны Зәйтүнәгә өйләндем. Бер елдан соң «Дружба» совхозына агроном итеп билгеләделәр. Менә шулай Чыпчык кешеләре булып куйдык.

Рәшит абый белән Зәйтүнә апа - авылда мөселман зираты, мәчет салдыруны башлап йөргән кешеләр. Чөнки әле туксанынчы еллар азагына кадәр кешеләрне, үлгәч, туган җирләренә алып китеп җирләгәннәр. Күрше Байкал авылында да күмгәләгәннәр.

1999 елда татар зираты өчен бер гектар җир бирделәр, — дип сүзен дәвам итте Чыпчык авылы мулласы. — Авыл халкы ярдәме белән аны яшел калай белән әйләндереп алдык. Капка, кирәк-яракларны саклау өчен йорт та эшләп куйдык. Ел саен 1 майда барлык мөселманнар да җыелып өмә үткәрәбез. Читтән дә кайталар.

Инде зиратлы булгач, авыл халкы мәчет кирәк, дип җилкенә башлый. Һәм теләкләренә ирешәләр дә.

— 2008 елда мәчеткә нигез салынды, — дип сүзгә кушылды Зәйтүнә апа. — Кызыбыз Мәликә бер иганәче тапты. Дөрес, авыл халкының, аерым кешеләрнең дә көче күп керде.

Бүген Чыпчыкның йөз квадрат метрлы Аллаһ йорты юл кырыеннан ук балкып тора.

Алда әйткәнемчә, Чыпчыкта яңа чиркәү дә бар. Аңа мәчеттән соң, 2011 елда нигез салына. Ә 2014 елның 1 мартында чиркәү ишекләрен ача. (Сүз уңаеннан, аны элеккеге урынында төзегәннәр. Чыпчыкта 18нче гасырда ук чиркәү була, тик совет чорында аны җимерәләр.) Нәтиҗәдә, бер авылда ике гыйбадәтханә халыкка тыныч кына нур тарата.

…Менә шундый үзенчәлекле авыл. Җирле халык бер-берсенең гореф-гадәтләрен генә түгел, телен дә белә. Аларда татарга, руска бүлү юк. Балалар кечкенәдән бер-берсенә ихтирам белән үсә.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100