news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Люля-кебаб рецепты

Сарманда яшәүче Резидә Фәйзуллинадан люля-кебаб рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Люля-кебаб рецепты
Фаршка суган, тоз, борыч, кипкән укроп, петрушка һәм махсус люля-кебаб өчен тәмләткеч салырга, яхшылап болгатырга.
 
Махсус таяклар-шпажкаларны ярты сәгать суда тотарга. Кулны салкын суда юешләп, фаршны формаларга һәм таякка кертеп, таяк озынлыгына көйләргә. Һава кереп ярмасын өчен баш-башын таякка ябыштырып куярга.

Кызган духовкада пешерергә, чыккан согын өстенә сипкәләп торырга мөмкин.

Согы чыккач бәрәңге дә турап сала аласыз.

"Ул итнең һәм бәрәңгенең тәмлелеген әйтеп бетергесез. Сез дә ясап карагыз!", - дигән хуҗабикә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар