Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Миләүшә Сафинага хәзерге ире телевизордан күреп гашыйк булган

news_top_970_100
Җырчы Миләүшә Сафинага хәзерге ире телевизордан күреп гашыйк булган
"Татар-информ" архивы

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында җырчы Миләүшә Сафина үзенең шәхси тормышы турында сөйләде. Беренче гаиләсе таркалгач, ул авыру кызы белән әти-әнисе янында яши башлый. 

«Икенче тапкыр кияүгә чыкканчы Балтачта яшәдем. Балам да авыру, ирем дә юк, җырчы да булып китә алмадым. 25 яшьлек хатын-кыз әти-әни өстендә, акча да эшли алмыйм. Депрессиягә киттем, бернәрсә мине сөендерми иде. Әтинең мине дә, Мәрьямне дә бәхетле күрәсе килә иде инде. Әти эченә җыеп барган инде, әниләр көчле, сабыр була бит инде. Әти Мәрьям өчен «үлеп тора» иде. Әти вафат булгач, аның кебек кеше юк, безнең тормышта андый кеше булмас та инде, дип уйлый идем. Андый кеше очрады.

Хәзерге ирем турында әйткәндә, 4 ел элек «ТНВ» каналында бер тапшыру чыкты, күз яшенә батып, мин Мәрьям турында сөйләгән иде. Шушы тапшыруны булачак ирем күреп алган. Ул – Чүпрәле егете, мишәр. «Фәгыйль мунчадан чыкты да, телевизор каршына басты да катып калды. Әни, бу кем, бу кызның исеме ничек, дип сорады», – дип сөйли хәзер кайнана.

Ул мине социаль челтәрдән эзләп тапкан да карап барган. Ул миңа үпкәләгән, «мин язылдым, ул да язылырга тиеш» дип уйлаган.  Мин ул вакытта аерылганнан соң яңа «үземә килгән» идем. Кукмарада балаларга вокал дәресләре бирә башлаган идем. Бу эш миңа ярдәм итте, үземне кирәкле итеп тоя башладым.

Апрельдә әтием үлеп китте. Әни белән миңа 3 ай бик авыр айлар булды. Июль ае җитте. Фәгыйль яза миңа. Исенә төшкән дә язарга булган. «Сезнең белән күрешергә ярыймы», – дип язды.

Мин уйлап та тормадым. Шундый җиңел булды. Беренче көнне язды, икенче көнне күрештек, өченче көнне эштән соң Балтачка кайтты. «Әйдә, егет белән кыз булып очрашып йөрик», – диде. Миңа 30 яшь тула иде. 30 елда миңа бер кешенең дә алай әйткәне булмады.

Аны кызым Мәрьям белән таныштырдым. Миңа бик мөһим иде аның Мәрьямгә ничек каравы. Ул Мәрьямгә карап селкенми дә тора. Аңлап булмый нәрсә уйлаганын. Беренче күргән кеше куркып калырга мөмкин. Кызым сөйләшә белми бит инде, кисәк кычкыра, кулларын, аякларын дыңгырдата, без ияләнгән инде. Фәгыйль карап торды. «Курыкмадыңмы», – дип сорадым. «Башта курыктым», – диде. Бик җиңел булды, аңлатып утырасы булмады. Ул Ходайдан язылган кеше булды миңа. Ул килеп керде дә мине дә, Мәрьямне дә кабул итте. Мине яратты, Мәрьям –мин бит инде ул, аны да яратып кабул итте. Әни белән дә танышты.

Бер-ике атнадан әти-әнисе белән таныштырырга Чүпрәлегә алып кайтты. Кайнана, үз кызы кебек итеп, кочаклап каршы алды. Мине беренче тапкыр күрә, авыру бала бар икәнен дә белә.  Ул вакытта алар: «Улым, үз-үзеңә ышансаң, чынлап яратсаң, ул кешеләр өчен җаваплылык алырга әзер булсаң, без риза. Булдыра алсаң, бар», – дигәннәр.

Фәгыйль – чып-чын ир-ат. Бернидән курыкмый. Искиткеч гаилә. Бәхетемә ышана алмадым, ничек шундый гаиләгә эләктем.. Минем әти кебек кешеләр. Әти мине ялгызым гына калдырмады, минем урынга шушы гаиләне калдырган кебек булды.

Фәгыйль, мин, Мәрьям – өчебез Чехиягә киттек. Әле никах укытылмаган иде, безнең мөнәсәбәтләрне сынау булды. Ул самолетка утырудан курка икән, безнең өчен дип, беренче тапкыр самолетка утырды. Мин аны Чехиядә тикшердем. Ул Мәрьямнең памперсын да алыштыра, селәгәйләрен сөртә, ашата-эчертә. Шуннан минем кеше булуына ышанып кайттым. Ул да минем нинди әни булуымны, борчулы вакытымны, нервыланганымны да күрде. «Син ризамы моңа?» –  дидем. «Син нәрсә сөйлисең инде?» – диде ул. Чехиядән кайткач, ноябрьдә никах укыттык. Декабрьдә бала көткәнебезне белдек. Минем өчен яңа тормыш, бәхетле тормыш башланды.

Гел хыяллана идем, Мәрьямгә иптәшкә 2 малай алып кайтырга. Улыбызның тәпи китүе миңа могҗиза булды. Әни булуны икенче төрле татыдым. Болай да була икән, дип уйладым.

Бала тудыру йортыннан чәчәкләр белән каршы алсыннар иде, дип хыялландым. Данияр тугач, туганнарым, кайнаналарым, әни, ирем, Мәрьямем каршы алды. Әкият кебек булды. Хыялым чынга ашты.

Даниярга 1 яшь тулгач, икенче улыбыз Диасны көтә идек инде. Ике улыма карыйм да, әле дә ышана да алмыйм. Һәрбер секундның кадерен белеп яшим. Җиңел бирелмәде, көтеп алган, сорап алган бәхетем», – дип, күз яшьләре аша сөйләде ул.

Җырчы икенче ире белән танышуы һәм кавышуы турында «Татарстан – Яңа гасыр» каналы видеосында 27.12 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100