Люстрага кызыл трусикны кемнәр элә? Ышанмасаң – ышан: акча китерә торган ырым-шырымнар
Кечкенәдән әни, дәү әниләребезнең: «Өстәл сөрткәндә чүп калдырма, ирең шадра була», «Бусагада утырма, үсмисең», «Барыр җиреңә дип өйдән чыккач, кире кермә – юлың уңмый» һәм башка шундый сүзләрен тыңлап, шуңа ышанып үстек. Бүген исә кешеләр нәрсәгә генә ышанмый да, ни генә кыланып карамый. «Интертат» гаҗәпкә калдырдай ырым-шырымнарны барлады.
Үзебезне никадәр генә акыллы, белемле кешеләр итеп санасак та, бер караганда, бигрәк тозсыз, мәзәк кебек тоелган ырым-шырымнар, йолаларга ышанучылар да байтак шул. Бу ышанулар – «ырым-шырымнар» бакчадагы алабутадан да ким түгел. Әле берсе «модада» була, инде башкасы калкып чыга. Кеше туган көнендә бер төрле ритуаллар башкарса, Яңа ел төнендә исә бөтенләй башка гамәлләр кылырга туры киләчәк.
Бу йолалар уңыш кына түгел, ә тормышыгызга күп итеп акча да, ярсызларга сөйгәнен дә табарга ярдәм итәчәген һәр адым саен диярлек әлеге «йола белгечләре» әйтеп тора. Алар, гомумән, тормышыгызга нәрсә кирәк шуларны чакырып китерергә вәгъдә итә. Араларында бигрәк кызыклары бар.
«Люстрадагы кызыл трусик»
Яңа ай туган көнне люстрага кызыл эчке кием, гафу итегез, трусик (хатын-кызларныкын) элеп куйсагыз, галәм ни сорасагыз, сезгә шуны бирәчәк. Берәүләр моны зур акчаларга юрап атса, икенчеләре исә «бай, чибәр егет очрасын иде» дип эшли. Бу эчке киемнең яшеле акча китерә дип тә ышандыралар. Бу ырым-шырымны ничек башкарырга икәне хакында язган «белгечләр» буа буарлык. Трусикны люстрага ничек итеп атасы, атканда ниләр әйтәсе, ул ничек итеп эленеп калырга тиеш – барысы да җентекләп аңлатылган. Бу төсләр «эшләмәсә», башка төрлесен сатып алырга киңәш ителә.
Хатын-кызлар фикер алыша торган форумнарның берсендә бик көлкеле фикер алышу бара. Монда «кызыл трусик» алымын оста файдалана белә торган «белгечләр» дә, бу хакта беренче ишетеп гаҗәпкә калган «тормыштан артта калганнар» да җибәрлек. Әмма фикерләрен укыгач, бу күренеш хакында бу форумдагыларның күпчелеге хәбәрдар һәм әле чыннан да ышана икәнен аңлыйсың.
- ...дөрес түгел ахыры… Элеп карадым: файдасы – ноль!
- Сез дөрес элмәгәнсез! Сикереп ыргытып эләргә кирәк иде. Эшләп карагыз – акча кирәкми бит.
- Мин трусигымны люстрама элсәм, ирем иягемне сугып сындырыр идем.
- Мин ремонт ясаганда, акча булмаган чор иде. Трусик – соңгы өметем иде. Мин эшләп карадым – өч тапкырында да акча килде!
- Трусикны болай гына элеп кую акча китерми – чын күңелдән эшләргә кирәк!
- Без яңа фатир сатып алган идек. Бераз яшәгәч, лампочканы алыштырганда люстраның бер читенә яшерелгән кызыл трусик таптык та хатыным белән бик озак бу каян килеп чыккан икән дип уйладык. Менә бу форумны укыгач, аңладык инде. Искә төшкән саен көләбез.
- Трусик күпме эленеп торырга тиеш? Чиста булырга тиешме, киелгәнме? Үзеңнекеме, бай кешенекеме?
Акча китерүнең башка ысуллары: беләктәге тугызлы
Акча «чакыру» өчен иң яхшысы – тугызлы саны, дип язалар. Беләкнең эчке ягына яңа ай туган көнне 9 санын ясыйлар. Моны эшләгәндә, төгәл күпме акча һәм ни өчен кирәклеген белү мөһим, югыйсә «тугызлы» сезгә акча китермәскә дә мөмкин. Ясаганда: «Үземне акчага кодлаштырам», – дип сөйләнеп торасы. Кибет кассасында торганда берничәне күргәнем бар иде ул 9 саны ясалган кешеләрне.
Лавр яфракларын бакыр чыбыкка тезеп, башка тәкыя кебек киеп йөрү – кешегә дан, шөһрәт, танылу алып килергә тиеш.
Шырпы тартмасына «могҗизага ия шырпы» дип язып куеп, сызып җибәргән саен моның шулай икәненә ышанып яшәү гадәте дә бар.
«Ялгызлыгымны тәрәзәдән атам» дип, бер бәрәңге ташласаң – мәхәббәтеңне очратырсың, дип юаталар яшь кызларны. Дөрес, тәрәзәнең кайсы якка каравы да, бу йоланың айның ничәнче көнендә башкарырга кирәклеге дә язылмаган. Күрәсең, тәүлек әйләнәсе эшли булыр. Ә менә суыткычта черегән, бозылган помидор – туйдырган кешене биздерә икән. Иң мөһиме – бакчаныкын, «натуральный» помидор алып куегыз, югыйсә «гмо»лысы берничә ай да тора ала.
Билгеле бер гамәл башкарып эш тә табып була икән. Бер тартмага «эш» дип язылган кәгазьне салып куеп, аны башка кеше качырырга тиеш. Эзләп табасың икән, димәк, эшле дә буласың дигән сүз. Ул тартманы өйдән алып чыгып китмәсеннәр инде, эзләп табарлык җирдә булсын.
«Кияү», «кияүгә чыгу» дип язылган кәгазьне ишеккә ябыштырып куегыз да бертуктаусыз тегендә-монда йөреп карагыз. Булышмый калмас, дип ышандырырга тырыша «йола белгечләре».
Бөтен булган проблемаларыбызны җыеп, шар эченә өреп тутырып шартлатабыз. Шуның белән булган кыенлыкларның эзе дә калмас.
«Акча китерә торган агач» үстерү дә, «акчалы әфлисун» йоласы да бар. Зур әфлисунны алып, әрчисең дә, өстәлгә куеп, сәгать уңаеннан тәгәрәтәсең дә, зур акча сорыйсың. Аннары ашыйсың. Иртән инде акча көтеп тә торачак.
Бу йолалар, ырым-шырымнар әллә никадәр. Болар барысы да «Симорон йолалары» дип атала. Симорон – психотренинг мәктәбе, методикасы, хыялларны, теләкләрне кызыклы йолалар һәм уен психотренинглары белән тормышка ашыру. Аның авторы Петр һәм Петра Бурлан. Кыскача гына әйткәндә, бу – теләкләрнең юмор аша кабул булуы. Әлеге техника XX гасырның 80 нче елларында театр актерлары өчен психологик техника рәвешендә барлыкка килә. Бүгенге көндә зур үзгәрешләр кичереп, без Симоронны кызыклы йолалар рәвешендә беләбез. Симорон йолалары белән тыгыз эшләүче нумерологлар, теләсә нинди хыялны Симорон ритуаллары ярдәмендә тормышка ашырып була, дип ышана. Алай гына да түгел, башкаларны да шуңа ышанырга өнди.
«Сез ышанмыйсыз, әмма ул трусик «эшли»
Шушы йолаларга ышанып, тормышларын тапшырган танышларым да бар. Әлеге ритуаллар тормышны ни дәрәҗәдә яхшырта икәнен үзләреннән сораштым. Казан кызы Алинә (35 яшь, кияүдә түгел) үзенең кызыл эчке киемен люстрага ташлап әллә никадәр егет белән танышкан. Дөрес, әле һаман да баеп китә алмаган, кияве дә күренми.
– Сез аны миңа: «Сиңа шулай тоелган гына», – дип әйтерсез. Әмма ул алай түгел. Шул йоланы эшләгәндә, сез минем күпме ир-ат белән танышканымны күз алдына да китерә алмыйсыз. Кызыл трусикны люстрага элгәндә, күпчелек хатын-кызлар «ир-ат белән танышам, кавышам» дип эшли. Дөрес, бу йола акча кертү өчен дә яхшы.
Шул трусикны люстрага атканда, берәр элеккеге егетемне уйлап ата идем дә, берничә көн дә үтми, ул миңа үзе яза, шалтырата башлый иде, – дип канатланып сөйләде ул.
Бу йоланы теләсә кайсы көнне башкарырга ярамый. Аны эчтән теләгеңне уйлап, моңа бик каты ышанып, яңа ай туган көнне эшләргә кирәк икән. Сине бу вакытта кеше күрергә тиеш түгел. Ул шулай тора. Йоланың атрибутларына булган шартларны да атады Алинә.
– Бу – үзеңнең чиста трусигың булырга тиеш. Артык эленеп, күзгә ташланып ук торса, бераз эчкәрәк этергә тырыша идем инде. Берсендә әти алып аткан иде, ачуланды инде: «Бу нинди галәмәт», – дип. Әни мине аңлый иде, әтине ул тынычландыра иде. Шуңа мин эчкәрәк, әтинең ачуын чыгарып тормаслык итеп эләргә тырыша идем. Алып атсаң, эшләми бит ул аннары, – ди ул.
Алинә бүген ул йолаларны инде эшләми.
– Минем дустым нумерология өйрәнә иде. Аның бик тә кияүгә чыгасы килде. Инде ничә ел үтте, ул һаман да кияүдә түгел. Аныкы да эшләмәгәч, туйдырды, диимме соң, эшләмим хәзер. Аннары дустым белән дә ачуланыштык. Хәзер ышанычым да кимеде, әмма бу йолаларны эшләгәннәрне гаепләмим. Иң мөһиме – ышаныч, – ди ул. Алинә кулына 9лы саннарын да күп тапкырлар ясый торган булган. Акча чакыру өчен эшләнә торган кайбер үзенчәлекләрне дә атады:
Акча, хезмәт хакы алган көне аны туздырмагыз, ул бер төн өйдә «кунарга» тиеш. Аннары акча янчыгыгызның эчке ягына да игътибар итегез: ертык булмасын, чиста, пөхтә булсын. Янчык эчендә төрле кәгазь кисәкләре, чеклар булырга тиеш түгел, бары тик акча һәм талисман гына, – ди ул.
Асия (Казан, 60 яшь): Берара кызым шул йолалар белән бик мавыкты. Әллә ниләр эшли иде ул. Аның йолалары күп инде дә, берсе генә бик яхшы истә калган: беләккә 9 санын төшереп куя идек. «Әйдә инде» дип, мине өндәгәч, үзем дә эшләдем. Акча килә иде иде: я аванс бирәләр, я бурыч кире кайта торган иде. Аннары көтмәгәндә генә «чумара» да эшләп куя идем бит. Онытылган әле ул, күптән эшләгән юк аны. Тагын бер кабатлыйсы булыр, мөгаен, – ди Асия апа.
Интернет дөньясында бу йолаларга карата фикерләр төрле. Берәүләр үзләренең мисалында аларның ни дәрәҗәдә файдалы булуына ышандырырга тырышса, икенчеләре бу кешеләрдән шаркылдап көлә. «Боларны эшләргә кушып сезне мыскыл итәләр бит, аңламыйсызмы әллә», – диючеләр дә бар.
«Проблеманы хәл итмәсә дә, кешегә җиңеллек алып килә»
Светлана Шәйхетдинова, КФУ профессоры:
Бу ышанулар – кешенең тылсымлы уйларының чагылышы. Ул шәхси я иҗтимагый тормыштагы киеренкелек, кешеләрдә курку хисе арту вакытларында көчәя. Кеше үзенең киләчәге, гаиләсе, якыннарының алдагы көне өчен борчыла, нинди карар кабул итәргә белми. Шул вакытта ярдәмгә менә шундый төрле ышанулар килә. Берәр йоланы башкару хәлләрне уңай якка үзгәртәчәк дигән хис туа. Магик, могҗизалы фикер йөртү кыюсыз, үз-үзендә шикләнгән кешеләрдә көчлерәк була. Проблеманы хәл итмәсә дә, кешегә ниндидер бер күләмдә җиңеллек алып килә.
Әлеге йолаларга ышанырга кирәкме, юкмы икәнен мин әйтергә тиеш түгел. Әгәр бу гамәлләр сезнең шомлану, борчылуыгызны бераз булса да, киметә икән, сез, әлбәттә, башкалар фикерен тыңламаячаксыз. Ул йолаларның да төрлесе бар бит. Мәсәлән, көн саен иртән салкын су белән коенып, моның яхшы әйбер икәненә дә ышанырга була. Чынбарлык белән бәйләнешне югалтмас өчен, төрле кешеләр белән аралашырга, аларны тыңларга, аларның фикерен кабул итәргә кирәк. Бу – чынбарлык һәм ул сезне бу тормыш кысаларында саклап калып, үз уйларыгыз, борчылу-шикләнүләрегезгә күмелергә ирек бирмәячәк. Могҗизалы әйбер кереп тулудан Аллаһка ышану да ярдәм итә, – диде ул.
«Бу – психологик саклану»
КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин:
Кешегә чынбарлыкта аны борчыган нәрсәләрдән «психологик саклану» дигән әйбер салынган була. Кеше һәрвакыт билгеле бер позитив иллюзия, ялгышу (заблужение) формалаштыра. Ул аны психологик һәм рухи яктан исән калу максатларында куллана. Дин дә – проблемалардан психологик рәвештә яклану, саклану продукты. Аллаһы Тәгалә бармы-юкмы икәнен беркем белми, теге дөньяга барып, әйләнеп кайтучылар юк. Шуңа күрә кеше үлгән очракта, «ул башка җиргә күчте» дию кайберәүләр өчен уңайрак. Башка дөнья, Аллаһ турында кешедә идея бар. Ә идея ул – кеше уйлап тапкан продукт. Аллаһның булу-булмавы аңа ышану-ышанмауга бәйле. Идея – ул факт, ул фундаменталь рәвештә башыбызда, аңыбызда утыра.
Бу – кешенең психологик яклануы. Нәкъ менә ул кешене кеше итә дә инде. Менә шулай итеп алдану сәләте булганга күрә, ул – кеше. Хайванда мондый сәләт юк. Бу төрле ышанулар – психологик яклану. Динне моннан аерырга ярамый. Бу – үз-үзеңне саклау автоматизмы булган психологик инстинкт.
Психотерапевт буларак болай дияр идем: кешедә мондый сәләт юк икән, бу начар. Андый кешеләр еш авырыйлар, кайгыралар, төрле психологлар эзли башлыйлар. Мондый психологик яклау эшләми икән, кешедә борчылу, шомлану хисе арта, депрессиягә бирелә. Һәр кеше бу тормышта яшәү өчен билгеле бер психологик яклауга хокуклы. Моның өчен аны тәнкыйтьләргә ярамый. Шул гамәлләрне, йолаларны башкарганнан соң, кеше тынычлап йоклый, тынычлана, яхшы ашый, бәхетле һәм башка кешеләргә зыян салмый, җинаять кылмый икән, эшләсен. Бу билгеле бер саклану, үзен яклау гына.
Кайберәүләргә фәнгә ышанырга кирәк диярләр. Хәтта фәнни теорияләр арасында да бәхәслеләре бар. Биология, химия, физика һәм башка фәннәр белән бәйле төрле фундаменталь фактлар бар. Аларга законнар нигезләнгән. Шулар арасында исбат ителмәгәннәре дә бар. Менә монда спекуляция барлыкка килә. Биредә берәр галим шәхесенә ышану бар. Вакыт үткәннән соң, төрле кешеләрнең сүзләре дөрес булмавы да ачыкланырга мөмкин. Объектив булырга тырышырга кирәк.
Ниндидер бер могҗиза белән баеп була, дию – могҗизага ышануның иң тупас формасы. Күпләр бу юлда алдана. Болай примитив кабул итәргә ярамый. Иң мөһиме – нәрсә булуы түгел, ә сезнең моңа карашыгыз һәм күңелегездә ниләр булуы. Сезнең күңел халәте, дәртегез мөһим. Әгәр ул лаеклы икән, димәк, базарда да, сезгә карата симпатия булачак. Тыныч, шат күңелле кешеләргә башкалар күбрәк тартылулары да мөмкин.
Кешеләрдә ышаныч бетү яхшы түгел, хәтта начар да. Аларның психологик саклану сәләте югала. Сәнгатькә ышану сәләте югала, ә сәнгать ул – алдау. Ул җанга файда, ял бирә. Иллюзия тудыра алу сәләте юкка чыга икән, бу – кешенең ниндидер бер борчылуы бар дигән сүз. Миңа килгән кешеләр белән эшләгәндә дә, мин аларның сәнгать белән шөгыльләнүләрен дә күзәтәм. Әгәр кеше сәнгать белән шөгыльләнә, үзен, үз шәхесен күрсәтә ала икән, аңа бернинди психотерапевт та, Гарифуллин да кирәк булмаячак.
Үз-үзеңнең кәефеңне күтәрә, иллюзия тудыра ала торган кеше сәламәт була, – ди белгеч.