Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Люция Мусина: «Рөстәмгә кияүгә чыгарга уйламый идем»

Люция Мусинадан интервью алдым. «Без кешене тәрбияләргә тиеш, шуңа матур әйберләр генә языйк», - ди ул.

news_top_970_100
Люция Мусина:  «Рөстәмгә кияүгә чыгарга уйламый идем»
Рамил Гали

«Рөстәм белән тавышларыбыз туры килми»

Улыгыз армиядә, Люция апа. Үзгәреп кайтыр дип курыкмыйсызмы?

Айрат улым китте, әйе. Башта бераз куркыткан иде дә. Әле ул быел барырга тиеш түгел иде. Шушы коронавирус дип, концертлар да юк бит. Алай үзгәрер дип уйламыйм. Айратның холкы бирешә торганнардан түгел. Әле мәктәптә укыганда, сыйныфларында тәртипсезрәк малай бар иде. Бу егет гел Айратка бәйләнә иде. Айрат: «Әни, һаман миңа бәйләнә ул», — дия иде миңа. Мин: «Берүк сугыша күрмә», — дидем. Айратның: «Әни, чыдый алмыйча, берне кундырырмын», — дигәне дә бар иде. Бер көнне, күрәсең, ачуын нык китергән булгандыр, Айрат моңа суккан. Шуннан соң шул малай бер тапкыр да Айратка тимәде.

Ә болай Айратның сугышып, кыйналып кайтканы бармы?

Юк, Аллаһка шөкер, Айрат тәрбияле бала. Улым догаларны да белә. Алланың бар икәненә ышангач, тәртипсезләнеп булмый бит.

Әллә эчми дәме?

«Әни, башкалар эчә. Миңа да тәкъдим итәләр», — дигәне бар иде. Эчеп, кеше үзен генә бетерә. Берничә сәгатькә онтыласың, проблемаларыңны да онытасың, әйе. Әмма икенче көнгә проблема күбәя генә. Әле өстәвенә башың авырта, организмыңны да агулыйсың. Мин үзем дә эчмим. Укырга килгәч, бергә яшәүче кызлар: «Без сине эчәргә өйрәтәбез әле», — дигәннәр иде. Барыбер өйрәнә алмадым. Һәм Аллаһка шөкер!

Әллә Рөстәм абый да эчмиме? Ир буларак нинди ул?

Рөстәм абыең менә дигән ир! Төпле, сәләтле, ихлас… Ул ясалма була белми, нәрсә уйлый — шуны әйтә. Гаилә өчен үлеп тора, безнең өчен тырыша. Ир-ат буларак игътибарны һәрвакыт биреп тора. Мин аңа яратып кияүгә чыктым. Хатын-кыз бәхете шулдыр инде ул. Ә эчүгә килгәндә, шул кунаклар килгәндә генә, бераз гына, әмма чамасын белеп.

Ничек таныштыгыз сез?

Аны беренче тапкыр күргәч, гашыйк булмадым. Җырчы икәнен дә белмәдем. Татар дискотекаларын оештыручы Рәис Шакиров белән танышкан идем. «Килегез, җырчылар белән таныштырырмын. Алар сезгә фонограмма ясатырга да булышырлар», — дип, безне дискотекага чакырган иде ул. Хәзер фонограмма турында белешим дип, Рәис абыйның бүлмәсенә кердем. Ә ул анда юк. Аның урынында Рөстәм утыра иде. Шулай итеп сөйләшеп киттек. «Кем син? Кайда торасың?» — дип сораша бу. Чын дөресен әйтәм, мин аның җырчы булуын белмәгән идем дә. Соңыннан гына бергә торучы кызларым: «Матур җырлый бит ул» — дип әйтте.

Ул сездән өлкәнрәк бит? Аерма сизеләме?

Рөстәм абыең тугыз яшькә өлкәнрәк миннән. Әмма ул яшь аермасы бер дә сизелми. Аның белән беренче тапкыр сөйләшкәндә, әллә кайчан белгән танышым кебек иде ул миңа. Яшь аермасы әллә ни мөһим түгел ул. Кешесе яхшы булсын. Бер-береңне аңлап, терәк булып яшәргә кирәк. Яшь аермалары әз булганнар да аерылыша.

Үзегезнең егетләрегез бар идеме?

Рөстәм башкалар белән аралашырга, күрешергә җай бирмәде. Минем әллә ни исем китмәде. Күпме кит, дисәм дә, янымда кала иде. Ә мин, кияүгә чыгасым килмәгәч, бөтен егетләрне дә куа идем. Ул елларда җырчы булу төп максатым иде.

Ник чыктыгыз соң кияүгә?

Рөстәм тәвәккәл кеше. Әмма, мин аның белән йөргәндә дә, кияүгә чыгам дип йөрмәгән идем. Шулай да ул үзенә гашыйк итте. Ул миңа бик игътибарлы иде.

Сезнең җырлавыгызны белә идеме?

Мин аңа әйткән идем, әлбәттә, ләкин ул җырлаганымны соңрак кына ишетте. Берсендә Габделфәт Сафин белән Әлмәт ягына концертка бардым. Концерттан соң өйгә кайтканда, тукталыштан Рөстәмне дә алдык. Шуннан соң автобуста бергә кайттык. Рәхәт иде шундый!

Нинди әни сез, Люция апа?

Үзем әйбәт әни булырга тырышам. Күп борчылам мин. Башка әниләрнең исләре дә китмәскә мөмкин, ә мин гел аларның артларыннан гына карап тора идем. Хәзер балалар үсеп җитте инде, Аллаһка шөкер.

Концертларга киткәндә, балаларны калдыргансыздыр. Алар үпкәләми идеме?

Үпкәлиләр иде, әле ничек кенә. Берсендә Айрат, үпкәләп, мине үз бүлмәсеннән куып чыгарган иде. Алар ташлап китә дип уйлыйлар иде микән?.. Соңыннан үсә баргач, эшләргә генә киткәнне аңлаттым.

Хәзер Люция Мусина үзе генә концерт куймый бугай ул, әйеме?

Концертларны Рөстәм белән икәү эшлибез. Балаларыбызны да алып, гаилә концертлары куеп йөрибез. Алай акча ягыннан да кулайрак булып чыга. Аерым-аерым да җырлаган чаклар булды. Безнең дуэтта ул баш. Мин үз фикеремне әйтәм, әлбәттә. Әгәр дә ул башкача уйлый икән, аныңча була. Ә минем фикеремне башка концертта кулланабыз.

Нишләп сез Люция Мусина белән Рөстәм Закиров түгел? Яисә Люция-Рөстәм Закировлар?

Безгә дуэт буларак җырларга тәкъдим итәләр иде. Әмма безнең тавышларыбыз туры килеп бетми. Минем үземнең «тональность»та җырлыйсым килә. Рөстәмгә минем октавамда җырлау авыррак бирелә. Үз тавышыңны матур итеп күрсәтәсе килә бит. Шулай да барыбер дуэт җырларыбыз бар. Башта авыррак булды, Рөстәм дә кабул итмәде. Элек дуэтлар җырлау модада түгел иде. Бергә башкарган җырларыбыз бар. Бары тик алар яздырылмаган. Без аларны банкетларда, концертларда җырлыйбыз. Берәр яздырып, ул җырларны Интернетка урнаштырасы иде.

Акчаны ничек бүләсез?

Безнең гаилә бюджеты уртак. Гаиләбезне акча ягыннан ул тәэмин итә. Концерттан соң миңа эшләгән өчен акча бирә. Бу акчаны үземнең кирәк-яракларыма кулланам. Әгәр өйгә берәр нәрсә кирәк булса, Рөстәмгә әйтәм. Бергә, киңәшләшеп, алабыз.

Әле күптән түгел туган көнегез иде. Сөекле ирегез нәрсә бүләк итте?

Акча бирде. Чәчәк тә бүләк итте. «Менә мин сиңа әйбер алсам, сиңа ошамаска мөмкин», — ди ул.

Күпме акча?

Җитәрлек.

«Элегрәк „блат“ кирәк иде»

Сезнең популяр җырларыгыз бармы ул?

Мин үз җырларымны булдырдым. Институтта укыганда, концертларда Зәйнәб белән Хәния апаларның җырларын башкара идем. Берсендә мине Зәйнәб апага охшаттылар да, үзем булмаганга кәефем төште. Мин бит Люция Мусина, Зәйнәб түгел. Кеше җырын җырлап, танылып булмаганны аңладым да үз җырларымны булдырырга тырыштым. Кассеталарым да бар. Күп җыр яздыра идем. Ул вакытта интервьюга чакыручылар да күп була иде. Радиодан да, телевидениедән дә шалтыраталар иде.

Хәзер сез артык популяр түгел, әйеме?

Мин беркайчан да популярлык артыннан кумадым. Минем бары тик җырлыйсым гына килә иде. Теләкләрем тормышка ашты. Элегрәк кеше таныса, мин ояла идем. Ә хәзер ничек бар, шулай. Беренче чиратта, мин хатын-кыз, әни. Соңыннан гына җырчы. Концертларыма йөрүчеләр бар, Аллаһка шөкер. Мин үз концертларымны куярга бик яратам. Аларда рәхәтләнеп җырлыйм. Ә Рөстәмнең концертларында бер алты җыр гына җырлый идем. Әле анда башка чакырылган артистлар да була.

Тамашачы концертларга йөриме?

Хәзер артистлар да күп шул. Акчасы күп булмаганнар ай саен бер генә концертка бара ала. Берсендә миңа: «Шушы концертларның бөтенесенә барасым килә, ләкин берсенә генә бара алам», — дигәннәр иде. Шулай итеп, кайсыдыр җырчылар төшеп кала. Ә кемгәдер бәхет елмая.

Җырчы булыр өчен акча кирәкме ул?

Хәзер кирәк, ә элек алай булмады. Элегрәк «блат» кирәк иде. Телевидениегә җырыңны алып килгәч, ошатсалар, уйнатачаклар. Ошамый икән, кире кайтарып җибәрәләр инде.

Әллә «блат» бар идеме?

Юк, «блат» бер дә юк иде. Үзләре ошатып алдылар. Андый танышларым кайдан булсын инде? Мин бит гади авыл кызы. Укырга дип Казанга килгән идем. Кызлар белән тулай торакта яшәдек. Җырчы булу максатына мин үзем бардым. Хәтта фонограмма яздыруны да үзем эшләттем. Югыйсә, Рөстәм абыең белән ул вакытта йөри идек инде. Аннан ярдәм сорамадым. Мөрәҗәгать иткән булсам, ярдәм итмичә калмас иде әле.

«Бәхет тәме» җыры бар. Ничә сум акча «салдыгыз» аңа?

Ротациягә 300 мең түләдем.

Күп түгелме?

Күп дип… Эшләп торабыз бит. Шушы җыр белән банкетларга чакыралар. Мин акча артыннан кумыйм. Әгәр теләсәм, чит төбәкләргә дә чыгып китәр идем. Рөстәмем бар, Аллаһка шөкер.

Сезне хатын белән ир дип белмәүчеләр бармы?

Андыйлар да бар. Берсендә концерттан соң бер егет, яныма килеп, мәхәббәт аңлата башлады. «Яратам», — ди бит инде хәзер. Рөстәм ишетте дә моны: «Минем хатын ул», — дип кискен генә әйтеп куйды. «Нинди синең хатын булсын ул?! Юкны сөйләмә», — ди тегесе. Соңыннан Рөстәм тагын бер кабатлап әйткәч, гафу үтенде дә китте.

Рөстәм абый сезне берсендә ашарга пешерә белмәүдә гаепләгән иде…

Соң балалар кечкенә чакта җитешмәгән чакларымны искә төшереп әйткәндер. Ашарга да пешер, баланы да кара… Әле кер юу машиналары ул вакытта юк иде. Ә баланың киемен еш алмаштырырга кирәк. Рөстәм берсендә шундый вакытта кайтты: ашарга пешеп җитмәгән иде әле. Ничек инде мин ашарга пешермим?! Барысын да пешерә беләм, Рөстәм дә минем тәмле итеп сыйлый алуымны белә.

Рөстәм абый сезне яратамы соң?

Әлбәттә, ярата. Әгәр яратмаса, аны ашау белән дә, бала белән дә, чибәрлек белән дә тотып булмый.

Эльвира Хәйруллина белән кодаладылар аларны, әйеме?

Ул елларда Эльвира Хәйруллина танылган җырчы иде. Рөстәм аны концерт куярга чакырды. Халык җыярга танылган кеше кирәк бит инде. Махсус «пиар» ясады алар. Имеш, Рөстәм Эльвирага өйләнә икән. Авылга кайтып сыерын да сауган, ди. Менә шулай сүз чыгардылар. Бу вакытларда без Рөстәм белән йөри идек инде. Рөстәм миннән: «Менә шулай язсак, син ризамы?» — диде. Ул бит миңа егет кенә иде. Ә егет бүген бар, иртәгә булмаска мөмкин. Әйтәм бит, кияүгә чыгам дип йөрмәдем.

Шулай да, Аллаһка шөкер, гаилә коргансыз.

Аллаһка шөкер, исән-сау яшибез. Язган булса, барыбер үзеңнеке була ул. Талашып, аерылышуга җиткәнебез юк. Еллар узгач, мәхәббәт бетә, диләр. Ул, киресенчә, ныгый гына, чөнки кеше тулаем синеке була. Ул синеке, шуның белән бетте. Әти-әни үзара сүзгә килгәндә, әнием: «Китәм, китәм», — дия иде. Әти аңа: «Китәрсең инде, әйе», — дип шаярта иде. Гаилә тормышында төрле хәлләр була, шуңа күрә бер-беребеңне хөрмәт итәргә, сабыр була белергә кирәк. Рөстәм дә әти буларак үз сүзен әйтә, тәрбияли белә. Тормышымда иң беренче һәм мөһим рольләрем — ул ир хатыны һәм балаларымның әнисе булкым. Шушы рольләремне бик яхшы үтим, Аллаһка мең шөкер!

Люция Мусина 1976 елның 3 августында Лениногорск шәһәрендә туа. 1993 елда Казанның мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә. 2000 елда Люция Мусина җырчы Рөстәм Закировка кияүгә чыга. Бүген аларның малай белән кыз үстерәләр. Улларының исемнәре Айрат, ә кызларының исемнәре Миләүшә. Айрат та, Миләүшә дә сәләтле балалар.

Бүгенге көндә Люция Мусинаның алты клибы, 4 альбомы бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100