Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

М-5 «Урал» трассасында фура белән авариядә өч кеше үлгән

Фаҗига Сызрань районында булган.

news_top_970_100
М-5 «Урал» трассасында фура белән авариядә өч кеше үлгән
Эчке эшләр министрлыгы

Самара өлкәсендә М-5 «Урал» трассаның 937 нче километрында Сызрань районында юл фаҗигасендә өч кеше үлгән, тагын бер кеше имгәнгән. Бу турыда РЕН ТВ Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

DAF йөк машинасы ВАЗ-2104 җиңел автомобиле белән бәрелешә. Фаҗига 5 мартта 14 30 сәгать тирәсендә була.  

Якынча белешмә буенча, ВАЗ-2104 машинасын йөртүче алдагы автомобильне узарга чыга. Юл шартлары катлаулы булу сәбәпле, ул идарәсен югалта. Шулай итеп җиңел машина каршыга килә торган DAF йөк машинасына бәрелә.

Авариядә җиңел машинаның йөртүчесе, салондагы пассажиры табиблар килеп җиткәнче үк үлә. Аннары тагын бер кеше үлеме турында билгеле була. Җиңел машинадагы тагын бер пассажир имгәнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100