Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Люция Әблиева үзенең «Тормыш тудырган мәхәббәт» әсәре героеның иҗат кичәсендә булган

Әсәре героеның да иҗат кичәсе була икән. Бу хакта Люция Әблиева бу хакта «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
Люция Әблиева үзенең «Тормыш тудырган мәхәббәт» әсәре героеның иҗат кичәсендә булган
Люция Әблиеваның шәхси архивыннан

Язучы, шагыйрә Люция Әблиева үзенең «Тормыш тудырган мәхәббәт» әсәренең героинясы иҗат кичәсендә булып кайткан. Бәйрәм Чакмагыш районы Рапат авылында булган. «Башкортстанда «Тарих язар идем ташына» дигән әдәби марафон бара. Менә ул Чакмагыш районына да килеп керде. Район җитәкчелеге һәм иҗат берләшмәсе бу марафонны ветеран укытучы Рәсимә апа Ильясованың иҗатына багышларга булганнар. Бу иҗат бәйрәменә район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты Ирек Усманов, «Тулпар» журналының проза бүлеге мөдире, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Дилбәр Булатова һәм башка кунаклар да бар иде.

Рапат авылы Башкортстанның халык артисты Илфак Смаковның туган авылы да. Монда Рәсимә апа Ильясова җырчының музеен эшләгән. Ул «Үз ягыма кайтсам» дигән китабын Илфак Смаков, аның туган авылы тарихы һәм атаклы кешеләренә багышлаган. Рәсимә апаның тагын 4 шигырь җыентыгы бар», — диде Люция ханым.

Хикәя ветеран укытучы Рәсимә Ильясова истәлекләре буенча язылган. Люция Әблиева үзенең героинясы белән танышуын һәм әсәр язылу тарихын да сөйләп китте.

«Мине «Чакмагыш чаткылары» дигән ватсап төркеменә чакырдылар. Анда әсәрләремне куя башладылар. Шунда без Рәсимә апа белән танышып киттек. Соңыннан ул үзенең тормышының ике йолдызы булган — мәхәббәте турында сөйләде. Берсе — аның мәктәп елларыннан ук бергә укып үскән дусты, аннары ул зур кеше — университет ректоры булган. Икенчесе — Рәсимә апаның тормыш иптәше. Аның белән алар 4 бала үстергәннәр. Кызганыч ки, бу ике ир дә күптән түгел бер-бер артлы вафат булганнар.

Минем бик тә шушы кешеләр арасындагы олы хөрмәтне күрсәтәсем килде. Шул тарихны матурлап, өстәмәләр кертеп яздым. «Тормыш тудырган мәхәббәт» хикәясе шулай туды. Без аның исемнәрен дә бик үзгәртмәдек. Рәсимә — Рәсилә, ире Рабис — Ранис, яшьлек дусты Салават — Самат булды.

Белгән кешеләр турында булгач, бик кызык булачак ул. Ректор республика күләмендә дә билгеле кеше иде.

Әсәрнең, әлбәттә, иҗади өлешләре дә бар. Хикәяне язганда мин героинямның прототибы белән һәрвакытта элемтәдә тордым. Рәсимә апа сөйләгәннәргә тәңгәл эпизодлар уйлап таптым, өзекләрне ул үзе укып барды», — дип аңлатты автор.

«Тормыш тудырган мәхәббәт» хикәясе үз эченә кешенең тулы гомерен сыйдырган әсәр. Монда героиняның мәктәп елларыннан башлап бүгенге көнгә — быелгы язга кадәрге язмышы тасвирланган.

«Китап «Соңлап тотылган җавап» дип атала, анда минем 5 хикәям кергән. Рәсимә апаның иҗат кичәсендә бу хакта аңа сюрприз итеп әйттем. Китапларымны сорыйлар, күптән көтәләр хикәяләр китабын. Аллаһы боерса, китап чыккач, очрашулар булачак.

Ул хикәяләр бар да булган хәлләрдән алып язылган. Күбесенең геройлары инде исән түгел, бәлки, кайберәүләр танышларын да табарлар», — диде язучы Люция Әблиева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100