«Мәче түгел, чүпрәк бит бу!» Инстаграмда Алмаз Мирзаяновның мәчесен тикшерәләр
Татар эстрадасы артисты Алмаз Мирзаянов концертының авылдагы сугым көненә туры килүенә шатлана.
"Мин дә, мәче дә шатбыз", - дип язган артист.
Инстадуслары да мәче өчен шатланган.
"Әзерне салып алып китәбез диген!"
"Авылда рәхәт инде, эш булмаганда!"
"Мәченең шатланганы күренми".
"Үгез егарга кеше булды дип сөенеп туры китергәннәрдер әле!"
"Мәчең дә эре сөякле, үзеңә охшаган".
"Мәчет түгел, чүпрәк бит бу!" - дип шаяртып язган бер дусты, күптән түгел генә Гүзәл Уразованың юлда бәрдереп кителгән мәчене чүпрәк дип атавына ишарә итеп.