news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

М-5 юлында коточкыч фаҗига: яшь кыз идарә иткән машинада өч кеше һәлак булган

news_top
М-5 юлында коточкыч фаҗига: яшь кыз идарә иткән машинада өч кеше һәлак булган
Фото: Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Туймазы районында авариядә 3 кеше һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» яза.

М-5 «Урал» юлында «Дэу Нексия» машинасы «Скания» йөк машинасына бәрелә. Җиңел автомобиль белән 25 яшьлек кыз идарә иткән.

Авариядән соң, җиңел машина юл кырыена төшеп каплана, аңа ут каба. Йөртүче кыз, салондагы 2 пассажир «ашыгыч ярдәм» килгәнче үлә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар