Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Люция Ганиуллинага ураза турында постлар ошамый: «Бәдрәфкә йөргәнне дә күрсәтик!»

Биюченең бу постына бер генә каршы язучы да булмаган.

news_top_970_100
Люция Ганиуллинага ураза турында постлар ошамый: «Бәдрәфкә йөргәнне дә күрсәтик!»
https://www.instagram.com/lusivostok/

«Кызлы йорт» вәкилләре - Ганиуллиналарның берсе, биюче Люция Ганиуллина-Кузьмина уразага бәйле постларны ошатмавын язган.

«Изге Рамазан ае башланды. Инстаграмда башланды: бөтенесе яулыктан, без нинди әйбәт, безнең ифтарны карагыз, без дога кылабыз, карагыз мин мәчеттә, менә мин сәдака бирәм!

Але, кешеләр? Нигә сез моны күрсәтеп эшлисез? Минемчә, бу синең шәхси эшең, син аны үзең өчен эшлисең. Без бәләкәй чакта бабайлар һәм әбиләрнең намаз укыганын да күрмәдек, чөнки алар күрсәтеп эшләмәде. Хәзер нигә барыгыз да күрсәтеп эшли? Әллә мин хаклы түгелме? Шулай булырга тиешме? Ләкин алай булса, әйдәгез, бәдрәфкә йөргәнне дә күрсәтик!» — дип язган ул.

Люциянең бу постына бер генә каршы фикер язучы да булмаган.

«Рамазан ае башланды дип, яулыктан төшкән фотоларны кертә башлыйлар, модасы шундый микән? Иң мөһиме күңелдә булганы».

«Ел буе эчеп, тартып йөриләр дә, бер ай тәти булып кыланалар. Кылган гөнаһлары шулай бетәр дип уйлыйлар ахыры».

«Башта кешеләр шашлыкта дуңгыз ашап, сыра эчкәнен куя, аннары бәйрәм башлангач, шул темага фото куя. Мин үземне гөнаһлы хис итә башлыйм. Алар эшли, миңа оят».

«Бу бит шәхси әйбер. Әйдәгез, тәһарәт алганны да куегыз».

«Ай буе ифтарга нәрсә әзерләгәннәрен кертү башлана».

«Кем чын күңеле белән эшли, ул аны күрсәтеп эшләми. Дин күңелдә булырга тиеш».

«Син бигрәк кыю.Күпләр өчен Иман ритуалга әйләнде. Мәҗүсилектән күп әйбер. Чатларда открытка атып утыралар. Башта иманыгызны күрсәтегез».

«Кешеләр үзләренә ничек игътибар җәлеп итәргә белми».

«Махсус эшләнгән әйбер үзеннән этәрә. Күрсәтергә куелган сафлык фахишәлектән яман дигән әйтем бар».

«Безнең әбиләр хәзерге әбиләр сыман өйдән өйгә ләчтит сатып йөрмәделәр, буш вакытлары юк иде».


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Начался священный месяц Рамадан ? И конечно же началось в Инстаграмме, все в платках посмотрите какие мы хорошие , посмотрите это наш ифтар , смотрите мы молимся , это наш сухую, смотрите это я в мечете , смотрите это я садака даю❗️ АЛЕ НАРОД ⁉️⁉️⁉️⁉️⁉️⁉️Почему вы это делаете на показ❓❓❓ На мой взгляд это личное, ты это делаешь себя . Когда маленькие были мы даже не видели как наши дедушки и бабушки намаз читали , потому что они это делали не на показ !!!! Почему сейчас все делают на показ ???? Или я не права ?! Может так и должно быть ???? Но давайте тогда будем выкладывать как мы ходим в туалет ?

Публикация от ЛЕЙЛА ВОСТОК ❤️ (@lusivostok)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100