news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

М-7 трассасында 76 яшьлек хатын-кыз Kia машинасында каршы як полосадан йөргән

news_top

Казан янында М-7 трассасында 76 яшьлек хатын-кыз идарә иткән Kia Picanto каршы як полосадан йөргән. Әлеге кадрлар сурәтләнгән видеоны Казан Дәүләт автоинспекциясе социаль челтәрләрдә урнаштырды.

Хокук бозу 19 августта 11:30 сәгатьтә М-7 трассасының 832нче километрында видеокүзәтү камерасы ярдәмендә теркәлгән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобиль белән идарә иткән кешенең кем икәнен ачыклаган. Руль артында 76 яшьлек хатын-кыз булган.

Пенсионер хатынны ЮХИДИ бүлегенә чакыртып, аның белән профилактик әңгәмә үткәргәннәр. Шоферга карата административ беркетмә төзелгән, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар