news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәҗбүри вакцинациягә каршы чыгыш ясаучы коммунист ковидтан вафат булган

«Авыр ковид инфекциясе җитди катлауланулар барлыкка китерде, организм аларны җиңә алмады», — дип хәбәр иткән Ярославль Сәламәтлек саклау департаменты.

news_top
Мәҗбүри вакцинациягә каршы чыгыш ясаучы коммунист ковидтан вафат булган
https://pixabay.com

КПРФның Ярославль төбәк фракциясенең беренче секретаре Александр Воробьев 72 яшендә ковидтан вафат булган. Ул партиядәшләре белән бергә вакцинациягә каршы чыгыш ясаган иде. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Кызганычка каршы, сугыш ветераннары госпитале табибларының тырышлыгына карамастан, Александр Васильевич Воробьевны коткарып булмады. Авыр ковид инфекциясе җитди катлауланулар барлыкка китерде, организм аларны җиңә алмады»,  — дип хәбәр иткән Ярославль Сәламәтлек саклау департаменты.

Биредәге матбугат чаралары белешмәсе буенча, Александр Воробьев мәҗбүри вакцинациягә катгый каршы чыгыш ясый, пикетларга чыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар